Коръән сүрәләрен яттан укып үстем...
Әткәй армиядән кайткач, инәки белән авылдан чыгып китәләр. Әткәй – шофер, әнкәй почтальон була. Туймазы шәһәренә барып урнашалар, икесе дә эшкә кереп, өч бүлмәле фатир алып, соңгы көннәренә кадәр шунда яшиләр. Мине авылда мәктәпкә киткәнче Кәмилә әбием карый. Бәхетемнән Кәмилә әбиемнең әнисе Минниямал әбием дә исән иде әле. Телем иртә ачылган, 3-4 яшьтә Коръәннең күп сүрәләрен яттан белә идем. Шунысы күз алдында: кич җитсә, 7-8 апа бездә җыелышалар иде дә, миннән яттан сүрәләр, аятлар укыталар һәм хәер бирәләр иде... Җомга саен берничә әбигә хәер – акча яки 3 йомырка илтә идем. Онытырга ярамый иде...
Күршеләребез атнага бер тапкыр безнең өйгә фильмоскоп карарга җыелалар. Экран булып ап-ак мөрҗә хезмәт итә. Санитария, “Чистота – залог здоровья” рәвешендәге фәнни-популяр фильмнар күрсәтәләр иде. Кешеләр таралышкач, йә икенче көнне иртән миннән шуны кабатлап сөйләтәләр иде. Кайчак төзәтеп тә җибәрәләр...
Аннары кичләрен әбиләрем миннән хатлар яздыралар иде. Башта әйтеп яздыралар, ә аннары укытып карыйлар. Ә үсә төшкәч, үзем яза башладым. “Кызым, хат язарга кирәк” – диләр дә, мин язарга керешәм, ләкин укып күрсәтү –мәҗбүри... Кире күчертмиләр, хаталарын гына әйтәләр иде, мәсәлән, “Кешегә кеше кунак чакырмый”, – дип. Яки “җөмләләрең аккан судай барырга тиеш, бер фикереңне язып бетергәч кенә, икенчесенә күч” – дип.
Кич белән көтү каршыларга чыккач, мотлак гәзит – “Социалистик Татарстан” яки райондагы “Хезмәткә дан”ны укыталар иде. Аны инде бабакай кичтән укып чыккан була иде, ләкин миңа белгертми...
Менә шулай мин укырга һәм язарга өйрәндем. Беркем көчләмәде, үзеннән үзе килеп чыкты бу. Бабакай һәрвакыт сорый иде: “Ничек уйлыйсың, кызым, дөрес язганнармы?” – дип. Шулай үз фикеремне әйтергә өйрәтә иде. Моның соңыннан файдасы күп тиде. Әбиләрем шулкадәр акыллы һәм түземле булдылар. Искиткеч мәхәббәт эчендә үстерделәр мине. Туган якка, авылыма, кешеләргә, хайваннарга, үсемлеккә, инеш-тауларга, урманга, эшкә, туганнарга, әти-әнигә мәхәббәт тәрбияләделәр...
Мин үскәндә хәтерлимен:
Әткәй-әнкәем ...эштә!
Алар күрмәгәннәр безне,
Әллә ни эшләсәк тә...
Тырышып эшкә йөргәннәр.
Булмаган вакытлары.
Кайтуына кәтеп торган
Мал-туар, бакчалары.
Әткәй-әнкәй эшләсә дә,
Әбием булган янда.
Укырга да, язарга да.
Ышаныч булган – анда.
Язмышыма рәхмәтлемен:
Әбием булганына.
Түткәйләргә хат яздырып,
Кулларым талганына....
Әбиемә рәхмәт әйтәм
Мине саклап йөрткәнгә.
Казан татары телендә
Сөйләргә өйрәткәнгә.
Туфан, Такташ, Тукай телен
Кызларыма өйрәттем.
Башкортстанда яшәп тә,
Татар телен үз иттем.
Картаеп әби булгачтын,
Китаплар язам хәзер .
Оныкларга татар телен
Өйрәтергә мин әзер!
(Дәвамы бар)
Фотолар Нурия ВӘЛИӘХМӘТОВАның шәхси архивыннан.