“Мәскәү” дип аталган торак пунктлар Мәскәү өлкәсендә һәм Дүртөйле районында гына түгел, элек Чакмагыш районында да булган. Тайнаш авыл Советына караган Иске Мәскәү авылы бүген юк инде, әмма анда туып-үскән кешеләр туган авыллары турында җылы хатирәләр саклый. Бу авыл кызларының берсе бүген бер гасырлык юбилеен билгели.
Нәзиһә Фәезова (яшьлек фамилиясе – Билалова) ул. Әтисе – Әбелфатыйх Җиһанур улы (1882-1940) яшьлегендә немец алпавыты, земский начальник Аксель Готлундның тегермәнендә, аннары Тайнаш, Сүлте авылларында тегермәнче булып эшләгән. Хәләл җефете Һәдия Исламгали кызы (1882-1976) белән тату гаиләләрендә унбер бала дөньяга килгән.
Нәзиһә Әхмәт авылында башлангыч белем ала, сигезенче сыйныфны Илеш районының Иске Дөмәй мәктәбендә тәмамлый. Ул чорда 16 яшьлек үсмерләр балигъ булган дип исәпләнгән. Аңа да өлкәннәр белән беррәттән юл эшләре заданиесе җиткерелә. Кызга, колхозның атын җигеп, Тайнаш – Балтач юлын төзешергә китәргә туры килә. Ат арбасына көрәк белән кызыл балчык төяп, уйсурак урынга китереп бушаталар. Әйбәт кенә эшләсәң, көнгә ярты кило он бирәләр. Шуңа кайнар су, тоз салып, боламык ясап ашыйлар. Юл буенда үскән какы, кузгалак кебек үләннәрне тапсалар, аларны да ашап куялар.
Заданиене үтәп, өенә кайтуга, Бөек Ватан сугышы башланып, авылының ир-егетләрен сугышка озаталар. Ул чагында Иске Мәскәү һәм Әхмәт авыллары икесе бер колхоз була. 23 өйле Иске Мәскәү бригадиры булып Идиятулла ага эшли. Ул укый-яза белмәгәч, эш исәбен алып баруны Нәзиһәгә йөклиләр. Күп тә үтми, Идиятулла ага фронтка китеп бара. Бригадир итеп 16 яшьлек Нәзиһәне тәгаенлиләр. Бер айдан соң хәле бераз җиңеләя: бригадир йөген өч бала белән тол калган җиңгәчәсе Хәдичәгә тапшыралар.
Ул чагында эшләрнең иге-чиге булмый. Июль аенда ферма малларына печән чабалар. Август башында игеннәр өлгерә һәм урып-җыю башлана. Бу эшләрдән бүленеп, ир-егетләрне ат белән Уфага кадәр сугышка озаталар. Йончу атлар белән ике көн баралар, ике көн кайталар.
1941 елның декабрендә кызны Имәнлекул тракторчылар курсына укырга җибәрәләр. 1942 елның мартында укулар тәмамлана. Кызларның күбесен МТСка эшкә кабул итәләр. Нәзиһә тәүдә “ХТЗ” тракторын ремонтлап йөри. Карлар эреп, җирләр ачылгач, Әхмәт белән Тамьян авыллары арасындагы басуны тырмата башлыйлар. Беренче көннәрдә басуның уйсурак җирләренә кереп, бата яза. Шул чагында бригадирлары Әбүнәгыймнең сүзе искә төшә: “Сазлык җиргә кермә, башга тау башларын, җилләгән җирләрне тырматырга кирәк”, – ди ул.
Җирләр ныклап кипкәч, түбән урыннарны да эшкәртәләр, аннары чәчү үткәрәләр. Ул эшләр дә тәмамлангач, пар җирләрен сөрә башлыйлар. Көзен туңга сөрәләр. Аңа ярдәмче, плугарь итеп яшь кызларны беркетәләр. Ул аларны да эшкә өйрәтә. Кайберәүләре, МТС курсларын үтеп, үзләре дә тракторчы, комбайнчы булып китә. Иртә яздан кара көзгәчә басуда булалар. Эш вакытында авылга кайту юк – вагонда яшиләр. Көн буена арып-талып йөргәннән соң салам тутырылган капчык иң йомшак мендәрләрдән дә әйбәтрәк тоела. Шулай итеп, 1942 ел урагы тәмамлана. Кыш җиткәч, ремонтка йөри башлый. Иске Мәскәү авылыннан Имәнлекулга кадәр 20 чакрым араны җәяү үтәргә кирәк. Кышларын атналык азык-бәрәңгене, ярманы, ипине чанага салып тарталар. Кар булмаганда азык биштәрләп аркага асыла.
Имәнлекулга ремонтка килгәч, Нәзиһә алты балалы тол хатынга фатирга урнаша. Ачлы-туклы кыш чыгалар. 1943 елда Иске Чупты, Тамьян басуларында эшли. Басудан кайтып, ремонтка киткәнче аңа ял итәргә ике атналап вакыт бирәләр. Моны белеп, колхоз рәисе аның өенә килә.
– Апаем, ат белән Уфага барырга иде. Әхмәт авылыннан Шакиров абыеңа хезмәт армиясенә бару өчен повестка килгән. Аны илтергә кирәк, башка барырдай кеше юк, – ди.
– Кирәк булгач, барырбыз, – ди кыз.
Икенче көнне колхоз аты белән юлга чыгалар. Хезмәт армиясенә баручы абзый авырып китә, көчкә тын алып бара. Табибларга күренермен дә кире кайтырмын, дип сөйләнә ул. Агыйделнең бозы яңа туңып кына килгән чагы була. Җәяүлеләр боз өстеннән чыга, ә машиналарны һәм атларны чыгармыйлар. Нәзиһә, аптырап, Затондагы танышларына борылып кайта. Аларга бәләкәй чана белән китәргә киңәш итәләр, һәм шулай эшлиләр дә. Тигезрәк урыннарда абый чанага утырып бара, Нәзиһә аны тарта. Яр менәргә туры килгәндә “пассажир” чанадан төшеп, җәяү атларга тырыша. Әнә шулай шыбыр тиргә батып, тырышып-тырмашып дигәндәй, Уфаның тимер юл вокзалына барып җитәләр. Абый кире кайтарырлар дип өметләнсә дә, бу мөмкин булмый, ул шунда үлеп кала...
1944 елның язында аларның бригадасын икегә аералар. Бер өлеш Тамьян басуында эшли, Нәзиһәләр Бикмәт авылы басуларында җир эшләрен башкара. Шул елның августында аның “ХТЗ” тракторы сафтан чыга. Двигателен салдырып ремонтларга уйлыйлар. Бер кыз белән моторны төшереп булашканда кызларның берсе сөрлегеп китә һәм двигатель Нәзиһәнең аягына килеп төшә. Аяк сына. Кыз ике ай буе Чакмагыш дәваханәсендә ята. Сынган сөяк ялгана, әмма аяк кәкре булып кала. Ул күп айлар аксап йөри, аяк сызлап җәфалый. Башкача трактор йөртә алмый. Үзенә беркетелгән “ХТЗ”ны МТСка илтеп тапшыра. Аннары ул колхоз эшендә йөри, ат белән Уфага, Чакмагышка булачак солдатларны илтә.
Иске Балак авылында Нәзиһәләрнең түтиләре яшәгән була, кыз сирәк булса да аларның хәлен белергә баргалый. Әнә шул чагында аны фронттан кайткан егет Хәмит Фәезов күреп кала. Алар очраша башлый, бер-берсенә күңелләре тартыла. 1945 елның башында өйләнешәләр. Заманына күрә хәлле генә никах мәҗлесе оештыралар.
– Балак авылында гына да ул вакытта 73 кыз бар иде. Аларга күз ташламыйча, нигә миңа өйләнгәндер инде? – дип көлә Нәзиһә апа.
Хәмит Габделҗәмил улы 1922 елның 15 гыйнварында Иске Балак авылында туган. Шул авылда – башлангыч, Тайнашта җидееллык мәктәп тәмамлый. Колхоз эшенә йөри башлый. 1942 елның 20 гыйнварында хәрби хезмәткә чакырыла. 1942 елның мартыннан Сталинград фронтында сугыша, 1943 елның июлендә Курск өчен барган алышларда катнаша. Хәмит һәрчак алгы сызыкта була. Тәвәккәл, куркусыз булганы өчен аңа сержант званиесе бирелә, автоматчылар отделениесе командиры итеп тәгаенләнә. 1943 елның сентябрь азагында Днепрны кичкәч, яулап алган плацдармда каты яралана. Ике кулына һәм уң аягына тимер ярчыклары тия. Казан шәһәренең 1311 санлы госпиталендә алты ай дәвалана. Гангрена башлангач, уң аягын тездән өстән кисәләр.
Аңа “Батырлык өчен”, “Сталинградны обороналаган өчен”, “1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре бирелгән. Тыныч хезмәт елларында боларга соңлап килгән 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, юбилей медальләре өстәлә.
Сугыштан кайткач, колхозда бухгалтер булып эшли, аннары кассир вазыйфасын башкара. Яңгырлы-карлы көннәрдә нык сызлана. Протез аяк белән йөреп, барлык хуҗалык эшләрен башкара, печәнен дә чаба, утынын да кисә.
Нәзиһә дөньяга алты бала китерә. Берсе яшьли үлә, бишесе – Фәрит, Лиза, Лүзә, Нәсия, Равил – исән үсә. Балалар тәрбияләүдән тыш, колхоз эшләрендә катнаша. Кар тоту, ындыр табагында орлык тазарту, бәләкәй чана белән басуга тирес чыгару, ашлык басуында билчән утау – бу эшләрнең берсе дә аңардан калмый. Ә 1960 елда аңа колхоз чебешләрен карарга кушалар. Элек чебешләрнең бик азын гына үстерә алганнар.
– Син тырыш, булдыклы, чебешләрне исән үстерерсең, – ди колхоз рәисе Нурый Салихов.
Чебеш үстерү өчен колхозның элекке бозау абзарын файдаланганнар. Нәзиһә, ире һәм балалары белән барып, шул бинаны яхшылап ремонтлый, диварларын бурлый. Абзар эченә ун метрга сузып, озынча мич чыгаралар. Бинаның эчен уникегә бүлеп, такта рәшәткәләр куялар. Шундый әзерлек-мәшәкатьләр үткәннән соң гына Чакмагыш инкубаторыннан өч мең баш чебеш кайтарыла.
Көне-төне чебешләр янында була ул. Бригадир, колхоз рәисе белән ныклап сөйләшеп, келәтләрдән югары сыйфатлы фураж ашлыгы гына алалар. Аңардан ярма ясап, ботка пешерәләр. Җәй буена кычыткан суыннан өзмиләр. Төрле файдалы үләннәрне турап бирәләр. Су эчә торган савытлар эчен яхшылап юып, арыш саламы салалар. Чебешләр шуңа басып эчә, суга төшеп чыланмый.
Чебешләр исән үсә. Көзен әтәчләрен иткә озаталар, тавыкларны йомырка салу өчен калдыралар. Нәзиһә 1961 елда тавык фермасы мөдире итеп куела. Кошчылыкта егерме ел эшли ул. Хезмәт күрсәткечләре – югары, җыелышларда урыны түрдә була. Авыл Советы депутаты итеп сайлана. Тракторчы булып эшләгән еллары истәлеге булып “1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале саклана. Кошчылык фермасындагы намуслы эше – “Хезмәт батырлыгы өчен” медале, биш бала үстергән өчен 2нче дәрәҗә “Ана медале” белән бүләкләнгән. Шулай ук, аңа Бөек Җиңүнең юбилей медальләре бирелгән.
Хәмит ага 1991 елда дөнья куя. Нәзиһә апа бүген дә, сөбханалла, исән-сау, кышларын Уфада балалары тәрбиясендә яшәсә, җәйләрен Иске Балакта үз йортында үткәрә. Аны бер гасырлык юбилее белән котлап, хәерле гомер, балалар-оныклар-туруннар игелеге телибез!
Хәйдәр һәм Айдар Басыйровларның “Батыр кызлар” (2015) китабы материалларын файдаланып Дилбәр Сөләйманова әзерләде.