Танылган башкорт язучысы, драматург, «Агыйдел» журналының баш мөхәррире Мөнир Кунафин Башкортстанның Үзәкләштерелгән китапханә системалары директорларының Уфада үткән Армия мәдәнияте көннәре кысаларында узган очрашуында катнашты.
«Без, язучылар, тарих язабыз. Махсус хәрби операция темасына китапларым, юл язмаларым, очеркларым чыкты, пьесаларым иҗат ителде. Кечкенәдә картәтием, Бөек Ватан сугышы ветераны белән үстем. Ул сугыш турында күп сөйли иде. Безнең буын «Яшь гвардия», «Чын кеше турында повесть», герой пионерлар турында китаплар укып үсте. Без персонажларның батырлыгына сокландык, аларга охшарга теләдек. Хәтта минем 13 яшендә язылган беренче хикәям дә сугыш турында иде», — дип уртаклашты ул истәлекләре белән.
Мөнир Кунафинның күп кенә журналистлык эшләре Бөек Ватан сугышы ветераннарына, әфганчыларга һәм, әлбәттә, махсус операциядә катнашучыларга багышланган.
МХО темасы буенча тәүдә героик сугышчы Фәнис Хөсәенов турында «Бер гомер аз икән» очергы басылып чыкты. Башкорт телендә генә дә аны сигез миллион тапкыр укыганнар. Ләкин автор тулы канәгатьлек хисе кичермәгән чөнки бу очерк башка кешеләрдән ишеткән мәгълүматларга нигезләнеп язылган.
Барысын да үз күзләре белән күрү өчен ул махсус хәрби операция зонасына китә. Иҗади командировкаларда ике тапкыр була.
«Аңлыйсызмы, сугыш кайчандыр бетәчәк, ә менә тарих, тере тарих, калачак. Без алгы сызыкта снарядлар тулы кыр уртасындагы блиндажларда йокладык. Әгәр моны күрсәң, дәшми калу мөмкин түгел, һәм мин китап яздым. Үзенең чын тарихын белгән халык — иң көчле һәм бөек халык. Кешенең вөҗданы — аның халкының хәтере, диләр бит. Бүген безнең бу вөҗданны югалтырга хакыбыз юк, — дип фикер йөртә Мөнир Кунафин.
Аның соңгы китабы "МХО. Мин яудан исән чыктым" дип атала һәм Мәскәүдә "АСТ" нәшрияты тарафыннан бастырылган. Китап юл язмаларын үз эченә ала. Авторга ул МХО зонасыннан икенче сәфәреннән кайтканда шылтыратканнар. Минем анда күргән һәм уйлаганнарымның барысы да хәзер шушы китапта. Мин үлем ачысын гына түгел, сугышчыларыбызның патриотлыгын, аларның ихласлыгын да күрдем», — ди М. Кунафин.
Башкортстанның Яшь тамашачылар театрында язучының "Бер гомер аз икән" драмасы буенча спектакль куйды. «Нур» татар дәүләт театры өчен исә «Һәр солдат язмышы..» дигән яңа пьеса иҗат иткән. Премьера октябрь ахырына планлаштырылган.