“...Әтиемнең бер сүзе гомер буе уйларымнан чыкмады: “Их, язарга иде мин күргәннәрне китап итеп!”. Аның тормыш юлы, менә бүген сөйләгәндәй, һәрвакыт күз алдымда торды. “Әткәй, синең баштан үткән хәлләрне, сугышта булганнарыңны язарга тырышырмын!” – дип, тизрәк үсеп, шул истәлекләрдән хикәяләр язасым килеп йөргәнем бүгенгедәй истә...
Башкортстанга халык шагыйре Рәми Гариповны бүләк иткән Салават районында туып-үстем мин. Республикабызның иң гүзәл якларының берседер ул. Башкорт халкының легендар герое Салават батыр ат эчергән Юрүзән, Әй елгалары иле булып уелып калган.
Туып-үскән җире, тәпи киткән балачак сукмаклары һәркем өчен бик кадерле. Барысы да таныш монда: иртән тәрәзәңнән төшкән кояш нурлары, әниеңнең иркәләп уяткан йомшак куллары – алар шундый якын, җылы... Кеше өчен туган як бик кирәк. Еракка китсәң – сагыныр өчен, картайгач – үткән сукмакларны барлар өчен, дошман керсә – яклар өчен. “Чит җирләрнең кипарисларына алыштырмас идем туган ягым кычытканын!” – дип, туган ягын бер күрергә зар-интизар булган кеше язгандыр. Эчендә җаны булганнар өчен кече Ватан һәм аның белән бәйле тойгылар йөрәкләрдә мәңгегә уелып кала.
Сагынып кайтырлыгы бар шул авылымның. Берничә ел элек Лаклы авылы һәм аның тирә-ягының Юнеско тарафыннан танылган “Янгантау” геопаркы составына кертелүе аның чыннан да Башкортстанның иң матур табигатьле авылларының берсе булуын исбатлый.
Оҗмах бакчасына тиң табигать биредә. Төрле яктан чылбыр кебек кыя таулар тезелешеп киткән. Ә таулар арасыннан боргаланып-боргаланып көмеш елга ага. Кыя тауларның итәкләрен тау кәҗәләре – ылаклар төяк иткән. Салават районының Таймый якларыннан бу якларга килеп чыккан бер төркем үзләре килеп урнашкан җирне “Ылаклы” урын дип атарга булалар. Чапкыннар җибәреп, тирә-якта яшәгән кабиләләрнең тормышларын күреп кайталар. Әйледә яшәүче башкорт кабиләсе бу елганың исеме “Әй” булуын әйтә. Кабиләнең тамгасы ярты ай булуын һәм айга охшаш матур бу елганың да атамасы “Әй” булуын төшендерәләр. Акрынлап, һәр кыя, һәр тау үз атамасын таба.
Йөз метр биеклектәге Лачынташ турында шундый легенда йөри: “Бервакыт авылдашлары бер аучының атын урлап алып китәләр. Бик биек таш кыя янында туктап, ял итәргә уйлыйлар. Артларыннан куа чыккан аучыдан инде ычкындык, дип уйлыйлар. Ә ул аучы сунарга һәрвакыт аты һәм лачыны белән йөргән. Лачын бу юлы да хуҗасыннан калмый. Бурлар, атны кыя читенәрәк бәйләп куеп, капкалап алырга булалар. Ат, якынлашып килгән хуҗасын сизеп калып, ычкынырга тырышып бәргәләнә башлый. Ычкына, ләкин текә кыядан таеп, упкынга оча. Бу хәлне күреп торган лачын, дусты артыннан упкынга ташлана. Кыю лачын хөрмәтенә бу кыяны “Лачынташ” дип атый башлыйлар, имеш”.
Авылның 70нче елларда төзелгән яңа мәктәбендә 700дән артык бала укыган чаклар бар иде. Шул чорда төзелгән хастаханәгә тирә-як авыллардан дәваланыр өчен килә иде халык. Берничә корпуслы, ятып дәвалана торган дәваханә иде ул.
Лаклы – байтак атаклы шәхесләрнең туган төбәге. Биредә туып-үсеп, генерал дәрәҗәсенә лаек булган Рифкать Вәлиев, Башкортстанның халык артисты, җырчы Галия Солтанова, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Рәсимә Гайфуллина, полковник Игорь Гуфраев, Ленинград шәһәрендә хәрби кафедра укытучысы Флорид Зәйнуллин, тарихчы Гранит Зиннуров, язучы Рифкать Габитов, композитор Рәгыйб Нәбиуллин һәм башкалар авыл данын илгә таныта.
1974 елда Лаклы урта мәктәбен тәмамлап, буй җитмәстәй тоелган укытучы һөнәрен сайладым – Мәсәгуть педагогия училищесына укырга кердем. Әйе, тиздән мин укытучы өстәле янында, үзем өчен бик тә хөрмәтле мөгаллимнәрем белән янәшә басып хезмәт куючы укытучы булачакмын.
Көллияттә укыган елларым тормышымда зур үзгәреш еллары булды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафура Шәмсетдин кызы Миһранова бездә әдәбиятка, әдәби сүзгә, гомумән, иҗатка мәхәббәт уятты.
Укытучы дипломы тотып, Илеш районына эшкә килдем. Беренче дәрестә үк үземә төбәлеп карап торган егерме җиде укучының күзләре белән очраштым. Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыре белән, кеше өчен бу дөньяда иң кадерлесе әткәй-әнкәй теле икәненә басым ясап, башлап киттем тәүге дәресемне.
Бер-бер артлы тезелеп киткән хезмәт еллары... Елдан-ел укучыларымның әдәби теле үсә барды, алар белән бергә үзем дә үстем. Китапханәдә утырулар, язучылар дөньясы белән танышу, авылдагы тырыш хезмәт кешеләре турында мәкаләләр язып, аларны районыбызның “Маяк” гәзитендә бастыру – болар барысы да мине яңа үрләргә әйдәде.
Берничә хикәямне тотып, “Маяк” редакциясе каршындагы “Балкыш” әдәби берләшмәсенең ишеген шакыдым. Зәлифә Кашапова, Гөлфинә Сәлимова һәм башка иҗат кешеләре белән аралашу әдәби тәҗрибәмне тагын да баетты. Бүгенге көндә үзнәшер өч китабым дөнья күрү – минем өчен зур шатлык. Әйе, әтием, яздым мин синең тормышың турында! Илебез өчен утка-суга кергән, гомерләрен биргән батырлар даны үрнәк булып балкысын дип тырыштым. Китапларымда авыл тормышы, авыл кешесенең тырыш хезмәте, батырлыгы чагылыш тапты, дип уйлыйм.
Илеш районының Торачы авылында тормыш иптәшем, ике кызым, оныкларым, иҗатташ дусларым, туганнарым арасында үткән мизгелләрем белән бәхетлемен. Аллаһ насыйп итеп, җимешле иҗат дөньясында тагын бик күп еллар кайнап яшәргә язсын иде!..”