Күз тимәсен, танышларымның оныклары матур кыз булып үсеп килә. Ул буй-сыны, ул дөньяга сөеп караган зур күзләре, тулышып өлгергән чиядәй иреннәре...
Үзе сабыр, акыллы, музыка белән җитди шөгыльләнә, телефонда утырса да, китап та укырга ярата.
Тик ул кичке якта дуслары белән йөрергә чыкканда һәрчак галәмәт олы, зур үлчәмле ирләр спорт костюмының өстен-кофтасын кия. Ул, әйткәнемчә, аңа үзе зуур, үзе кап-кара төстә, матур гәүдәсен шөкәтсезгә әйләндерә дә куя. Ул аны хәтта эссе көннәрдә дә үзе белән ала.
Шулай: “Бу бит бигрәк зур, синең матур кофталарың бар, нигә шуларны кимисең?” – дип сорыйсы иттем.
Ә ул: “Бу әтиемнең костюмы, ул аны үзе киткәндә картәниләрнең бакчасында онытып калдырган, ә мин аны үземә алдым, әтинеке”, – диде.
И бала, бала... Ә ата кеше гаиләсен, балаларын калдырып, икенче калага, икенче хатынга китеп барган.
Илдә күпме бала әтисен яки әнисен сагынып яши...
Фото: Социаль челтәрләр.