Без быел совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенең 79 еллыгын билгеләп уздык. Вакыт үткән саен күңелдәге яралар бераз төзәлсә дә, канлы еллар истәлекләре хәтердән җуелмый. Сугыш афәтен оныту мөмкинмени?
Тик шунысы аянычлы: вакыт тәгәрмәче алга тәгәрәгән саен аның төп шаһитлары – Бөек Ватан сугышы ветераннары сафы кими бара. Минем туган авылым Мәтәүбаштан гына да 138 ир-ат сугыш кырына киткән, бүгенге көндә бары бер ветераныбыз гына исән. Түбәндәге язмам да аның хакында булыр.
Бер күрешү – үзе бер гомер
Өчтуган абыем Габдерәүф Сәлах улы Гәрәев мине үзе каршы чыгып алды. Кул бирешеп күрештек, һәм ул өенә чакырды.
Эчкә керү белән күземә коридорда торган велотренажер чалынды. “Әллә спорт белән шөгыльләнәсез?” – дип сорап куйдым аптырап. Ул “әйе” дигәндәй баш селкеп куйды да җитез генә педальләрне әйләндерергә кереште. “Сөбханаллаһ”, – диеп, аңа күз тидерергә теләмичә өч тапкыр төкереп куйдым.
– Шулай көненә берничә тапкыр, – ди ветеран, тренажердан төшкәч.
Аннан эчкә узабыз. Бар җирдә идеаль тәртип, монда һич кенә дә 96 яшьлек ветеран ялгызы яши димәссең.
– Моннан 36 ел элек тормыш иптәшем мәрхүм булды, шуннан бирле берүзем яшим, – диде Габдерәүф Сәлах улы, уйларымны укыгандай. – Өч бала үстердек, алар Русиянең төрле төбәкләрендә яши. Яшермим, хатыннар алып килеп карадым. Тик барысына да бер шарт куйдым: “Өйдә моннан ким тәртип булырга тиеш түгел”. “Болай чиста итеп хатын-кызлар да яши алмыйлар”, – диделәр алар, кире чыгып китәр алдыннан.
Түрдә – истәлекле фотолар, сугыш турында китаплар, ветеран турында мәкаләләр басылган гәзит-журналлар. Диварда – ветеранның костюмы, түше тулы – медальләр.
Танкчы кешенең танкчыларча инде, өстәлдә – шлем.
– Алар миндә икәү, берсен сугыштан үземнекен алып кайттым. Икенчесен 2019 елны бер генерал бүләк итте. “Метеор” шәхси позывное белән, – диде ветеран.
Шул арада Габдерәүф абыйның чәе дә кайнап чыкты, без кулларыбызны юып, өстәл артына утырдык. Сүзебез, ирексездән, дәһшәтле сугыш елларына кереп китте.
Татарча... Баку буйлап
1944 елның язында аны – 17 яшьлек егетне – хәрби хезмәткә чакырталар. Уфада ач һәм яланаяклы үсмерләрне поезд вагоннарына төяп, билгесез тарафларга озаталар. Юлда бетләп бетәләр. Уникенче тәүлек киткәндә генә Бакуга барып төшәләр. Өерләре белән куып мунчага кертәләр. Һәрберсенә берәр чүмеч ниндидер сыекча салып бирәләр һәм тәннәренә сөртергә кушалар. Бераздан карасалар, чәчләре генә түгел, каш-керфекләренә кадәр коелып беткән. Аннары хәрби кием өләшеп чыгалар. Алары да теткәләнеп беткән. Күренеп тора: үлгән солдатлардан салдырып алынган. Сафка тезеп алып китәләр. Җырларга кушалар. Берсе дә урысча белми. Аннан үз телләрендә җырларга рөхсәт итәләр. Татар егетләренең:
Армия, хәзер бул,
Буржуйлар сузалар кул, –
дип җырлаулары бар Бакуны яңгырата.
Укып чыккач аны Әзербайҗандагы бер “нокта”га прожекторчы итеп куялар. Монда да сынатмый Мәтәүбашның асыл егете.
Кавказны дошманнан азат иткәннән соң, 1944 елның көзендә аларның частен яңадан әзерлек эшләренә җибәрәләр.
Тулыландырылган төркемне кабул итеп алган офицер кечкенә буйлы бер солдатка туктала да, аның иңбашына сугып:
– Буең туры килә. Танкист буласыңмы? – дип сорый.
Габдерәүф Гәрәев ул чакта бик кыю җавап бирә:
– Так точно, иптәш генерал!
Бүген шул чакларны горурлык белән искә төшерә ветеран.
– Шулай итеп, мин Т-34нең механик-йөртүчесе булып киттем. Кыска вакытлы укудан соң безне Белоруссия фронтына җибәрделәр. Беренче көнне үк экипаж командиры лейтенант Щусов белән таныштым. Каты холыклы иде! Беренче сугышта ук аннан кырыс сабак алдым. Хәтерлим, дошманга атакага барабыз. Карыйм, җирдә солдат ята. Туктадым. Лейтенант сорый:
– Нәрсә булды?
– Кеше ята. Ә бәлки ул безнекедер, аңа ярдәм кирәктер?
Без танктан чыгып, билгесез солдат янына килдек. Бу – яралы немец иде. Щусов аны атып үтерде, ә аннары пистолетын минем чигәгә терәде:
– Минем командасыз тагын бер тапкыр туктасаң, пуля алырсың. Аңладыңмы?
– Так точно, иптәш командир...
Габдерәүф ага хатирәләрен дәвам итә:
– Шулай итеп, мин куелган бурычны гына күрергә һәм лейтенант Щусов командасын үтәргә өйрәндем. Сугыш каты булды – танкта бүрәнәләр, туплар һәм кешеләр аркылы барулар... Без дүртәү идек. Экипаж тату булды. Куелган бурычны төгәл үтәдек, сугышчан тәртипне бозмый идек, ә командирыбыз безнең өчен үрнәк булды, ут алып бару өчен иң яхшы шартлар тудырды. Без бер елга якын бергә сугыштык.
Ике туган... яу кырында очраша
Габдерәүф абый белән сөйләшеп утыру шундый рәхәт. Хәтере шәп, теле бай. Үзе кайберәүләр кебек ялындырып тормый, бик теләп истәлекләре белән уртаклаша:
– Без чираттагы сугышка әзерләнә идек. Масштаблы операция булыр дип көтелә иде – бер урында, йодрыкка туплаган кебек, танклар, артиллерияне җыйдылар. Һавадан көчле ярдәм булачак, диделәр. Без, танкистлар, зур төркем булып басып тора идек. Кинәт сизәм: кемдер арттан терсәгемә төртә. Борылып карасам, күземә ышанмыйм – бертуган абыем Мөнәвәр! Исән! Минем кебек үк – өлкән сержант, артиллерист, гимнастеркада, түше тулы медаль! Ул мине ерактан ук күреп калып таныган икән...
Бу хәбәр командирларга да барып җитте, безгә күпмедер вакыт бергә булырга рөхсәт иттеләр. Хәтта фронт гәзитчеләре янәшә булуыннан файдаланып, истәлеккә фотога төштек. Кызганычка каршы, сакланмаган, ксерокопиясе генә калган, шулай да ул сугыш вакытында бик сирәк кешегә генә эләгә торган шаккаткыч уңышлы вакыйганы – бертуган абыем Мөнәвәр белән очрашуыбызны хәтерләтүче кадерле ядкарь булып тора…
Җиңеп, өйгә кайткач кына беләләр – әтиләре Сәлах абзый да шушы ук дивизиядә сугышкан була.
Алар өчесе дә сугыштан исән-сау кайта.
Фото автора.