“Чын матурлык йөрəктə яши, күзлəрдə чагыла һəм эшлəгəн эшлəрдə күренə”, – дип язган Һиндстанның атаклы дин эшлеклесе Ошо. Бу сүзлəрне уку белəн күз алдыма тəрбиячелəр килеп басты. Һəм гади тəрбиячелəр түгел – хастаханə тəрбиячелəре. Хастаханə – кешелəргə, авыруларга бай бина. Табиб, шəфкать туташларыннан тыш монда тəрбиячелəр дə бар. Нəкъ алар авыруларны ашата, киендерə, юындыра, өстен-астын алыштыра, урынын җыештыра – бер сүз белəн əйткəндə, тəрбияли. Кызганычка каршы, аларның фидакарь хезмəтенə тиешле игътибар һəм ихтирам бирелеп җитми. Моны үзгəртергə кирəк! Тəрбияче һөнəре турында тулырак мəгълүмат алу, аның үзенчəлеклəре, авырлыклары белəн танышып үтү максаты белəн, Илеш районының үзəк хастаханəсе тəрбиячесе Гөлсинə Имамгали кызы Дряловага мөрəҗəгать иттем.
Гөлсинə Имамгали кызы Илеш районының Əтəч авылында дүрт балалы гаилəдə төпчек бала булып дөньяга килгəн. Базытамак мəктəбен тəмамлагач, Нефтекама шəһəренең 59 һөнəри лицеенда пешекче-кондитер һөнəрен алган. Бу вакытта Гөлсинə апа кеше карау белəн бəйле эш турында уйлап та карамаган:
– Балачагымнан ук мин бик биергə ярата идем һəм биюгə булган мəхəббəтем əлегə кадəр сакланды, – ди ул. – Авыл җирендə моңа шартлар юк бит инде ул. Шулай да, музыка булса, тик кенə басып торып булмый. Тəн үзеннəн-үзе биергə талпына. Бəйрəмнəрдə дə биим. Бəлки, балачакта бию түгəрəгенə биргəн булсалар, шул юл белəн китəр идем дə... Кайвакытта үземчə шулай уйлап та куям.
Язмышлардан узмыш юк. Кайсы юллар буенча китəчəге, шул юлларда нинди ташлар очраячагы кеше кебек җан иясенə билгеле түгел. Хыял белəн чынбарлык еш кына тəңгəл килми, икесе ике дөнья булып тоела. Гөлсинə апа да, язмыш аны хастаханə ишеге алдына китереп бастырыр дип, бер дə көтмəгəн.
– Хастаханəгə эшкə мин башта вакытлыча, кеше урынына гына кереп торган идем. Аннан соң урын бушагач, калырга булдым, – ди ул. – Эшем үземə ошый. Төп һөнəрем – санитар, моннан тыш мин авыруларны өйлəренə барып та карарга өлгерəм.
Чынлап та, Гөлсинə апаның хастаханəдə калуы язмыш билгеседер, мөгаен. Рəхмəтле авырулары, игътибарлы коллегалары Гөлсинə апаны мактап кына искə ала.
– Күпме еллар бергə эшлəдек, Гөлсинə яхшы тəрбияче генə түгел, өстəвенə, бик шəп кеше дə. Үз эшен яхшы белə ул, һəр авыруга, һəр ситуациягə җаваплылык белəн карый. Аның авырулары гел чиста, пөхтə, каралган. Үзенең ял көннəрендə дə еш кына эшкə килеп ярдəм итə, булыша, – ди коллегасы Рина Əхмəтова.
Хирургия бүлеге мөдире Илмир Əлфис улы Əмиргулов та Гөлсинə Имамгали кызы турында уңай фикердə:
– Гөлсинə апаны күптəннəн белəм һəм аның турында начар сүз ишеткəнем юк. Нəрсə кушасың, сорыйсың – һəрвакыт ярдəм итə, барысын да намус белəн үти бара. Авырулар да бик ярата аны, мактап кына тора, – ди ул.
Əлбəттə, һəр һөнəрнең үз авырлыгы, үзенең уңай һəм кире яклары бар. “Кеше күңеле – пыяла, чирттең исə уала”, – дип юкка гына əйтмилəр. Кешенең хис-кичерешлəре, кəефе белəн эшлəүчелəргə саклык, җаваплылык белəн карарга кирəк. Тəрбияче эше психологик яктан бик авыр, ул бик күп энергия талəп итə. Бу хакта Гөлсинə апа үзе болай, ди:
– Эшнең авырлыкларына килгəндə, беркем дə белеп тумый. Вакыт күнектерə, өйрəтə. Остарасың, һөнəрең куйган талəплəрне яхшырак аңлый башлыйсың. Менə монда бу яхшырак, болай итсəм дөресрəк була, дип, кул үзе тора-бара машина кебек эшли башлый. Кешелəр белəн эш иткəндə шуны онытмаска кирəк – алар төрле була. Үзсүзле, көйсез, аралашуга бармый торганнары да очрый, əлбəттə. Мондый авыруларга карата түземле булырга кирəк. Нəрсə генə дисəк тə, холкыбыз төрле булса да, без барыбыз да бер камырдан ясалган адəм балалары. Кеше хəленə керə белү, аңларга тырышу, түземле булу – безнең эштə нык кирəк сыйфатлар. Авыруга кычкыру, ачу тоту, үпкə саклау дөрес булмас. Һəрберсенең күңеленə юл таба белү мөһим.
Авыруга күнегү, иялəшүне тəрбияче эшенең иң авыр якларының берсе дип санарга мөмкиндер. Югалтуларны кичерү авыр, ə бу эштə алар еш була торган, табигый хəл. Тугыз еллык хезмəт тəҗрибəсендə Гөлсинə апаның югалтулары аз булмаган.
– Иң беренче караган авыруым Люция апа иде. Сəеткол авылыннан. Ул былтыр мəрхүм булды. Аны югалтуны бик авыр кичердем... Кеше белəн озак вакыт үткəргəч, аны туганың, якын кешең итеп күрə башлыйсың, күнегəсең, иялəшəсең, ул “үз кешең” булып китə. Биш-алты ел караганмындыр Люция апаны... Йөри алмый иде ул, нəрсə булса да, миңа мөрəҗəгать итə иде. Гел янымда, күз алдымда, көн дə аралашасың, бөтен тормыш хəллəрен белəсең, киңəшлəшəсең, һəм, бервакыт... кинəт югалтасың... Миңа аның үлеме бик авыр бирелде, туганымны югалткан кебек булды, – ди ул.
Сөенечле, шатлыклы вакыйгалар да була, əлбəттə:
– Йөри алмаган, үз тəнен тыңлата алмаганнарга аеруча авыр. Иголкина фамилияле бер авыруым бар иде. Инсульт белəн килде, авызы кыйгайган, ярдəмсез ашый да, йөри дə алмый иде. Аллаһка шөкер, физик күнегүлəрнең, тəрбиянең файдасы тиде – аягына басты, хəзер таяк белəн йөри ул. Вакытвакыт терапия бүлегендə ятып чыга. Күргəн саен сөенə, рəхмəтлəр əйтə.
Кеше белəн эш итү җиңел түгел, бу осталык барысына да бирелми. Үз тормышыңдагы проблема, кайгыларны онытып, бөтен күңелең белəн авыруларга бирелергə кирəк. Түземле, йомшак күңелле булуны, кеше сөюне талəп иткəн бу эш хисси һəм психологик яктан бик күп көчне ала. Гөлсинə Имамгали кызы бу хакта болай ди:
– Алҗаткан, ялкыткан вакытлар да булып ала, əлбəттə. Үзеңə иркенлек биреп, эштəн кайткач бераз елап алу, минемчə, нормаль күренеш, хəтта кирəк əйбер итеп тə саныйм мин аны. Йөрəк хислəр белəн ташып тулганда, аларны уңай яки кире булуларына карамыйча, биклəп, җиде йозак астында тотарга ярамый, иреккə чыгарырга кирəк. Кешелəрдəн читлəшеп, беразга ялгыз калу, хислəрне бушату – минем эшемдə бик кирəк нəрсə. Тормыш авырлыгына карамыйча, авырулар белəн йомшак мөгамəлə итү, кəеф начар дип, авыруныкын бозудан саклану мөһим. Ни генə булмасын, син кешегə, авыруга сүзең яки эшең белəн зыян итəргə тиеш түгел. Килеп туган хəлвакыйгаларны анализлау, тормыш, кешелəр турында уйлану мине тынычландыра, яшəргə көч бирə. Кеше кешелекле булуы белəн матур. Шуны истə тотарга кирəк.
Əлбəттə, авыруларны карауда оялу, җирəнү кебек тойгыларга урын юк. Алдыңда – ярдəмгə мохтаҗ кеше. Монда “фу!”, “юк, мин моны эшли алмыйм” кебек сүзлəр була алмый. Астындагы клеенкасын алмаштыру, юындыру, киендерү, ашату, массаж ясау – болар барысы да табигый нəрсəлəр. Авыруга болай да җиңел түгел; караш, сүз, кыланыш белəн рəнҗетү аны мыскыллауга тиң. “Миңа ничек тə булса авыруның хəлен җиңелəйтергə кирəк, аңа тагын нəрсə белəн ярдəм итеп була икəн” дигəн уй үзəктə торырга тиеш. Инвалид – синең кебек үк кеше, аңа ярдəм кулы гына сузарга кирəк.
– Авыруларны мунча керткəндə, мин сабын, гель кебек нəрсəлəргə бераз аракы да кушам, шулай ышкыйм. Бик файдалы. Моннан тыш аптекаларда махсус крем, мазь, май, гельлəрнең дə төрлесе бар. Урын өстендəге авыруны гел аркада, ягъни бер халəттə яткыру дөрес түгел, аны гел əйлəндереп торырга кирəк. Дымлы чүпрəк белəн сөртештереп торырга да онытмыйбыз. Кирəкле ярдəмне күрсəтмəсəң, андый яралар озак төзəлə, – дип киңəшлəр бирə Гөлсинə Имамгали кызы.
– Тəрбияче эшенə тотынганда, стрессның зур булачагын алдан аңларга кирəк. Кешене югалту бик авыр күренеш. Күпме гомерлəр күз алдыңнан уза! Шундый онытылмый торганнарның берсен бəян итəм. Бер абыйны апасы китергəн иде безнең хастаханəгə. Акылга зəгыйфь кеше иде ул. Гыйнвар аенда урамга чыгып киткəн дə, 17 сəгатьлəп салкын карда яткан. Бөтен кул бармаклары да туңган иде, кистелəр. Аны өч ай карадым, соңыннан аны приютка алып киттелəр, ике атнадан соң шунда җан биргəн. Азмы-күпме вакыт үтүгə, апасы шалтыратып рəхмəтлəрен əйтте, үзе карамыйча, приютка җибəрүенə бик нык үкенде. Вакытыңны туганың белəн үткəрү күпкə яхшы, җиңелрəк бит инде ул. Ə болай күрми дə, белми дə югалтасың, – ди Гөлсинə апа.
Сəламəтлек белəн шаярмыйлар. Авыру туганнарны махсус дəвалау оешмаларына биреп котылырга ашыкмаска кирəк. Кешене соңгы тапкыр кайчан күрəчəгеңне алдан белеп булмый. Бер-беребезгə карата кешелекле, мəрхəмəтле, түземле, сабыр, аңлаучан булып калыйк! Без – туганнар, без – бер гаилə! Тату булыйк, сəламəт булыйк!
Гөлсинə Имамгали кызының үз эшенə бирелгəнлеге сөйлəшүеннəн үк күренеп тора. Ул үзенең авырулары турында йомшак тавыш, җылы караш белəн хикəялəде. Сүзлəргə караганда, күзлəр күбрəк əйтə торган очракларның берсе булды бу. Аның белəн аралашу үзе бер дəва, шифа иде! Килəчəктə дə уңышлар телəп калам сиңа, чын Тəрбияче!
Розалия МИРЗАХАНОВА.