Үз студентың турында язуы җиңел түгел. Җитмәсә, ул студентың ... фәннәр кандидаты булса. Һәм фәннәрнең дә ниндие әле – икътисад! Шуңа өстәп, ул студентың ... үзеңнән унике яшькә өлкәнрәк булса. Син әле яңа гына кызыңны кияүгә биреп, оныклар турында хыяллана гына алганда, аның инде оныклары үсеп җитеп, оныгының баласы да бер яшен тутырса – студентың “прабабушка” статусында булса... Һәм, ниһаять, аны Башкортстанның аерым бер районында гына түгел, ә бөтен республикада, ул гына да түгел, Русиянең төрле төбәкләрендә иҗат итүче үзешчән татар-башкорт каләмкярләре үзләренең рухи “ана”лары урынына күреп, ул төзегән берләшмә сафларында әдәбият юлыннан бергә атласалар... Һәм шул ук вакытта ул гади бер студент, Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасында бу юллар авторы җитәкчелегендә диплом язучы чыгарылыш курсы магистранты булса... Әйтәм бит, үз студентың турында язуы һич кенә дә җиңел түгел!
Кем икән бу гаҗәп зат, дигән сорау тудымы? Җавап бирәм: Хәйретдин Мөҗәй исемендәге “Илһам / Вдохновение” төбәкара әдәби берләшмә җитәкчесе, үзешчән шагыйрә һәм публицист Нурия Закир кызы Вәлиәхмәтова. Моннан тыш ул икътисад фәннәре кандидаты, Русия һәм Башкортстан журналистлар берлекләре әгъзасы, Фән һәм сәнгать халыкара академиясенең әгъза-корреспонденты, Интернациональ язучылар берлеге әгъзасы, музей директоры, икътисадчы һәм юрист һөнәрләренә ия зат, аның күкрәген ике орден һәм ике дистәгә якын медаль бизи. Музей диварларында һәм китап киштәләрендә ике меңгә якын диплом, рәхмәт хатлары һәм почет грамоталары бар. Ләкин болар барысы да бүген инде арткырак планга күчкән. Нурия Закир кызы бар булмышы белән серле әдәбият диңгезендә йөзә, яңадан-яңа проектлар уйлап чыгара. Бер уйласаң, бер-берсеннән шактый ерак торган матди икътисад өлкәсеннән рухи – әдәбият дөньясына күчү ни рәвешле килеп чыккан соң? Моның тарихы нинди? Әйдәгез, сүзне Нурия ханымның үзенә бирик...
Исемемне җыр үзгәрткән минем...
Туган төбәгем – Татарстанның Ютазы районы Акбаш авылы. 1963 елның 17 июнендә дөньяга шунда аваз салганмын. Өйләнешкәндә әтием Закирга – 22, әнием Разияга 21 яшь булган. Алар мәктәптә укыганда ук бер-берсенә гашыйк булганнар. Мин туарга 4 ай калгач, әткәйне армиягә алып китәләр. Ул Украинадагы Глухов шәһәрендә өч ел буена хезмәт итә. Кайтуына аны мин “достойный” бала булып каршы алам.
Өч ел буена мине өч хатын-кыз тәрбияли: Миңнеямал әбием (әбиемнең әбисе – прабабушка), Камилә әбекәем һәм әнкәй. Ул вакытта исемне бала тугач, роддомнан ук язып чыгармаганнар. УЗИ дигән әйбер дә булмаган, бала туганчы аның кем икәнлеген дә белмисең. Кыз бала тугач, әбиләрем бик сөенгән. “Килен төшергәннән бирле беренче балалары кыз булса ярар иде, дип теләдем”, – дип сөйли иде Камилә әбием.
Мине, яңа туган сабыйны, Кырым-Сарай роддомыннан алып кайткач, ике-өч атна буена Зөһрә дип эндәшкәннәр. Исемемнең үзгәрүенә халык җыры сәбәпче булган.
Бер кичне Миңнеямал әбием комган тотып тышка чыкса, капка төбеннән клубтан кайтучы яшьләр үтеп бара икән. Гармун белән үзләре. “Нурия” җырын җырлыйлар:
Башымдагы эшләпәмне
Элеп куйдым киртәгә,
Кичә дә кич килми калдың, Нурия,
Килми калма иртәгә...
Бу җыр шундый ошаган әбекәйгә, ишекне ачып, үзе кереп җиткәнче үк: “Нурия була кызымның исеме!” – дип кычкырып ук җибәргән. Шулай итеп мин Нурия булып киткәнмен...
Нурия – гарәп тамырлы татар исеме, ул “нурлы, якты, нур сибүче” дигән мәгънәгә ия. Исемемне бик яратам, ул миңа зур уңышлар китерде: миңа багышлап 16 китап һәм калын, төсле брошюралар чыкты, күпме шигырь дә, күпме җыр язылды... Әйтмәсәм дә әйтим, Гиннесслар китабына керерлек булды. Каләмдәш дусларыма, мине зурлаган авторлар – Тимерҗан Идрисовка, Иваново шәһәрендә яшәүче Фирая Габдуллинага, Актанышлы Фәймә Зәйнуллинага, Караидел кызы Гөлсем Нәбиуллинага, якташларым, Туймазы иҗатчылары Алевтина Копыловага, Хәлидә апа Хөснетдиновага һәм китаплардан тыш миңа һәм гаиләмә багышлап 300дән артык шигырь, җыр, бәет язучы авторларга мең рәхмәтлемен!
ИҖАТТАШ ДУСТЫМА
Исемеңне кемнәр куйган?
Бик килешле – Нурия.
Бакчадагы алсу гөлләр
Сиңа башларын ия.
Күңелгә ятыш исемең
Якынайта араны.
Әйтче иркәм, сине уйлап
Кемнең янмас йөрәге?
Тыйнак та син, уңган да син
Болар читтән күренә.
Хезмәт юлың үрмә гөлдәй,
Бер-берсенә үрелә... –
дип язган иде Тимерҗан абый Идрисов исемемә багышлап “Өметле мирас” китабында...
(Дәвамы бар)
Фотолар Нурия ВӘЛИӘХМӘТОВАның шәхси архивыннан.