Барлык яңалыклар
Замандаш
9 октябрь , 13:33

Яшь галимнәр үсә

Бүген Башкортстан Республикасы Хөкүмәте йортында фән һәм техника өлкәсендә 2022-2023 елларда  дәүләт премияләренә лаек булган яшь лауреатларны бүләкләү тантанасы узды.

Яшь галимнәр үсә
Яшь галимнәр үсә

Фәнгә үз өлешен керткән яшь галимнәр Регина Таһир кызы Хаҗиева, Максим Дмитриевич Иванов, Богдан Алексеевич Соловьев, Андрей Сергеевич Бодылев,  Татьяна Георгиевна Якупова, Далмир Әзһәр улы Камалетдинов мәртәбәле бүләккә лаек булдылар.

Премияләрне Башкортстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары  Азат Шамил улы Бадранов тапшырды. 

Котлау һәм рәхмәт сүзләре белән Башкортстан Фәннәр академиясе президенты, республиканың фән һәм техника өлкәсендә  дәүләт яшьләр премиясе комиссиясе әгъзасы  Камил Нурулла улы Рамазанов, республика яшьләр премиясенең өр-яңа лауреаты  Далмир Әзһәр улы Камалетдинов, Кеше хезмәте һәм экологиясенең Уфа фәнни-тикшеренү институтындагы токсикология һәм генетика бүлеге мөдире Денис Олег улы Кәримов чыгыш ясады.

А.Ш. Бадранов яшь галимнәрне Башкортстан Башлыгы исеменнән котлап, аларга зур өметләр баглануы турында әйтте.

Розалия МИРЗАХАНОВА.

Фото: Розалия МИРЗАХАНОВА.

Яшь галимнәр үсә
Яшь галимнәр үсә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: