“Тешнең эше күп!”
Тезелеп торган энҗедәй ап-ак тешләр турында кем генә хыялланмый икән? Интернет челтәрендә, телевизорда матур сәламәт тешләрен күрсәтеп елмайган артистларны күреп, кем генә: “Их, минем дә тешләрем шулай ялт итеп торса иде!” – дип кызыгып куймыйдыр!
Тешләр – матурлык билгесе генә түгел, сәламәтлек күрсәткече дә. Аларны тәртиптә тоту өчен нишләргә кирәк соң? Сәламәт тешләрнең сере нидә? Шушы һәм башка сорауларны 35 ел теш табибы булып эшләгән тәҗрибәле белгеч, үз эшенең остасы Рифкать ДӘҮЛӘТЬЯРОВка юлладык.
– Рифкать Тәлгать улы, Сез озак еллар Стәрлебаш районы халкының тешләрен дәвалыйсыз, аларны теш сызлавы дигән бик зур бәладән коткарасыз. Әмма бу бер дә җиңел хезмәт түгел. Җаваплылык, аек акыл, үткер күз, калтырамаучан куллар кирәк – таләпләр күптөрле һәм катгый. Бу һөнәрне “иярләргә” нәрсә этәргеч бирде?
– Стәрлебаш районының Яшерган авылында 1963 елда туып-үскәнмен. Ике апам, бер абыем – барысы да югары белем алалар иде. Миндә дә югары уку йортына керү теләге зур булды. Әдәби китаплар укырга яраттым, хәтер әйбәт иде. Аеруча армиядә күп укыдым. Офицерлар да стоматологияне сайларга киңәш бирде, анда ук әзерләнә башладым.
Кайткач, әти дә шул ук фикерне куәтләде. “Теш ясаучы бул, улым. Син бит кечкенә чагыңда пластилиннан оста итеп әйберләр ясый идең, кулларың ятышлы”, – диде. Ул да булса, ул мине теш техныгына кыстаган булган.
Уфа дәүләт медицина институтына бардым. Биш кенә ел укырга, озак түгел дип, теш табибы белгечлеген сайладым. Егетләрнең дә күбесе шул юнәлешне үз итте. 1988 ел иде бу.
– Уку җиңел булдымы?
– Юк. Белемне бөртекләп җыярга туры килде. Бу һөнәрдә теория белән генә булмый. Белем белән беррәттән практика бик мөһим. Диплом алгач, интернатурада Стәрлетамак шәһәренең 2нче санлы стоматология поликлиникасында эшли башладым. Биредә бик яхшы тәҗрибә мәктәбе үттем.
– Беренче мәлләрдә нинди хис-тойгылар кичердегез?
– Башта, әлбәттә инде, куркыта, куллар дерелди, авыртудан интегеп беткән авыруның куркудан зур итеп ачылган күзләре сиңа төбәлгән. Җитмәсә, алар бит бер тәҗрибәсез студент кешегә үзләрен ышанып тапшыра. Тора-бара, күнегәсең.
Әти, кайт та кайт, дип, туган районыбызга кайтырга чакырды. Аның сүзен екмадым. Тәтер-Арыслан участок дәваханәсенә кайтып, җитәкчелек белән килешеп, теш дәвалау кабинеты оештырып җибәрдек. Берүземә – бер кабинет, шәфкать туташы бирделәр.
– Ул шәфкать туташы Сезнең тормыш иптәшегез Люция Абдулла кызы идеме әллә?
– Баштагы мәлләрдә ул башка бүлектә эшли иде. Дәваханә коридорында аны очрату белән, үземнең фикердәшемне, гомерлек юлдашымны тапканымны аңладым. Тормыш корып җибәрдек, фатир бирделәр.
– Авыл шартларында теш табибы һөнәренең нинди үзенчәлекләре бар?
– Бер елдан Фәһим Галәветдинов кайтып эшкә урнашты. Ул теш технигы иде. Тешләрне дәвалау гына түгел, куя да башладык. Шәһәрдә, зур стоматология дәваханәләрендә күптөрле белгечләр эшләсә, безгә теш дәвалауның барлык этапларын өйрәнергә туры килде. Шәхсән мин теш дәвалауны башыннан-азагына кадәр үзем башкарырга яратам.
– Авырулар Сезгә нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итә?
– Теш авырулары – дөньякүләм проблема, дияр идем. Кешенең организмы, ана карынындагы балык сыман рәвештән башлап, әллә ничә үсеш баскычын үтә. Хәзерге чорда шундый күренеш киң таралаган: тешләргә эш юк. Әйе-әйе, замана кешесенең тешләре иң төп бурычын үтәүдән – чәйнәүдән – мәхрүм. Теш авыруларының төп сәбәбе шунда яшеренгән. Яшь пациентлар килә – теш казналыгы үсешмәгән, анда тешләргә урын юк. Нәтиҗәдә, тешләр өелешеп үсә башлый. Аларның арасын чистарту проблемага әйләнә. Чистартмагач, заралы микроорганизмнар күпләп үрчи башлый, һәм, саумы, кариес!
– Чәйнәү функциясен саклау өчен нишләргә кирәк соң?
– Күпләребез үз гомеренә бер-ике чи кишер ашый микән? Каты ипи кимерә микән? Кайчан соңгы тапкыр сөяк кимердегез? Ә бит болар бар да – тешләрне ныгыту өчен менә дигән чара.
– Утыз ике тешле пациентларыгыз бармы?
– Алар бармак белән генә санарлык! Ник дигәндә, хәзер байтак кешедә егерме сигез теш. Теше сызламаган кешеләр тагын да сирәгрәк. Теш авырулары һәркемдә диярлек очрый. Шуңа күрә теш табибына барудан куркырга кирәкми. Ай саен очрашсаң да, зыян булмый. Балаларны, гомумән, һәр квартал саен теш табибына күрсәтеп тору мотлак.
– Сабыйларның тешен кайчан чистарта башларга мөмкин?
– Баланың сәламәтлеген ана карынында ук кайгырта башларга кирәк. Сөт тешләре чыккач, бармакка марля урап, аның тешләрен чистартып алалар. Үсә төшкәч, балалар өчен махсус щеткаларга күчәләр.
– Нинди теш пасталарын киңәш итәр идегез?
– Миңа калса, тешне чистартуда иң мөһиме – механик чистарту. Ягъни щетка белән азык калдыкларын сыпырып төшерү. Теш пастасы – ярдәмчел чара. Кыйммәтле паста – кариестан котылу юлы түгел әле. Киресенчә, антибактериаль пасталарны өзлексез куллану авызның табигый микрофлорасын зарарларга мөмкин. Гади генә теш пасталары, мәсәлән, “Семейный”, “Новый жемчуг”, кирәкле эффектка ия була ала. Уртлар авырганда, әлбәттә, “Парадонтол” кебекләре дәвалау көченә ия.
– Ә сез үзегез тешне ничегрәк чистартасыз?
– Безнең гаиләдә теш чистартуның сыналган үзгә бер алымы бар. Иртән иң тәүдә авыз эчен, уртларны сулы щетка белән чистартабыз. Шуннан соң гына щеткага теш пастасы ягыла. Юкса, шундук паста куллану тирләгән култык астына дезодорант сөртеп куйган кебек була бит. Уртлар өчен махсус паста кулланганда, аны иң соңыннан, чиста теш һәм уртларга ягып, массаж ясый-ясый щетка белән ышкыйбыз. Бу ысул уртларда кан йөрешен дә яхшырта. Урт канаудан куркырга ярамый, тора-бара, ул ныгыячак.
– Тешләрне агартырга ярыймы?
– Моңа уңай карамыйм. Хәтта теш эмален агартучы пасталарны да саклык белән куллану кирәк, чөнки аларның составында еш кына кислота була.
– Тешне чистармасаң да ярыймы?
– Вирус, микробларның сиксән проценты организмга нәкъ авыз куышлыгы аша эләгә. Теш чистарту – сәламәтлек нигезе, дияр идем. Чистартмаган очракта, микроорганизмнар ике теш арасында үзләре өчен тоташ “шәһәрләр” кора. Тештә барлыкка килгән ташлар – шуның нәтиҗәсе. Теш ташларын алдырып торырга кирәк. Авыз куышлыгында вирус, бактерияләр өчен бөтен шартлар бар: җылы, дымлы, ризык даими кереп тора. Кытайлар, ике теш арасын чистарта торган җеп уйлап табып, бик дөрес эшләгән.
Шулай ук телнең чисталыгына да әһәмият бирү кирәк. Ул эчке әгъзалар белән нык бәйле, мисалга, бавыр авырулы кешеләрнең теле зурая, авызга сыймый башлый.
– Шикәрне, баллы ризыкларны чикләү кирәкме?
– Организмны бөтенләй глюкозадан мәхрүм итү дөрес түгел. Аеруча балалар үскән чакта аңа мохтаҗ. Шикәр диабеты ашказаны асты бизенең тулы көченә эшли алмавыннан килеп чыга. Аның, шулай ук ашказаны, үт куыгының сәламәтлеге әлеге дә баягы авыз куышлыгы чисталыгына нык бәйле. Гомумән, аш эшкәртү системасының сәламәтлеге тешләрнең сәламәтлегеннән башлана.
– Сезгә 35 ел хезмәт дәверендә бик күп авырулар мөрәҗәгать иткәндер. Алар ешрак нинди проблемаларга зарлана?
– Миңа калса, иң төп проблема – үз сәламәтлегеңә җитди карамау, дияр идем. Мәсәлән, авыру кеше килә. “И шушы тешемне алып кына ташлагыз инде”, – ди. Яисә: “Алдырып кына бетерәм дә тоташ протез куйдырырмын әле”, – ди. Ә ул тоташ протезның кайда ничек эләгеп торырын уйламый. Мондый ваемсызлык хәтта табиблар арасында да күзәтелә.
Юкса, һәр теш өчен көрәшергә кирәк. Хәтта ки тамыры гына калса да, аңа штифтлар куеп, реставрацияләп була. Минем иң яраткан эш төрем дә шул. Бозылган тешне элекке табигый хәленә китерә алу миңа зур канәгатьлек бирә. Гадәттә, тешне күз белән чагыштырырга яратам. Кешедә иң матур әгъза күз булган кебек, теш тә шулкадәр матур, камил итеп яралтылган!
– Тешләрне саклау өчен ниндидер диета тоту кирәкме?
– Диетада чикләү юк. Кичке җидедән соң ашамау яхшырак, дип киңәш итәргә була.
– Уразага ничек карыйсыз?
– Күзәнәкләрнең аутофагиясе – исбат ителгән күренеш. Аның өчен япон галиме Нобель премиясенә лаек булды. Ягъни ач торганда, зәгыйфь авыру күзәнәкләр юк ителә. Гомумән, дөнья диннәре меңәр еллык тәҗрибәне үз эченә ала. Мисалга, ислам динендә тешләрнең чисталыгына зур әһәмият бирелә. Мисвәк куллану нәкъ механик чистартуга нигезләнгән дә инде.
– Бүгенге көндә теш табибларының яхшы эш хакы алуы турында хәтта анекдотлар йөри. Бу дөресме?
– Стоматологиядә түләүле хезмәтләр бар. Яхшырак пломба кую, авыртуны басучы уколларны сайлау мөмкинлеге һәм башкалар.
Сайлаган һөнәрем, бердән, күңелемә ошый, икенчедән, эшләгән эшеңә тиешле түләү алу – күңелле хәл. Гаиләне карарга, балалар үстерергә кирәк бит. Яшь егетләр бу һөнәрне сайласа, шулай ук үкенмәсләр, дип уйлыйм.
– Эштән буш вакытта ниләр белән шөгыльләнәсез?
– Фәлсәфә, тарих белән кызыксынам. Ютуб-каналлардан шул темага төрле тапшырулар карыйм.
– Балык тотарга яратасызмы?
– Юк. Суалчаннар жәл. Агач үстерергә яратам.
Шәфкать туташы Люция ДӘҮЛӘТЬЯРОВА:
“Күз карашыннан аңлашабыз”...
– Люция Абдулла кызы, Рифкать Тәлгать улы белән бергә яшәвегезгә 35 ел. Шактый еллар аның белән бер кабинетта шәфкать туташы булып та эшләгәнсез...
– Мин Стәрлебаш районының Айтуган авылында туып-үстем. Стәрлетамак медицина училищесын тәмамлап, Тәтер-Арыслан дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшли башладым. Рифкать белән өйләнешкәч, улыбыз Урал, кызыбыз Сөмбел туды, биш ел буе бала карау ялында булдым. Декрет ялыннан соң ирем белән бер кабинетта эшли башладык. Төпчек улыбыз Ирәндек соңрак дөньяга килде.
– Өйдә дә, эштә дә 24 сәгать бергә булу читен түгел идеме?
– Бергә эшли башлау белән ул миңа: “Эштә син миңа хатын түгел!” – диде. Субординация саклауны таләп итте. Башта үпкәли идем. Иң читене: өйдә үпкәләшсәк, үпкә хисе эшкә ияреп бара, эштә үпкәләшсәк, өйгә ияреп кайта. Әмма бергә эшләүнең үз уңайлыклары булу да ачыкланды. Мәсәлән, бик барасы җир булса, минем эшне ирем үз өстенә алып тора иде.
Бер-беребезне күз карашыннан, ымнан тоя идек, сүз дә кирәк түгел. Хәзер инде мин хаклы ялга чыктым, Рифгать эшләвен дәвам итә.
– Сез актив җәмәгатьче дә, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы әгъзасы. Милләтне сөю хисе ни сәбәпле кабынды?
– Болгарга сәяхәткә баргач, дип уйлыйм. Искиткеч матур табигать, милли мохит, күренекле шәхесләр һәм җыр-моң осталары белән аралашу онытылгысыз истәлекләр калдырды. Балаларыма да милли тәрбия бирергә, аларда сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләргә тырыштым. Ата-аналар комитетында эшләгәндә балаларга чаралар, урам бәйрәмнәре оештырырга ярата идем. Гаилә елында “Иң матур гаилә пары” конкурсында җиңеп тә чыктык әле.
Балаларга туган телне укыту, милли тәрбия бирү омтылышыбыз нык көчле иде. Шул максаттан 2013 елда Актанышта яшәп алдык. Әмма туган якның тарту көче җиңде – Стәрлебашка күчеп кайттык. Ике ел дигәндә йорт салып чыктык. Шунысы уңайлы: ул эшебезгә – Стәрлебаш район дәваханәсенә якын гына.
Ирем матур җырлый, үзем биергә яратам. Кызым Сөмбел белән киявем Рафаэль – профессиональ биючеләр, әмма бүгенге көндә эшкуарлык юлын сайладылар. Сөмбел башкаруында Кырым татарларының “Тым-тым” халык биюен күпләр хәтерлидер әле. Улым Урал белән киленем Зарема Стәрлетамак дәүләт педагогия институтының татар-урыс бүлеген тәмамлады. Урал Диңгез флотында хезмәт итте, алты ел Камчаткада диңгездә эшләде. Ирәндек мәктәп елларында җырчы, биюче, фотограф буларак танылды, Уфа сәнгать училищесында баянчы белгечлеген алды, бүгенге көндә киносценарийчы һөнәренә укып йөри, хыялы – татар киносы төшерү.
Стәрлебаш авылында менә шундый тату гаилә яши, дуслар. Аларның һәр көне гамь, тырыш хезмәт белән тулы. Тормыш иптәше кешеләргә бик кирәкле һөнәрен үти алсын өчен Люция ханым бөтен шартларны тудырган. Йортлары, бакчалар гөлгә күмелгән. Эштән арып кайтучыны, оныкларны, сөбханаллаһ, матур өйдә тәмле аш, якты йөз, җылы аралашу көтә. Чыннан да, уртак тырышлык, һөнәргә тугрылык, бер-береңә һәм кешләргә ихтирам-игътибар таулар актарырга сәләтле. Дәүләтьяровлар гаиләсе моны исбатлый да.
Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА.
Фото Дәүләтьяровларның гаилә архивыннан.