Варшавага якынлашканда
– Бервакыт 1945 елның язында каты сугышлар барганда безгә дошман снаряды килеп эләкте, танк яна башлады, – дип сөйли сугыш ветераны. – Бәрелүдән мин аңымны югалтканмын һәм Минск шәһәре госпиталендә генә уяндым. Мине кем коткарганын да, сугышчан иптәшләремнең язмышы турында да белә алмадым... Бәлки, тагын кемдер исән калгандыр...
Берничә ай Минск табиблары умыртка сөяге, кабыргалары сынган, өстәвенә, авыр контузия алган егетнең тормышы өчен көрәшә. Германияне җиңү турында биредә, госпитальдә белә ул.
Әмма моннан соң да аңа тиз генә өенә кайту насыйп булмый әле. Өлкән сержант Гәрәевны һәм аның хезмәттәшләрен Көнбатыш Украина һәм Белоруссия территориясендә хәрәкәт иткән бандеровчыларга каршы сугышка җибәрәләр.
Монда ул артиллерияче булып хезмәт итә башлый. Бераздан өлгер егетне 157нче бригада составындагы танкка каршы орудие командиры итеп билгелиләр.
Фронтта исән калган күп кенә егетләр җиңүдән соң бандеровчыларга каршы сугышта һәлак булалар. Әмма тормышның бу сынауларын да Габдерәүф Сәлах улы җиңел үтә.
72 ел руль артында
Фронтовиклар өйләренә кайтырга әзерләнеп йөргәндә, сержант Гәрәев җыелышта: “Без инде хәзер бик яшь түгел, әмма, шуңа карамастан, тыныч тормышта кирәк булырлык һөнәребез юк”, – дип, проблема күтәреп чыга. Габдерәүфнең үтенечен читтә калдырмыйлар, шоферлар курсы ачалар. Мәтәүбашның асыл егете монда кулына машина йөртү таныклыгы ала.
Ә өенә ул бары 1952 елда гына кайта. Октябрьский шәһәрен төзүдә катнаша. Өйләнә. Тормыш иптәше белән өч бала үстерәләр. Бераздан гаиләләре белән Бәләбәйгә күчеп кайталар.
Армиядә укып кайткан шофер һөнәренә ул гомерлек тугры кала. Үз гомерендә нинди генә “тимер ат”ларны иярләми – ГАЗ-67, “полуторка”, ЗИС-5, “Татра”, ЯЗ-210...
Әле дә ажгырып торган “Калина”сы гаражында хуҗасын йөртергә һәрчак әзер тора. Бөек Ватан сугышы ветераны Габдерәүф Гәрәев үз машинасында туган авылы Мәтәүбашка туганнарының хәлен белергә кайтып йөри. Ә ул үткәндә, полиция хезмәткәрләре аңа хөрмәт йөзеннән, кулларын чигәләренә куеп, сәлам биреп кала.
Хыяллары тормышка ашты
Танкчы Габдерәүф Гәрәевны бар Башкортстан белә дисәм дә, һич кенә дә арттыру булмастыр. Чөнки ул берничә ел элек Караидел районында Т-34 танкын йөртеп, бар кешене сокландырды. Аннан үзенең яңа Т-72дә йөреп карыйсы килү теләге белән дә уртаклашты. Ветеранның бу хыялы да тормышка ашты. Аңа хәзерге заман танкын да йөртеп карау мөмкинчелеген бирделәр.
– Ырынбур полигонына килеп төштек, – дип сөйли бу турыда Габдерәүф Гәрәев. – Генерал килде, югары дәрәҗәдәге офицерлар, халык җыелды. Миңа хәзерге заман танкын ничек йөртергә күрсәтеп бирделәр. Берүзем Т-72 гә кереп утырдым. Кабыздым. Уңга, сулга борып карадым. Җиңел икән. Беренче тизлеккә салдым, икенчегә, өченчегә. Арттан тузан бураннары гына торып кала. Икенче очка барып борылдым һәм өченче тизлеккә салып, танкны ажгыртып трибунага таба килә башладым. Халыкның коты очты. Ә мин трибунага килеп җитәргә өч-дүрт метр калгач Т-72не шып туктаттым. Миңа кул чабарга керештеләр һәм һавага чөйделәр.
Әле дә сафта
Габдерәүф Гәрәев әле дә актив тормыш алып бара. Машинасын да үзе йөртә. Ашарына да пешерә, өен дә гөл итеп тота. Кардәшләренә ярдәм итәргә атлыгып тора. Районның ветераннар советын җитәкли. Төрле очрашуларга йөри.
Якын туганыбыз, Дан орденының тулы кавалеры Әһлиулла Вәлишинның якты исемен халыкка кайтаруда да ул башлап йөрде, Мәтәүбаш паркын төзекләндерү кирәклеген дә күтәреп чыкты.
Габдерәүф Гәрәевның тагын берничә хыялы бар: парашют белән Кызыл мәйданга төшү, Русия Президенты Владимир Путин белән очрашу һәм махсус хәрби операциядә катнашу.
Мин 98 яшьлек Габдерәүф абыем яныннан сокланып һәм күтәренке кәеф белән чыктым. Йөз яшьлек юбилеен үткәргән көннәрдә Кызыл мәйданга парашютта төшеп, бар дөньяны да сокландырыр әле ул. Булыр, бик булыр. Мин моңа ышанам.
Автор фотосы.