– Рәмзия Мщгфърьан кызы, теш табибы – бик четерекле һөнәр. Бар кешенең дә кулыннан килә торган эш түгел. Бу һөнәрне сайлавыгыз ни сәбәпле булды?
– 1974 елда Чакмагыш районының Иске Балак авылында гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килгәнмен. Педагогия институтына керергә уйладым. 1991нче елда Уфада фенол, диоксин белән бәйле вакыйгалар булды, шунлыктан документларымны, Бөре педагогия институтына тапшырдым, ләкин конкурстан үтә алмадым. Уфа Тимер юл хастаханәсенең хирургия бүлегенә санитарка булып урнаштым. Теш табибы һөнәренә менә шунда эшләгәндә, гашыйк булдым да инде. 1992нче елда БДМУның медицина колледжына укырга кердем. Аны уңышлы тәмамлап, районыбызга эшкә кайттым, 1996ның октябренә кадәр Имәнлекул амбулаториясендә теш табибы булып эшләргә туры килде. Тормышка чыккач, Уфага күчеп килдек.
БДМУның клиник стоматология поликлиникасына шәфкать туташы булып эшкә урнаштым, берничә айдан декрет отпускына киттем, улым туды. Дөресен әйткәндә, үзем яраткан эшне кулым белән тотып эшләмичә, тирәсендә генә йөрү бик кыен иде миңа. Шуңа да, декретта утырган вакытта, Уфа шәһәренең 21 санлы хастаханәсендә квалификация күтәрү бүлегендә укырга карар иттем. Безне 2 санлы стоматология поликлиникасына практикага җибәрделәр. Бигрәк тә бүлек мөдире Ләлә Локман кызы Гыйззәтуллинаның дәресләре ошады. Ул чын күңелдән, бар тырышлыгын салып, безгә, курсантларга, барын да аңлата иде. Шулай итеп, 1999 елның ноябрь азагында сертификатка ия булдым.
2000нче елның апрелендә 2 санлы стоматология поликлиникасына эшкә чыктым һәм бүгенге көнгә кадәр шушында эшләп йөрим. Җаныма яткан һөнәрне һәм тормышта үз урынымны таптым дип уйлыйм. Моның өчен коллегаларыма, остазларыма бик рәхмәтлемен. Коллективыбызда үз эшенең остасы булган табиблар эшли. Аларның уңай үрнәге БДМУның стоматология факультетының кичке бүлегендә укып чыгарга этәргеч биргәндер дә инде. Җиңел булмады, әлбәттә.
Табиб һөнәре бик җаваплы. Азга гына ялгышу кеше сәламәтлегенә, алай гына түгел, гомеренә зыян китерүе ихтимал. Хезмәтем ничек кенә катлаулы булмасын, башка эштә эшләвемне күз алдыма да китерә алмыйм. Кешегә ярдәм итә алу, авыртуларыннан коткару, тешләрен дәвалау җанга әйтеп бетермәслек рәхәтлек бирә!
– Рәмзия ханым, журнал укучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?
– Тешләрегезне туганчы ук саклый башлагыз, дип әйтер идем! Әгәр дә әни булырга җыенасыз икән, тешләрне алдан ук карарга, дәваларга кирәк. Әлбәттә инде, дөрес туклану мөһим. Кальций һәм башка микроэлементларга бай, табигый азыкларга өстенлек бирергә кирәк: сыр, эремчек, яшелчә- җимештән өзелмәсәң яхшы. Ә менә балалар кәнфит, печенье, газлы су урынына алма, кишер кетердәтсеннәр иде. Бу тешләргә генә түгел, чәйнәү аппаратына да файдалы булачак. Тешләр шикәрле, рафинадланган азыкны яратмый.
– Сагыз чәйнәүгә медицина ничек карый?
– Ашаганнан соң теш чистартырга мөмкинлек булмаганда, 2-5 минут дәвамында шикәрсез сагыз чәйнәү зыян итмәс, бу теш арасына кысылып калган азыкларны чыгара, селәгәй бүленеп чыгуын көчәйтә. Ләкин һәр ашаган саен гел сагыз чәйнәргә дигән сүз түгел. Гигиена таләпләрен үтәү мөһим, көненә кимендә ике тапкыр – кич ятар алдыннан һәм иртән иртәнге аштан соң – теш чистарту мотлак. Ярты елга бер булса да табибларга килеп күренеп торырга онытмагыз, чөнки кариесның башлангыч чорында ул сизелмәскә дә мөмкин.
– Нинди дә булса яңа дәвалау алымнары барлыкка киләме?
– Элек теш яртылаш бозылса, аны алып ташларга ашыгалар иде. Хәзер исә, тамыры гына калса да, анда “өмет” булса, тешне саклыйбыз, штифтлар куеп “үстерәбез”, заманча материаллар, корамаллар, аппаратуралар ярдәмгә килә. Шулай ук имплантология дә алга китте.
– Иң беренче эш көнеңне хәтерлисезме?
– Беренче эш көнем авылда булды. Тәүге пациентым өлкәнрәк яшьтәге бер абзый иде. Менә ул кәнәфигә утырды, тешен карарга да өлгермәдем, һушын җуйды. Күрше кабинеттагы фельдшер Сафия апага йөгердем. Абзыйны көч-хәл белән һушына китердек. Соңыннан Сафия апа әйтә: “Менә сиңа боевое крещение булды, Рәмзия”, – ди. Соңыннан шул ачыкланды: пациентым авыртудан ашый алмаган, табибка барырга курыккан, миңа инде түзәр хәле калмагач соңгы чиктә килгән.
Авылда эшли башлагач, мине карарга киләләр иде, әй, кызым, теш алырга көчең җитәр микән дип, мине жәллиләр иде. Бераздан инде күрше-тирә районнардан да йөри башладылар. Тагын бер вакыйга истә калган. Бер егетнең алгы тешенең тамыры гына калган, анысы да авырта. Иртәгә – туе. Ике сәгатьтән артык алырга туры килде, теше таркала-таркала чыкты, икенче көнне туйда ничек утыргандыр. Ул елларда, Аллаһыга шөкер, теш алганнан соң яңаклары шешеп килүчеләр булмады.
Әле килеп уйлыйм, бүгенге көндә шул егетнең тешен саклап калып булыр иде бит… Инде монда эшләгәндә олы яшьтәге бер ветеран безгә күренергә килә иде, авызында бер теш юк, тулысынча алына торган протез үзенең. “И кызлар, сезнең белән сөйләшеп китсәм дә тереләм мин”, – ди иде. Шундый вакытларда, һөнәремне дөрес сайлаганмын, дип кинәнәм, кешеләргә кулымнан килгәнчә ярдәмем тиюенә сөенәм…
Әңгәмәдәш – Дилбәр БУЛАТОВА.