Күптән түгел Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегенең "Текә татар" проекты кыслаларында блогер "Эльвира Хан" белән әңгәмә рәвешендәге очрашу узды.
Эльвира Хан-социаль челтәрләрдә 120 меңнән артык аудиториясе булган блогер. Ул меңнәр өчен илһам чыганагы, күпләр өчен чын мотиватор. Очрашу күп өлкәләргә кагылган сорау-җавап форматында узды. Монда блогерларның шәхси кайгыруларыннан башлап, популярлык яулаган кешеләрнең җәмгыяткә нинди йогынты ясаганлыклары турында сүз алып барылды.
"Текә татар" проектының кунаклары, гадәттә, татар теле, мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән кешеләр була. Эльвира да 120 меңнән артык кешене үзенә җәлеп итеп, блогын татар телендә генә алып барырга булган:
Минем мондый ихлас блогерларны күптәннән күргәнем юк иде. Блогер ниләр генә күрми дигән сорауга җавап биргәндә, кунагыбызның күңеле тулды, бу чыннан да авыр тема булып чыкты, чөнки блогерга көн саен хейторлар белән көрәшергә кирәк. Кешеләр аларга үзләренең алама яшәешләре турында да яза. Боларның барысын да Эльвира үз йөрәге аша узгара һәм күңеленә бик якын ала, шуңа блогер булуны ул бик зур җаваплылык дип саный.
Якын киләчәктә "Тулпар" җурналы битләрендә Эльвира Хан белән интервью да дөнья күрәчәк.