Әңгәмәдәш турында кыскача белешмә: Айгиз Гыйззәт улы Баймөхәммәтов 1988 елның 27 октябрендә Белорет районының Абзак авылында туган. 2008 елдан – Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре, 2014 елдан Русия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы. Шәехзадә Бабич исемендәге республика яшьләр дәүләт премиясе лауреаты (2015), Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2020), Салават Юлаев ордены кавалеры (2024). 2020 елдан – “Шоңкар” республика яшьләр журналының баш мөхәррире.
2022 елда Башкортстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланды. Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты. 2025 елдан – Русия Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы. “Калдырма, әнкәй!”, “Әкиятсез балачак”, “Урам балалары”, “Кызык бу тормыш…”, “Алдакчы” проза китаплары авторы. Байтак әсәрләре урыс теленә, төрки телләргә тәрҗемә ителгән. “Ташлама, әнкәй!” повесте буенча куелган “Хыялга каршы” спектакле М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында һәм башка сәхнәләрдә уңыш казанды.
– Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән гамәлгә куелган “Китап-Байрам” халыкара форумы быел өченче мәртәбә узды һәм, гадәттәгечә, иң җете мәдәни чараларның берсенә әверелде. Башкортстан язучылары өчен быелгы “Китап-Байрам” аеруча истәлекле, чөнки башкалада Язучылар берлегенең бинасы күркәм ремонттан соң ишекләрен ачты. Айгиз Гыйззәтович, моңа ирешү өчен нинди баскычлар үтелде?
– Язучылар йорты ачылу тарихи вакыйга булды. Берлеккә рәис булып сайлангач, 2023 елның февралендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашкан идек. Әдәби тормыш, берлек алдында торган мәсьәләләр турында сөйләшкәндә оешма урнашкан бинаның начар торышы турында да сүз булды. Ул Башкортстан Хөкүмәте тарафыннан 1982 елда Язучылар берлегенә бирелгән. Тарихи комарткы статусындагы, җитди реконструкция таләп ителгән бинага косметик ремонтлар булгаласа да, 43 ел буе капиталь ремонт ясалмаган. Радий Фәрит улы: “Без ул бинадан кәнфит ясаячакбыз!” – дигән иде, һәм чынлап та шулай килеп чыкты. Без моның өчен республика Башлыгына рәхмәтлебез!
Бина танымаслык итеп үзгәртелде, кыегы яңадан ябылды, вентиляция, җылыту һәм башка системалары яңартылды. Язучылар скверы булдыру уе тугач, Радий Фәрит улы ул идеяне хуплап кабул итте, нәтиҗәдә, янәшәдә бик матур “Уфа юкәләре” скверы барлыкка килде. Анда ел әйләнәсенә әдәби чаралар үткәрергә мөмкин.
– Соңгы берничә елда республикада әдәби процесс шактый җанланып китте: конкурслар, һәртөрле чаралар оештырыла, грантлар алына, тәрҗемә өлкәсендә боз кузгалды. Сезнең карашка, ирешелгәннәрнең иң мөһим йомгаклары нинди? Бүген Берлек өчен нинди юнәлешләр көн үзәгендә?
– Бүген җәмәгать оешмаларына мөмкинлекләр җитәрлек. Әлбәттә, грантлар белән эшләү җиңелдән түгел, ул оешкан команда, тәвәккәллек һәм җаваплылык таләп итә. Дәүләттән ярдәм аласың икән, эш нәтиҗәләре һәм тотынылган һәр тиен өчен хисап тотарга кирәк.
Без ике зур грант оттык. Беренчесе “Заман авазы” дип аталган патриотик әсәрләр конкурсы иде, анда җиңгән иң яхшы ун әсәр китап булып чыкты. Икенчесе – былтыр оештырылган “Ут күршеләр” тәрҗемә конкурсы, аның кысаларында башкорт һәм татар телләрендәге әсәрләр, урыс теленә тәрҗемә ителеп, биш язучының китабы нәшер ителде: мәсәлән, татар әдипләреннән Дилә Булгакованың балалар өчен хикәяләренең урысча тәрҗемәсе дөнья күрде.
Гранттан тыш чыганаклар да җәлеп ителә. Мәсәлән, бер ел алдан Мәдәният министрлыгына заявкалар бирәбез, әгәр алар хуплау тапса, төрле чаралар үткәрү мөмкинлеге туа. Шул рәвешчә, башкорт һәм татар телләрендә язучы яшьләрнең – “Ачыш” конкурсы, тәрҗемәчеләр өчен “Салават җирендә”, балалар өчен иҗат итүчеләрнең Факиһә Тугызбаева исемендәге әдәби конкурслары үтте. Гомумән, теләк булса, мөмкинлекләр бар.
– Команда дигәндә кемнәрне күздә тотасыз?
– Бүген штаттагы хезмәткәрләргә һәм идарәгә таянам. Хуҗалык эшләре буенча урынбасарым Искәндәр Хәсәнов бинада ремонт, бизәкләү эшләрен башкаруда зур ярдәмчем булды. Иҗади эшләрне Тәнзилә Дәүләтбирдина актив алып бара. Урыс әдипләре берләшмәсен – Светлана Чураева, Татар әдипләре берләшмәсен Руслан Сөләйманов җитәкли.
Республика җитәкчелегенә берлек мәнфәгатьләренә игътибарлы булулары өчен аеруча рәхмәтлемен. Язучыларның юбилейларын үткәрү, бүләкләү, күренекле әдипләрнең исемнәрен мәңгеләштерү җәһәтеннән безнең мөрәҗәгатьләрне кире какканнары юк.
Гомумән, республикада Язучылар берлегенә игътибар нык артты. Язучы сүзе һәрчак җәмгыятькә кирәк, үтемле, тәэсирле булган. Бүген дә әдипләребез иҗтимагый тормышның уртасында кайнап яши. Кызганычка каршы, өлкән буын язучыларыбыз, сәламәтлек яисә башка сәбәпләр аркасында, чараларда бик катнаша алмаска да мөмкин. Бүген авангардта – урта буын язучылар. Мәсәлән, Мөнир Кунафин, Лариса Абдуллина, Миләүшә Каһарманова һәм башкалар һәр эштә алдан атлый. Алар махсус хәрби операция үткән урыннарда да булды, илсөярлек рухы белән сугарылган, сәнгатьчә югарылыктагы әсәрләр иҗат итте. Һәм болар барысы да аларның үз теләкләре, йөрәк кушуы буенча башкарыла. Шуңа да алар шәхесенә республика җитәкчелегеннән игътибар зур.
Әдәбиятның миссиясе күптөрле: илсөярлек рухын, туган телне, халыклар дуслыгын саклау... Язучы үз әсәрләре белән халыкка хезмәт итә, рухи тормыш белән яши. Башкортстан Язучылар берлеге бүген Русиядәге төбәк берлекләре арасында беренче бишлектә, дип икеләнми әйтә алам. Киләчәктә дә шушы дәрәҗәне югалтмаска кирәк. Иҗади берлек, иң тәүдә, язучыларның үзләренә кирәк. Һәм мин аның һәр әгъзасының тагын да активрак булуын теләр идем.
– Тиздән, 3 июльдә, Башкортстан Язучылар берлегенең съезды (гомум җыелышы) үтәчәк. Бу чараның сәбәпләре һәм максатлары нидә?
– Быел Президент В. В. Путинның йөкләмәсе буенча язучыларны берләштерү максаты билгеләнде. Февральдә Русия Язучылар берлегендә зур үзгәрешләр булды. Рәие итеп күренекле җәмәгать эшлеклесе, Президент ярдәмчесе, элек мәдәният министры булып эшләгән Владимир Мединский сайлап куелды. Абруйлы шәхесләрдән идарә тупланды, әйткәндәй, мине дә идарә әгъзасы итеп сайладылар. Идарәдә дүрт милли республикадан – Чечня, Якутия, Татарстан, Башкортстаннан вәкилләр бар.
Билгеле булуынча, Русиядә язучылар берлекләре бихисап. Кайбер төбәкләрдә алар берничә. Илкүләм берлекләр дә әллә ничә иде. Яшерен-батырын түгел, әгъзалыкка алуны түләүлегә әверелдергәннәре, акча эшләү өчен генә оештырылганнары да бар иде. Бәхеткә күрә, безнең Башкортстанда андый буталчыклыкларга юл куелмады. 91 ел элек булдырылган Берлек сакланып калынды, һәм ул – республикда бердәнбер профессиональ язучылар оешмасы.
Әлеге көндә, ил башлыгы йөкләмәсенә ярашлы, язучыларны Русия Язучылар берлегенә берләштерү бурычы тора. Төбәк берлекләре аның бүлекчәләре булып саналачак. Башкортстан Язучылар берлеге элек тә килешү нигезендә Русия Язучылар берлегенең бер өлеше иде. 90нчы елларда (ул чорда берлеккә Динис Бүләков, Равил Бикбаев идарә иттеләр) бу позиция какшамады. Башкортстан Язучылар берлегенә кабул ителгән иҗатчылар автомат рәвештә Русия берлегенең дә әгъзалары булып китә иде. Әлеге вакытта бу вәзгыятьне рәсмиләштерү, яңа Устав кабул итү кирәклеге көн үзәгенә басты. Моңарчы гамәлдә булганы 2014 елда кабул ителгән. Соңгы унбер елда Русия һәм Башкортстан конституцияләренә кайбер үзгәрешләр кертелде, иҗтимагый-сәяси тормышта үзгәрешләр булды. Шулай ук, рәис, идарә әгъзаларын яңадан сайлау бурычы тора.
Бу үзгәрешләр безнең берлекне көчәйтәчәк, дәрәҗәсен күтәрәчәк, дип саныйм. Мәсәлән, ил җитәкчелеге карары белән иҗат йортлары, биналар язучыларга кире кайтарыла башлады. Төбәкләргә Русия күләмендә өстәмә грантлар алу мөмкинлеге булачак. Шул ук вакытта республика Берлекне хәстәрләвен дәвам итәчәк. Гомумән, бер илдә яшәгәч, дәүләт идеологиясе бер булырга тиеш, төрлебез төрле якка бару дөрес түгел, бер юнәлештә атларга тиешбез, дигән фикердәмен.
– Айгиз Гыйззәтович, Сезнең китапларыгыз, спектакльләрегез якын чит илләрдә дә үз укучысын, тамашачысын тапты – алар егермеләп телгә тәрҗемә ителгән. Яңа әсәрләр языламы? Журнал һәм җәмәгатьчелек эшеннән соң әдәби иҗатка вакытыгыз каламы?
– Соңгы яңалыклардан – мартта Казахстанның Шымкент шәһәрендә “Ташлама, әнкәй” повестем буенча чираттагы спектаклем сәхнәгә куелды. Ел ахырында өч повестемның мотивлары буенча урыс телендә “Безне ташламагыз” фильмы прокатка чыгарга әзерләнә. “Башкортостан” киностудиясе төшергән бу фильмның режиссеры – Вилүрә Исәндәүләтова.
Шунысы күңелне кыра: 2022 елның декабреннән, ягъни Берлек рәисе булып эшли башлаганнан бирле, яңа әсәр тәмамлый алганым юк – вакыт җитми. Шактый авыр вакытлар үткәрергә туры килде, бинасызлык, ремонт эшләре... Дәүләт хәстәре булмаса, аларны ерып чыгу мөмкин дә булмас иде. Иҗат кешеләре белән эшләү дә җиңел түгел, язучылар – үзенчәлекле холыклы, хисчәннәр. Һәм мин үзем дә – иҗат кешесе. Иҗат итү теләгем зур. Бу эш миңа башка бөтен эшләрдән кадерлерәк, өстенрәк. Күңелдә йөргән сюжетлар, темалар байтак, әйтер сүземне әйтеп калдырасым килә. Әсәр язу өчен фикер тупларга мөмкинлек, ялгыз калу мотлак. Шуңа күрә 3 июльдә үз кандидатурамны сайлауга тәкъдим итәсем килми.
– “Ташлама, әнкәй!” повесте Сезнең иң популяр әсәрегез булды. Аның уңыш сере нидә дип уйлыйсыз?
– Ихласлыкта, эчкерсезлектә.
– Әңгәмә өчен рәхмәт! Хезмәт, гаилә бәхете һәм иҗат уңышлары юлдаш булсын!
Дилбәр БУЛАТОВА әңгәмәләште.
"Кызыл таң", 2025, 20 июнь.