Барлык яңалыклар
Замандаш
20 гыйнвар , 03:45

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Яшәү көче (4)

Бәхетле булдык дисәм дә, кайгы-хәсрәт Мәрзиямне урап үтмәде. Илебезне яклап, СВОга киткән улының үле гәүдәсен кайтардылар...

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Яшәү көче (4)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Яшәү көче (4)

Дусларым, дус-ишләрем...

Авылдагы инешебез тирән түгел иде, суы чиста, төбе күренеп тора, төбендә төрле төстәге ташлар. Кояш нурлары су өстенә төшсә, инеш төбендәге ташлар елтыр-елтыр килә... Аяк асты ташсыз, комлы җире күбрәк иде. Аякка рәхәтрәк иде анда. И, уйныйбыз, су коенабыз, ятып аяклар белән чәпелдибез, рәхәт... Яраткан җырларыбызны да җырлап алабыз.

Мәрзиянең яраткан җыры шушы иде:

Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,

Сөн суында юган иң элек,

Бишек җырын көйләп төннәр буе,

Без үскәнне көткән тилмереп...

 

Без биш бала үстек әнкәй белән,

Тик үсмәдек иркә кочакта.

Без әнкәйнең биш шатлыгы идек,

Биш кайгысы булдык кайчакта...

Алар чынлап та бишәү иде – Сирин, Әнәс, Җәмил, Мәрзия, Азат.

Ә мин шушы җырны бик ярата идем:

... Кадерләп үстергән мин Синең җимешең,

Куеның – гөл бакча, назлы җил – сулышың.

Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын

Күңелең назларын җырыңнан таныймын...

Ул ничектер минем тавышыма да, эчке халәтемә дә туры килеп тора иде.

Ә яр буенда ап-ак яулыгын бәйләп безнең юынганны, уйнаганны күзәтеп, әкрен генә җырлаганны тыңлап, ямь-яшел чирәмдә аякларын сузып, сай, ялтырап торган, кызыл эчле кәлүшләрен салып, минем Кәмилә әбием утыра. Уйга баткан. Ниләр уйлады микән ул шул чакта?

Башын чак кына өскә күтәреп, күзләрен зәнгәр һавага текәп: “И,Аллаһы Тәгаләм! Бир бәхет шушы ике сабыйга!” – дип сорагандыр, мөгаен. Бәхетле булсыннар алар! Аллаһы Тәгаләнең “Әмин” дигәненә туры килгәндер, күрәсең. Без икебез дә шушы көнгә кадәр исән-сау; кияүгә чыгып, гаиләләр корып, оныклар күрү насыйп булды. Шуннан да зур бәхет бармыни дөньяда?

...Бәйрәмнәр, бәйгеләр җитсә, әбекәем мине матур итеп киендерә иде. Йә, Фатыйма түткәй теккән әберкәле матур күлмәк була иде, йә урамда кием-салым сатып йөргән чегәннәрдән сатып ала иде ул аны. Яңа кием кигәч, мин урындыкка басып, шигырь сөйләргә тиеш идем. Гармонистыбыз Мәҗәһит абый да мине ярата иде. Яңарак әле сабан туенда “Нурияның урындыгы” диеп искә төшереп алды. Ә бит моңа 55 еллап вакыт үткән. Бу урындык, шигырь, күлмәк, яхшы кәеф өчен дә мин әбиемә бик рәхмәтлемен.

Эх, сабыйчак-балачак! Иптәшләрем-дусларым белән үсеп җиттек тә, таралыштык. Кайсыбыз кайда... Бик сирәк очрашабыз, сабантуйларда һәм берәребез үлсә – зияратта гына. Нишләп очрашмыйбыз икән туйларда –балаларыбызны өйләндереп, кияүгә биргәндә, бәбәй туйларында, бәйрәмнәрдә? Дөнья куабыз шул... Тик кемгә кирәк ул, дусларың яныңда булмагач? Бәлки яңа дуслар бардыр? Ләкин алар берсе дә яшьлектәге бергә уйнап үскән дусларны алыштыра алмый... Мәрзия, Сиринә, Кадрия, Әлфия, Суфия, Рамилә, Ильмира, Зөфәр, Зәйтүн, Илгиз, Рафыйк....

Мәрзия инде ул – минем иң якын дустым. Тәпи атлап киткән көннән бирле бүгенгә кадәр дуслыгыбызны югалтмадык. Аның белән игезәкләр кебек үстек: бер урамда, ике генә өй аркылы. Бәхетле булдык дисәм дә, кайгы-хәсрәт Мәрзиямне урап үтмәде. Илебезне яклап, МХО га киткән улының үле гәүдәсен кайтардылар...

(Дәвамы бар)

Фотолар Нурия ВӘЛИӘХМӘТОВАның шәхси архивыннан.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Яшәү көче (4)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Яшәү көче (4)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас