Бу язмамның герое – тормышның төрле этапларын үтеп, яшь буынны укыту-тәрбияләүгә 35 ел гомерен багышлаган, фидакарь хезмәте белән ата-аналар рәхмәтен, хезмәттәшләре, җитәкчеләр ихтирамын казанган олы йөрәкле укытучым-тәрбиячем Зилә Бакир кызы Дәүләтшина турында булыр.
1954 елның 24 октябрендә Чакмагыш авылында гаиләдә өченче бала булып дөньяга аваз сала ул. Сабыйлык, балачак чорын үтеп, район үзәгендәге 1нче санлы урта мәктәптә белем алганнан соң, Зилә әнисе кебек укытучы булу теләге белән 1972 елда Бөре дәүләт педагогия институтының филология факультетына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, 1976 елда Чакмагыш районының Каразирек урта мәктәбендә хезмәт юлын башлый.
Һәр кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы һәм үсмер чорына бәйләнгән. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый зур урынны мәктәп бусагасын атлап кергәннән алып, олы тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә Укытучы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, шәхес тәрбияләләүгә бөтен көчен куя. Зилә Бакир кызы да без – укучылары өчен йомшак күңелле, сабыр, тирән белемле һәм хөрмәткә лаек укытучы булды. Аның зур осталыгы белән, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп, күңел җылысын биреп үткәргән рус теле әдәбияты дәресләре сизелми дә үтеп китә иде. Укытучыбыз барыбызга да бертөрле карашта булды, һәркемне дә тигез күрде. Безгә рус теле һәм татар теле, милләтебез белән горурланырга өйрәтте, күңелебездә рус һәм татар халкына карата хөрмәт, дуслык хисләре тәрбияләде. «Энергияле, тирән белемле, кешелекле Зилә Бакир кызы тиз арада укучыларның, ата-аналарның, хезмәттәшләренең хөрмәтен казанды, аңарда тышкы ягымлылык, киң эрудиция, гадилек, хезмәт сөю һәм үзенә дә, укучыларга да таләпчәнлек искиткеч яраша иде», – дип, истәлекләре белән бүлеште шул елларда мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән Рәзилә Рәшит кызы Нәбиева.
Каразирек авылының уңган, булдыклы егете Финур Назыйф улы белән язмышын бәйли яшь укытучы, һәм гаилә 1979 елда Дүртөйле шәһәренә күченә. Әнә шулай язмыш кушуы буенча ул шәһәрнен 7нче санлы балалар бакчасында тәрбияче вазифасында хезмәт юлын дәвам итә.
«Балаларны тәрбияли белү – ул талант», – дип язды күренекле язучы М. Горький. Мәктәптән соңбалалар бакчасына эшкә килүегезгә үкенгән чакларыгыз булдымы, дигән сорауга Зилә Бакир кызы: «Юк үкенмәдем. Балалар күзләреңә карагач, дөньяны яктырак һәм яхшырак итәсе килә. Синең һәр сүзеңне бирелеп тыңлаучы сабыйларны күреп, аларга кирәклегеңне аңлыйсың. Балаларны ярату сере бик гади: алар ачык һәм саф күңелле. Иң яхшы бүләк – аларның шатлыклы елмаюы һәм «Ә сез иртәгә киләсезме?» дигән соравы. Бу һөнәрнең үзенчәлеге нәрсәдә, дигәндә, иң мөһиме – тәрбияче балаларны яратырга тиеш, төрле булуларына карамастан, барысын да яратырга: һәркайсының үз холкы, үз гадәтләре бар. Һәрбер бала – ярдәмгә мохтаҗ шәхес ул. Минем әнием дә дүрт дистә елдан артык тәрбияче булып эшләп хаклы ялга чыкты. Бакчадан кайткач, бервакытта да безгә сиздермәде, аның да борчулары булмый калмагандыр. Мин төркемемдәге һәрбер сабыйга кайгырту һәм игьтибар бирергә дип тырышып эшләдем, гаиләмдә дә өч кызыма назымны өләштем. Ә җавапка балаларның рәхмәт хисләрен һәм яхшы кәефен аласың. Минемчә, тәрбияче һөнәр генә түгел, ә күңел халәте, табигый омтылыш та ул».
Әйе, тәрбияче кулларыңда никадәр шәхес язмышы. Бәхетле балачак һәм һәр сабыйның киләчәк тормышы аның Зилә Бакир кызы кебек тәрбияченең зирәклеге, сабырлыгы һәмигьтибарына бәйле. Һәр баланың күңел дөньясын аңлап, йөрәгенә ачкыч таба белу зур тырышлык һәм эчке тоемлау таләп итә. Тәҗрибәле белгечкә бүгенге көндә дә ата-аналар зур рәхмәтле, аңа хөрмәт хисләрен белдерәләр.
– Һәр иртәдә сабыйларыбызны тәрбиячеләребез Зилә Бакир кызы, Мостафина Финзира Җәүдәт кызы һәм кече тәрбияче Фәйрүзә Мәкъбул кызына ышанып тапшыра идек. Әниләрчә сөеп карап, һәр баланы үз улларыдай, үз кызларыдай күргәнгә,бөтен йөрәк җылысын, назын биргәнгә балалар бик тиз яңа мохиткә өйрәнеп китәләр иде. Безнең күңелебез һәрчак тыныч булды. Ә инде үткәргән үзенчәлекле чаралар, кызыклы истәлекләр,бәйрәмнәр – бик күп күңелле мизгелләрне (алыштыргысыз Кыш бабаебыз – Зилә Бакир кызын) балаларыбыз үсеп буй җитсәләр дә күңелләрендә саклап, хөрмәт белән искә алалар» – дип, фикерләре белән уртаклашты Асия Мәкъбул кызы Шаһиева.
«Үзеңнән соң җирдә мәңгелек эз калдырыйм дисәң, – укытучы, тәрбияче бул» – дигән бер галим. Хак сүзләр. Зилә Бакир кызының кешелеклелеге, игьтибарлы һәм ихтирамлы булуы, күркәм сыйфатлары җаннарны җылыта, тормышка ямь өсти.
«Хезмәттәшем үз эшен бик яратып башкарды, балаларны яратты. Ярату ул – кеше күңелен яктыртып торучы кояш, яратуны сизүгә бала үзен бәхетле итә. Сайлаган һөнәренә тугрылык, өзлексез иҗади эзләнү – боларның барысы да Зилә Бакир кызының асыл сыйфатлары», – дип искә ала хезмәттәше Финзира Җәүдәт кызы.
Әйе, аның тырышлыгы, нәтижәле хезмәте район мәгариф бүлегеннән югары бәяләнә. Аңа бирелгән Мактау грамоталары, бүләкләр моңа ачык дәлил. Гаиләсендә дә ныклы терәк ул. Тормыш гел шатлыклардан гына тормый шул. Егерме биш ел бергә гомер иткән кадерлесен Финур абыйны югалту ачысы да читләп үтми Зилә Бакир кызын. Өч сабыен җил-яңгыр тидермичә үстереп, укытып, олы тормыш юлына чыгара. Өлкән кызы Илсөяр Казан шәһәрендә, уртанчысы Миләүшә һәм төпчеге Гөлнур Дүртөйледә хезмәт салалар. Балаларының гаиләләре матур, тормышлары түгәрәк. Бүгенге көндә алты оныгының яраткан нәнәсе булып, хаклы ялдагы хөрмәтле укытучым, тәрбиячем балалар игелеген кадер-хөрмәтен күреп, яраткан оныкларын сөеп, зур яңа йортында бәхетле гомер кичерә.
Гөлүсә Хуҗина,
Чакмагыш районы.