2024 ел Башкортстанда “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгырту елы” дип игълан ителде. Физик яки психик җитешсезлекләре булган, яшәү, үсеш, белем алу, эшләү һәм ял итү өчен махсус шартлар тудыруга мохтаҗ кешеләргә игътибар, һичшиксез, безне сабыррак, түземлерәк, мәрхәмәтлерәк булырга өйрәтә. Бу җәһәттән без Салават районының Малаяз авылында яшәүче Руслан ГАЛИН белән әңгәмә кордык. Ул, тумыштан инвалид булуына карамастан, спорт белән шөгыльләнә, эшкуар, IT өлкәсендә, һәм район инвалидлар оешмасында эшли, хәйрия белән шөгыльләнә. Безнең белән әңгәмәдә ул үзенең балачагы, тормыш юлында очраган проблемалары турында сөйләп үтте, ирешкән җиңүләре, киләчәккә максатлары, тормышка карата фикерләре белән уртаклашты.
– Руслан абый, сүзебезне балачактан башлап китәсе килә, ул сезнең нинди булды?
– Мин Салават районында туганмын, әмма Чиләбе өлкәсенең Кропачево поселогында яшәдем. 2016нчы елда яңадан туган районыма, Малаяз авылына күченеп кайттым. Тумыштан ук аякларымның тездән түбән өлеше йөрми иде. Әмма мин гадәти мәктәптә укыдым, култык таякларына таянып йөрдем, әкренләп велосипедта да йөрергә тырыштым. Мәктәптә үземнең башкалардан аерылып торганымны тойсам да, моңа бик игътибар итмәдем, укуга һәм иҗатка күбрәк басым ясадым, рәсем ясау белән шөгыльләндем, иҗади конкурсларда катнаштым. Мәктәпне тәмамлауга, аяк белән проблемалар барлыкка килде, мине операциягә җибәрделәр, башта уң аякны кистеләр. Бер елдан соң бер протез белән велосипедка утырдым. Протезда йөрү күпкә җиңелрәк булуын аңладым да бераздан сул аякка да шул ук операцияне ясаттым. Шулай мин протезларга бастым, ирекне сиздем. Аннары Уфага белем алырга юл тоттым. Институт һәм техникумда дистанцион рәвештә укыдым. Әти-әнинең өенә якын булган йортка күчендем дә компьютерлар ремонтлау белән акча эшли башладым, биш-алты ел шулай яшәдем. Шул ук вакытта намаз да укый башлаган идем. Хәзер ул чорны искә алам да, аның борылыш мәле булганын аңлыйм: “йөрми торган аяк” чикләүләреннән мин тимер аякта ирекле тормышка чыктым. Әти белән әнигә аерым рәхмәт, алар ягыннан “син булдыра алмыйсың” дигән мөнәсәбәт, үтә йомшак караш, кирәгеннән тыш жәлләү дә булмады.
– Ә әлеге вакытта эшләрегез ничек бара?
– IT өлкәсендә эшкуармын. Шулай ук район инвалидлар оешмасында эшлим, бергәләп төрле проектлар оештырабыз. 2019 елда “Галия” мәдрәсәсен тәмамладым, мәчетебез үткәргән чараларда да актив катнашам.
– Афәрин! Ә гаилә хәлегез ничек?
– Беренче хатыннан ике балам бар. Былтыр мин икенчегә өйләндем, хәзер безнең гаиләдә өч бала – ике малай һәм кыз. Хатыным миңа бар башлангычларымда бик зур ярдәм күрсәтә. Без аның белән “Киртәләрне җимереп” (“Ломая барьеры”) форумында таныштык. Икенче форумга инде гаилә буларак килдек.
– Руслан абый, тормыш сезнең өчен нәрсә ул? Максатларыгыз, хыялларыгыз нинди?
– Тормыш минем өчен – нигездә, төрле каршылыкларны җиңү. Көнкүреш мәсьәләләрен чишүгә генә килсәк тә, тормышны алар кызыклырак кына итә, бизи. Хәзер минем хыялларым, максатларым гаилә һәм балаларыма кайтып кала. Аларга яхшы тәрбия биреп, үрнәк булып торасым килә. Хыяллар өстендә эшләсәң, алар чынлап та чынга аша бит ул. Иске көндәлекләргә күз салам да таң калам, планлаштырганнарның барысы да вакыт белән үтәлгән, эшләнгән.
– Килешәм, тырышлык белән бик зур уңышларга ирешеп була. Әмма теләк тә бик күп нәрсәгә этәргеч булып тора. Ә сез тормышта нәрсәләргә өстенлек бирәсез?
– Гел үсештә булырга, үз-үземне үстерергә омтылдым. Дус һәм танышларымның күбесе миңа, синең эшләрең безне дә мотивацияләштерә, диләр. Минем дә башкалар кебек туктап, хәл җыеп, һава сулап торган чаклар була, әмма... азрак вакыт үтү белән янә алга таба хәрәкәт итә башлыйсың.
– “Үз-үзеңне үстерү” дигән сүзләр сезгә чынлап та килешә. Белгәнебезчә, сез спорт ярышларында актив катнашасыз, җиңәсез, төрле урыннар аласыз. Спорт сезгә гел ошый идеме? Сез аңа ничек килдегез?
– Спорт белән шөгыльләнә башлавым Салават районына күчү белән бәйле дисәм, ялгышмамдыр. Элек вакыт-вакыт физик күнегүләр эшләсәм дә, моңа бик күп вакыт бүлми идем. Әмма Малаязда мин районыбызның инвалидлар оешмасы белән таныштым. Башта сирәк-сирәк кенә төрле чараларда катнаша идем. 2019 елда мине беренче тапкыр спорт туризмы буенча ярышка чакырдылар, менә монда инде тормышка башкача карый башладым, мин актив, көчле рухлы кешеләр белән таныштым. Мондый ярышларда кешеләр үзләренең физик җитешсезлекләре, чикләүләре турында оныта кебек. Ул елда мин йөзү буенча 3нче урын алган идем. Бу ярыш төре миңа үземне башка спорт төрләрендә дә сынап карарга зур этәргеч бирде. Инде менә бишенче ел рәттән республика һәм бөтенрусия ярышларында катнашам. Быел коляска ярышында ике категориядә 1нче урын алдым, ә суда үткәрелгән ярышта 2нче булып килдем. Бу җәйне без командабыз белән ике тапкыр 1нче урынга лаек булдык.
– Җиңүләрегез белән чын күңелдән котлыйм, Руслан абый! Уңышлар сезгә гел юлдаш булсын иде. Ә спорттан кала, тагын нәрсәләр белән кызыксынасыз?
– Компьютерлар белән һәм Интернетта гомер буе эшлим. IT өлкәсендә үз проектларым бар, клиентларымның сайтлары белән утырам, ел саен квалификация күтәрү курслары үтәм. Инде 14 елдан артык сайтлар ясау һәм үстерү белән шөгыльләнәм, шуңа чиктәш өлкәләрдә үземне сыныйм. Ирешелгән нәтиҗәләр яңа көч, бу юнәлештә үсәргә теләк өсти. Инвалидларны компьютерда эшләргә укытуга юнәлтелгән грант та оттым яңарак. Мәчетебез оештырган чараларда актив катнашам. Мәчетнең Интернеттагы эшләрен алып баручысының ярдәмчесе булып торам. Бу өлкәдә дә һөнәри осталыкларымны кулланам. Ислам – тормышымның аерылгысыз бер өлеше, аңардан мин алга барырга көч һәм тормыш сорауларына җавап табам.
– Без сезнең белән мотивация темасына бераз кагылып киткән идек инде. Сез үзегез – күпләргә мотивация чыганагы. Ә сезнең үзегезгә шундый үрнәк, илһамландыручы булып торган кеше бармы?
– Үз гомеремдә мин күп кешеләрне күрдем, аларның барсыннан да нәрсәдер алып, нәрсәгәдер өйрәнеп була. Аралашу-сөйләшүләрдә кешеләр үз тәҗрибәләре белән уртаклаша. Аларның хәле күпкә катлаулырак булган бит, әмма алар барысын да ерып чыккан, дип уйланган чаклар да аз булмады. Шуңа да мин аерым бер кешене генә атап әйтә алмыйм, тормышымның һәр чорында миңа йогынты ясаган кешеләр булды.
– Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен шифаханәләр күбәю, төрле-төрле чаралар, ярышлар оештырылу, минемчә, бик яхшы күренеш. Монда алар үз-үзләрен сынап карый, күрсәтә ала. Сезнеңчә, бу җәһәттән тагын нәрсәләр эшләп була?
– Байтак проектларның катнашучысы һәм оештыручысы буларак, шуны әйтәсем килә: инвалидларның үзләре ягыннан да активлык һәм теләк көчлерәк булса иде. Еш кына конкурсларда, ярышларда катнашу, белем алу, эшкә урнашу мөмкинлекләре була, әмма күпләр үзләре кыймылдарга, селкенергә теләми. Яшьләр, тазалар, әмма авылларыннан ары чыгасылары килми. Без мондый кешеләрне актив тормышка җәлеп итәргә тырышабыз. Кайберәүләр үсешкә омтыла башлый, ә кемдер булганына да канәгать.
– Ничек уйлыйсыз, бездә аларга карата мөнәсәбәт яхшымы?
– Өстен карыйлар. Күпләр инвалидларны беренче тапкыр күрә, шунлыктан алар белән сөйләшә белми. Мәсәлән, бар инвалид та ярдәмгә мохтаҗ түгел, әмма кешеләр, сорап та тормый, я колясканы этергә керешәләр, я кулдан тоталар. Башта: “Ярдәм кирәкмиме?” – дип сорарга кирәк. Элек мин еш кына ярдәмнән баш тарта идем, әмма хәзер нинди ярдәм кирәген әйтә алам, ә ярдәмләшүче кеше, мөһим эш эшләдем дип, бәхетле елмаеп, үз юлын дәвам итә. Әмма шулай да хәлләр бөтенләй начар түгел. Әкренләп инвалидларга мөнәсәбәт яхшы якка үзгәрә. Алар арасында активистлар, волонтерлар калкып чыкты. Шулай итеп, җәмгыять җайлап кына аларга карашын үзгәртә дә инде.
– Ә дәүләт ничек ярдәм итә ала?
– Беренче чиратта, ерак, читтәге районнарда яшәгән инвалидларга игътибарны арттырсыннар иде. Үзем андый хәлләр белән еш очрашам – бәләкәй авыллардан район үзәгенә килә алмый аптыраучылар бар. Төрле яшьтәге, инвалидлык дәрәҗәсе төрле кешеләр бар бит. Кемгәдер документлар рәсмиләштерү яисә медосмотр үтү үтеп чыга алмастай киртә булып тоела. Киләчәктә бу мәсьәләләр хәл ителер дип өметләнәм.
– Руслан абый, безнең журналны укучыларга нинди фикер җиткерер идегез
– Актив тормыш белән яшәгез. Үз эшегездә, иҗатта чагылыш табыгыз. Кичәгегә караганда, бүген үзегезне яхшырак итәргә тырышыгыз. Нәтиҗәләр озак көттермәс!
Әңгәмәдәш – Розалия МИРЗАХАНОВА.