Нуриман районының Кызыл Яр авылында яшәүче Миңнемөхәммәтовлар гаиләсе белән ун елдан артык танышбыз.
Менә бүген дә аларга кереп, күрешеп чыгарга булдым. Өйләре ерактан ук аерылып, үзенә тартып тора. Тәрәзәләре көньякка, урамга караган, тәрәзә йөзлекләре чәчәкләп, төрле бизәкләр төшереп ясалган (хуҗаның балта остасы икәне күренеп тора). Өйнең тышы заманча материаллар белән зәвыклы итеп уратып алынган.
Капкадан керүгә яшеллеккә күмелгән бакчаны күрәсең. Андагы алмагач, чияләр ап-ак чәчәктә, күзнең явын алып торалар, умарталар тезелеп киткән, бал кортлары сәлам биргәндәй гөжелдәшәләр. Оста итеп матурлап ясалган умарталарына берсе кайта, берсе очып чыга – нәкъ тырыш хуҗалары. Матур аяз көннәрдә бал җыеп калырга тырышалар. Безнең якларда нинди җиләк-җимеш, яшелчә үсә, барысы да утыртылган, түтәлләр пөхтә. Бакча гөрләп тора, хәерле җәйләр килеп, балалар, туган-тумача белән куанышып яшәргә язсын бу гаиләгә дип, теләкләр теләп, эчкә узам.
Каршыма Әсләм абый белән Мәүлидә апа чыга, өйгә үтәбез. Сөбханалла, бар җирдә чисталык-пөхтәлек, гөлләргә күмелгән өйгә сокланып туймаслык. Киң күңелле уңган хуҗаларда ачык йөз, тәмле сүз. Мәүлидә апа берсеннән-берсе тәмле ризыкларын өстәлгә тутырып тезеп тә куйды. Чәй янында үткән гомерләрен, яшьлекләрен, балалар үстергән вакытларын сагынып, искә алып сөйләп киттеләр.
Алар икесе дә шушы Кызыл Яр авылында туып-үскәннәр, мәктәп елларында ук бер сыйныфта укыйлар. Мәүлидә апа Уфада китапханәчеләр әзерләү техникумына кереп укый, Әсләм абый шофер булырга хыяллана. Армиягә киткәнче хыялын тормышка ашыра, аннан өч ел хезмәт итә. Армиядән кайткач, үз һөнәренә тугрылыклы булып эшли башлый һәм кырык биш ел гомерен рульдә үткәрә. Төрле маркалы машиналарда эшләп, лаеклы ялга чыга. Лаеклы ялга чыккач та гомерен бушка уздырмый, балаларына өйләр торгызып, тормыш башларга һәрьяклап ярдәм итеп яшәргә тырыша. Мәүлидә апа да, укуын уңышлы тәмамлап, район китапханәсендә 61 яшенә кадәр эшли, коллективта, халык арасында хөрмәткә ияле хезмәткәр, диләр аны.
1970 елның 12 июлендә өйләнешкән матур пар биш бала тәрбияләп үстерә, аларны укытып, туйлар ясап өйләндереп, олы тормыш юлына чыгаралар. Һәрберсе үзенә ошаган һөнәрне сайлап, эшләп йөриләр. Өйләр салышып, балалар, оныклар үстерергә ярдәмләшеп яшәүләрен дәвам итәләр. Исәнлекләре генә булсын. Бала беренче тәрбияне ата-анадан ала. Аларның да балалары уңган, булган булып үсеп, гаилә корганнар. “Бәхет кенә телибез аларга”, – диләр әти-әниләре. Ата-ана теләге кабул булыр.
Икесе дә “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнгән, мактау кәгазьләре бихисап, эш сөйгәнне ил сөйгән, диләр бит. Мәүлидә апа – “Ана даны” медале иясе дә.
Бу тату гаиләнең тагын бер үзенчәлекле ягы: бергә биеп, җырлап, районның һәрбер чараларында актив катнашып, спектакльләрдә уйнап, комсомол активистлары булып, яшьлекләрен гөрләтеп үткәрәләр. Пенсиягә чыккач та тынгы бирми аларга сәхнә. Миңнемөхәммәтовлар – Нуриман районының “халык коллективы” исеме йөрткән “Хәзинә” төркеменең алыштыргысыз әгъзалары. Районда оештырылган һәрбер чарада катнашалар, спектакльләрдә уйныйлар, республика күләмендә үткән фестиваль-конкурсларга да йөриләр.
Кош-корт, мал-туар тотудан тыш, атасыннан күчкән һөнәрне – бал кортлары асрауны дәвам итә Әсләм абый. Бар яклап тырыш, хезмәт сөйгән Мәүлидәсе белән кулга-кул тотынышып, балаларына үрнәкле булып яши алар.
Гомерегез, тормышыгыз үкенечле үтмәгән, дип уйлап куйдым бу күркәм пар белән саубуллашканда. Тормышта бәхеткә ирешү өчен мәхәббәт кенә түгел, бер-береңә, балаларыңа, гаиләңә үрнәк була алып яшәү дә кирәк шул. Ярты гасырлык гаилә тормышының төп мәгънәсе, рәхәте әнә шунда чагыла да. Һәм Әсләм Хаҗи улы белән Мәүлидә Талип кызының гомере һич кенә дә үкенечле үтмәгән.
Зөлфирә ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Нуриман районы.
"Тулпар", 2023, № 1.