– Ләйсән апа, кыскача гына үзегез белән таныштырып китчәгез иде?
– Миңа 33 яшь, Дүртөйле шәһәрендә туып-үстем, урта гомуми белемне 2 гимназиядә (хәзерге лицей), югарысын – Казан авиация институтында менеджмент һөнәре буенча алдым. Аннары 1 айга дип туган шәһәремә кайтып торган идем дә, язмыш монда калдыртты. Әнгам Атнабаев әйтмешли: “Туган җиргә кеше киләмени, туган җиргә кеше кайта ул”. Әлеге көннәрдә дә монда – Дүртөйле шәһәрендә яшимен.
– Әлбәттә, классиклар белән килешми булмый! Ә бизнеска Сез ничек килдегез? Беренче адымнарыгыз нинди булды?
– Бизнес белән бәйле беренче тәҗрибәм 2015 елга кайтып кала. Бу чәчәкләр сату белән бәйле эш иде. Дөрес, бу бик яхшы килеп чыкмады, беренче адымнарым уңышлы булмады. Ул вакытта мин бизнес сферасында “новичок”, яңа кеше идем, көчемне дөрес бүлә дә, куллана да белмәдем, кирәкле белемем дә җитми иде. Бизнес алып бару системасын төзи алмадым, шул сәбәпле кибетемне озакламый ябарга мәҗбүр булдым. Әмма моңсуланып, төшенкелеккә бирелмәдем, социаль челтәрдә блог алып бара башладым. Бик уңышлы һәм күңелле блог килеп чыкты. Блог белән параллель рәвештә кейтеринг белән дә шөгыльләнә бардым. Күз тимәсен, инде бишенче ел бу сферада үземне үстерәм. Ризык, аш-су эстетикасы белән бәйле бөтен нәрсә белән кызыксынам, бырысын да яратам.
– Менә бу, ичмасам, максатчанлык! Белгәнемчә, Дүртөйледә беренче булып каһваханәне нәкъ Сез ачтыгыз. Шәһәребез уртасында шундый матур, күңелле, тыныч, якты бина урташуы мине бик шатландыра, күзләргә ләззәт бирә ул. Кәһва кайнату эшенә ничек тотынырга уйладыгыз?
– Беренче уңышсыз тәҗрибәмнән соң 8 ел узгач, мин үзем өчен яңа төрле бизнес – кәһваханә ачарга булдым. Халыкны тукландыру минем балачак хыялым иде. Кейтеринг белән 4 ел шөгыльләнү эзсез калмады, мин үземнең заказчыларымның ышанычын яуладым. Оялмыйча әйтә алам, Дүртөйледә мин беренчеләрдән булып кейтеринг белән мавыгып, аны үстерә башладым. Мин үзем матур итеп бизәлгән, тәмле итеп пешерелгән иртәнге ашларны яратучылар исәбенә керәм. Минем өчен кофесыз иртә хәерле була алмый. Пешеренергә, матур, мул итеп өстәлләр корырга, кунакларны каршы алырга, сыйларга яратуым, бәлки, кәһваханә ачуыма төп сәбәпче булгандыр да әле. Кәһваханә ачу хыялымда булса да, 2023 елның июленә кадәр ул бу эш башланмаган иде әле.
Майдан башлап шәһәребезнең бер кичке кафесында пешекче булып эшли идем. Бездән еш кына “төшке ашка килергә мөмкине, көндез эшлисезме?” дип сорыйлар иде. Бу сүзләр башымнан чыкмады, алар мине шәһәребездә тәмле ашап, күңелле итеп вакыт үткәрә торган урын кирәк дигән фикергә этәрде.
Җәйге көннәрнең берсендә бөдрәханәгә барганда, күзем “аренда” дип язылган баннерга төште, ике уйламый да шунда күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтыраттым. Трубканың теге ягыннан миңа “бер көннән Дүртөйледә булам, сөйләшербез”, дип җавап бирделәр. Йөрәк дөп-дөп тибә, үзем куркам, картада 23 мең сум акча бар.
Арендага бирүчеләр белән очрашасы көн дә килеп җитте. Бу 2023 елның 14 июле иде. Очраштык, сөйләштек, мин аларга үземнең ризалыгымны җиткердем дә, без бинаны карарга киттек. Мин – бик хорафатчыл, төрле билгеләргә ышана торган кеше. Машинама утырдым да үземә: “Хәзер каршыма очраган берничә светофор яшел булса, димәк, мин дөрес юлда”, дидем. Һәм нәрсә дип уйлыйсыз? Юлдагы бөтен сфетофорлар да яшел иде. Аллаһка рәхмәт укыдым да, ремонтка тотындым. Арендага бирүчеләр бик яхшы кешеләр булып чыкты, ремонт кирәклеген исәпкә алып, аренда хакына кертеп, ике атнаны ремонтның үзенә генә бирделәр. Акча юк җирдән килеп чыга диярсең: кейтерингка заказлар килә дә килә. 10-15 мең эшлим дә кәһваханәгә “салам”. Ай дәвамында шулай барды: көндез – заказлар кабул итәм, төнлә – ремонт. Күңелле вакытлар иде, хәзер елмаеп искә алам, вакыты белән кызганыч, моңсу мизгелләр дә булгалады, әлбәттә. Әмма иң мөһиме – хәзер барысы да яхшы.
– Кәһваханәгезгә исемне ничек сайладыгыз? Нигә нәкъ “Country”?
– Барысы да бөртекләп, кредитларсыз, инвесторларсыз, әти-әни ярдәменнән башка төзелде. Кемдер урындыклар (трендта булган совет урындыклары җыйдым), кемдер буфет бирде, кайдадыр интерьер әйберләренә, савыт-сабага ташламалар чоры туры килде, шулай әкренләп матур, җыйнак, ямьле интерьер барлыкка килде. Атамасы да шуннан, “country” инглиз телендә “авыл, крестьян” дигәнне аңлата. Узган дәвер җиһазларын, иске урындыкларны мөстәкыйль рәвештә реставрацияләдем, буядым, тышлыгын алыштырдым, буфетны да үзем яңарттым. Кәһваханә 2023 елның 27 августында ачылды. Тантанага бөтенләй чит кешеләр, минем блогны укучылар килде. Аларның саны бик күп иде, мин әле дә моңа ышанып бетә алмыйм!
– Афәрин! Ә меню турында нәрсә әйтә аласыз?
– Меню тиз генә барлыкка килмәде, без төрле-төрле ризыклар белән экспериментлар, тикшеренүләр үткәреп карадык һәм менә 4 айдан соң гына кунакларыбызның фикер-киңәшләрен истә тотып, даими меню төзедек. Бездә сезонлы ризыклар да була, мәсәлән, көзен ул – гөмбә һәм кабак крем-ашы. Менюда үзем яратып ашаган ризыклар. Үзенчәлегебез шунда: без барысын да үзебез хәзерлибез, пешерәбез, чизкейкларны мин төннәрен үзем пешерәм, алар барысы да табигый продуктлардан ясала. Туганнарыма ризык әзерлим диярсең, шундый яратып, янып пешерәм, кунакларыма ошасын, көннәренең 5 минутын булса да бизәсеннәр, дип тырышам. Бәлки безнең кунакларга бөтен ризыкның мәхәббәт белән пешерелүе ошыйдыр да инде.
– Ләйсән апа, кафе белән шөгыльләнүдән тыш Сез блогер да бит әле. Блогыгыз бик матур, информатив, файдалы, бәләкәй кенә эстетик ләззәт дөньясы, диярсең. Блог алып бару да вакытны аз алмый. Эш, блог һәм шәхси тормышны ничек берләштерәсез – моның сере белән бүлешеп китмәссезме икән? Эшкә бирелеп, шәхси тормыш һәм гаилә онытылмыймы?
– Кәһваханәгә кадәр мин блогымны бик актив алып бара идем, укучыларымның мәхәббәтен, игътибарын яулый алдым, хәзер моның өчен үземә рәхмәт әйтәм. Кейтеринг белән дә актив шөгыльләнгән мәлләр булды, хәзер вакыт ул чаклы күп булмаса да, берләштереп, барысына да өлгерергә тырышам! Һәм бу үз җимешләрен бирә. Вакытны дөрес бүлә белү нык мөһим. Шәхси тормышка килгәндә, әлегә анда тынлык, мин – ирекле туташ, кияүдә түгелмен. Әмма 2024 елны үземә, шәхси үсешемә, тормышыма, кешеләр белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә вакытымны күбрәк бүләсем килә. Үз гаиләм булуын нык телим.
– “Кешеләр белән мөнәсәбәтне үстерүдән” дигәннән, эшегездә алар белән еш аралашырга туры килә, бу арытмыймы?
– Юк, бөтенләй дә юк. Кешеләр белән эшләү – минем өчен шатлык, кешеләрне, сөйләшергә яратам, психология, замандашларыбызның ихтыяҗлары белән нык кызыксынам. Минем фикеремчә, бизнес алып барганда, бу – иң мөһим шартларның берсе. Йолдызнамәм буенча Үлчәү булганга микән, матурлык, ямь, эстетика минем өчен бик кирәкле нәрсәләр, нәкъ алар мине илһамландыра, мотивлаштыра. Өстәвенә, гаиләне, үз кешеләремне мин иң кыйммәтле, әһәмиятле байлык, дип саныйм. Нәкъ менә гаилә принцибы кәһваханә нигезенә ятты да инде.
– Әйдәгез, блогка әйләнеп кайтыйк. Сезнең битегез аш-суга багышланган дисәм, ялгышмамыңдыр. Пешеренергә ярату бала чагыгыздан ук киләме? Сезне аш-су әзерләргә кем өйрәтте? Бу өлкәдә беренче адымнарыгыз нинди булды?
– Аш-су әзерләү – блогымның нигезе. Пешеренергә мине, мөгаен, тормыш өйрәткәндер. Шулай килеп чыкты, миңа 11 яшь булганда әниемә бик авыр һәм начар диагноз куйдылар – ул йөрми башлады. Шуннан бирле мин аш-су бүлмәсен үз итәм, бу ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты. Таныш ризыкларның яңа тәмен эзләү, яңа төрле ризыклар белән кызыксыну да үзенекен итә.
– Ләйсән апа, ә Сезнең яраткан ризыгыгыз нинди?
– Минем яраткан ризыгым юк. Гадәти булмаган тәмнәрне дә яратам, үзебезнең милли ашларны да. Кышкы салкын көннәрдә бәлеш хәзерләп, бөтен гаиләне бер өстәл артында җыюдан да яхшы нәрсә бармы икән.
– Бер-ике сүз белән генә Сез үзегезне нинди кеше дип атар идегез?
– Шаярыбрак әйтсәк, мин – ”многрукий многоног”. Кайвакыт бу җитешсезлегемә үзем дә шаккатам.
– Ә дөньяны Сез нинди төсләрдә күрергә теләр идегез??
– Яшел һәм сары, болар – минем иң яраткан төсләрем. Сары – якты кояш, шатлык төсе, яшел – тынычлык, ямь, тормыш белән ассоцияләшә. Яшел –кәһваханәмнең дә төп төсе.
– Кызыклы әңгәмәбез өчен зур рәхмәт Сезгә, Ләйсән апа! Һәрвакыт шундый яктылык бөркелеп торган кеше булып калуыгызны, ниятләрегезнең тормышка ашуын телим!
Әңгәмәдәш –
Розалия МИРЗАХАНОВА.