Барлык яңалыклар
Замандаш
19 гыйнвар , 07:35

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Яшәү көче (3)

Түткәй Туймазы районының Төрекмән авылында яшәде. Без әбекәй белән Октябрьский базарына йомырка сатырга бара идек. Үзе ике чиләк күтәрә, ә миңа бер бәләкәй чиләк бирә.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Яшәү көче (3)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Яшәү көче (3)

Икътисадка да әбиләрем кертеп җибәрде...

Бүгенге көндә үземнең яхшы якларым – белемем, акылым, тырышлыгым өчен мин әбекәйләремә, бигрәк тә Кәмилә әбиемә һәм аның сеңлесе Фатыйма түткәйгә бурычлы. Алар миңа биргән рухи байлыкның 10 процентын да үземнең оныкларыма бирә алмадым кебек. Алар әти-әниләре белән башкалабыз Уфада яшәп, бакчага йөреп үстеләр. (Шулай да, ике оныгымнан – шахматчы, кыз оныкларымнан кул остасы ясадым дип уйлыйм)

Фатыйма түткәм пешеренергә, кул эшләренә дә бик оста иде: үзе кисеп, күлмәкләр тегә, бәйләм бәйли. Күрәсең, миңа да бу сәләтләр күчкән. Буш вакытларымда тегәргә, чигәргә, бәйләм бәйләргә бик яратам. Кул эшләремне күргәзмәләргә алып барып, әллә ничә тапкыр җиңүче булып танылдым.

Түткәй Туймазы районының Төрекмән авылында яшәде. Без әбекәй белән Октябрьский базарына йомырка сатарга бара идек. Үзе ике чиләк күтәрә, ә миңа бер бәләкәй чиләк бирә. Йомырка саткан акчага әбекәй миңа һәрчак әстерхан чикләвеге һәм төче чия (черешня) алып ашатты. Мин сөенгәнгә аның шулкадәр күңеле була иде. Уйлап карасаң, нинди файдалы ризыклар гына ашаткан бит әбием.

Күрәсең, тавыкларыбыз күп булган инде – үзебез ашап, хәергә таратканнан соң да сатарга калгач... – анысын төгәл хәтерләмим. Казлар һәм үрдәкләр күп булуын хәтерлим, чөнки казлардан курка идем. Карават астындагы читәндә утырган каз, сизми калсаң, шундук чәлтерне тешләп ала. Ә үрдәкләргә инде без деликатесны еш ашата идек. Дустым Мәрзия белән (икебез дә бер яшьтә) яшел ефәк яулык ярдәмендә инештән балык сөзә идек һәм бидоннарыбыз тулу белән кайтарып үрдәкләргә салабыз, аннары аларның ашаганнарын күзәтәбез. Алар туеп барып яткач, и, рәхәт була иде безгә дә. Аттан төшеп калган саламны күрсәк, аны тизрәк сарыкларга алып кайтып сала идек, имеш тә, аларга да җылы булсын дип.

...Өй янындагы бакчада яраткан алмагачым бар иде, ул бүгенге көндә дә бар: сорты – ранетка, көз көне ул кып-кызыл була. Ул агачны мин кызыл тәтәйләр аскан яңа ел чыршысына охшатам. Җәйләрен без Мәрзия белән инештән көянтә-көянтә су ташып сибә идек. Бакчадагы кыяр-помидорга шунда ук су сибәргә ярамый. Ишек алдында озын гына улак бар иде, башта шуңа бер ун чиләкләп су ташып, тутырып куябыз. Ул көне буе кояшта җылынырга тиеш, кич җиткәч кенә сибешле иде.

Бу көлеп-шаярып эшли торган эшләр безгә уен кебек булган инде. Аннары, буш вакыт та калмаган. Чөгендер, бәрәңге утау, мәтрүшкә-җиләк җыю, яфрак-пиннек бәйләү, шомыртка йөрү, чия-карлыган, кура җиләге – боларның эше җыю белән генә бетми бит, һәркайсын чистартырга, юарга, кайсын пешерергә, кайсын иттарткыч аркылы үткәрергә кирәк һәм савытларга тутыргач, кастрюльләрен юып та куярга кирәк...

Эшләп арыгач, әбекәй Мәрзия белән икебезне дә җитәкләп инешкә су керергә алып төшә иде. Төшкәндә җыр суза:

...Минем кызым – кыз кеше,

Кызыма килер йөз кеше.

Йөз кешенең арасыннан

Сайлап алыр бер кеше...

Ул вакытта җырның мәгънәсен мин аңламаганмын да әле, көлешә идек: “Кыз кеше булмыйча, малай кеше түгел дә инде”, – дип.

...Без үскәндә, кибет киштәләрендә ипи гел тормый иде, аны Ютазы пекарьнясеннән санап кына кайтаралар иде авылга. Иртән-иртүк магазин ачылуга барып, чират алышлы һәм аны саклашлы иде. Безнең гаиләгә тигән 2 буханка ипине сатып алгач, кулымдагы 1 сум акчадан сдача кала иде... Гел онытасым юк, шуңа алган 100 грамм “Батон” кәнфитенең тәмен... Бигрәк тәмле иде. Миңа әбиләрем конфет алырга көн дә рөхсәт итә иде, ә мин алу белән иптәш кызларымны сыйлый идем, чөнки аларның күбесе ишле гаиләдән, акча яклары чамалы иде. Кибеткә йөреп, бәлки, икътисадка кереп киткәнмендер дә әле.

 

(Дәвамы бар)

Фотолар Нурия ВӘЛИӘХМӘТОВАның шәхси архивыннан.

 

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Яшәү көче (3)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Яшәү көче (3)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас