Көзге җылы көн. Әбиләр чуагының күбәләктәй җиңел пәрәвезләре оча. Агачлар мең төрле төсләр белән балкый. Көзге матурлыкка сокланып, нәнәй белән картәти өенә килеп җиткәнемне сизмичә дә калганмын. Беләм инде: алар мине көтәләр. Менә картәти капка төбенә чыкты. Ә өйдән килгән зур бәлешнең исе... бөтен урамга таралган. Болай тәмле итеп бәлешне минем нәнәй генә пешерә беләдер кебек.
Алар минем өчен иң яхшы нәнәй һәм картәти. Үземне белә-белгәннән бирле, мин алар алар янында үстем. Әни белән өй алып, аерым яши башлаганга берничә ел гына үтте әле. Еш кына мин алардан үткәннәр турында сораштырам. Картәтием, Роберт Мөхәммәтшин, шаяртырга һәм башыннан үткән хәлләр турында сөйләргә ярата. Кайвакыт ул миңа: “Кая әле, Аделина кызым, теге тартманы китер әле”, – ди. Анда аның тырыш хезмәте өчен алган бүләкләре ята. Ленин ордены, “Социалистик ярышта җиңүче” билгесе, Бөек Җиңүнең 20 еллыгына юбилей медале, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары – барысын да ул кулы белән сыйпап ала да тарихын сөйли. Бик яратам мин аны тыңларга. Картәтием Башкортстан делегациясе составында ВДНХда, Уфада алдынгылар съездында булганын сөйләгәндә, күзләре янып китә. Күңеле белән шул вакытларга кайтып килгәндәй була.
Картәтием 1942 елның 16 апрелендә Базытамак авылында туган. Әтисен хәтерләми ул: батырларча һәлак булган якын кешесе турында әнисенең сөйләве буенча гына белә. 1948 елда мәктәпкә укырга бара. VII сыйныфны тәмамлагач, Бакалыда училище тәмамлый һәм шофер булып эшли башлый. Бер елдан соң трактористлар курсына җибәрелә. Ул вакытта тракторчы һөнәре бик мактаулы була. Бигрәк тә яшьләр арасында хөрмәтле, лаеклы дип санала. Ул заманда нинди генә һава торышы булмасын, тракторчылар тәүлек буе басуда булганнар. Картәти техниканы бик ярата һәм төзек йөртә. Моның өчен аны колхозда хөрмәт итәләр. ДТ, “Беларусь”, МТЗ тракторларында эшли ул. Ә лаеклы ялга киткәндә, МТЗ экскаваторы белән хушлашу бик авыр була. Әле аннан соң да колхоз техникасын ремонтлаганда ярдәм итә, механизаторларга киңәшләр бирә, тәҗрибәсе белән уртаклаша. Картәти заманча техникага карый да авыр сулый: “Эх, без эшләгән чакта булмады болар”, – ди
Нәнәем, Тәүсия Мөхәммәтшина, 1940 елның 10 октябрендә туган. Гомер буе колхозда савымчы булып эшли. Ул – хезмәт ветераны. Яшь чагында спектакльләрдә, концертларда катнашырга ярата. Картәти белән танышуы да клубта, ул вакыттагыча әйтсәк, “вечер”да була. 1964 елда алар өйләнешәләр.
Картәтигә солдат шинеле кияр вакыт җитә. Ул Каракалпак АССР да хезмәт итә. 2 ел үткәне сизелми дә кала. Солдатны бит өйдә сагынып көтеп торучы Тәүсиясе һәм әнисе бар. Кайтып, әзме-күпме вакыт үтү белән, картәти үзенең яраткан тракторына утыра һәм туган колхозында эшләвен дәвам итә.
1967 елда аларның беренче кызлары, 1969 елда икенче кызлары – әнием , ә 1972 елда уллары туа. Балаларын чын кеше итеп үстерәләр алар. Хәзер инде оныкларын тәрбияләргә булышалар. Аларның 6 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар. Берничә ел элек аларга бер‑бер артлы ике кайгы килде. Башта 18 яшьлек оныклары – Ләйсән апам, кинәт кенә чирләп, үлеп китте. Күп тә тормый, бандит кулыннан 23 яшьлек оныклары – Ирек абыем һәлак булды. Алар моны бик авыр кичерделәр, чөнки оныкларын (өлкән кызларының балаларын) балачактан ук үзләре тәрбияләделәр.
Бүген нәнәй белән картәти хуҗалык алып баралар, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерәләр, чәчәкләр утырталар. Мин аларның бер-берсен тапканнарына һәм бәхетле яшәгәннәренә бик шатмын. Минемчә, алар бербөтен, бер минутка да аерылмыйлар. Былтыр нәнәйне хастаханәгә салырга туры килде. Ул өйдә юкта, картәти үзенә урын таба алмады, һәрвакыт әбисе турында сөйләде. Күршеләр: “Нәнәеңне сагынып, картәтәң елап та алды”, – диделәр. Шулай булмый ни: алар бит 60 ел мәхәббәт һәм татулыкта яшәгәннәр! Бу еллар эчендә шатлыкны да, кайгыны да икегә бүлгәннәр. Мин алар белән горурланам һәм киләчәктә дә тигез гомер телим!
Аделина БАЙКОВА,
Илеш районы Базытамак урта мәктәбенең VIII сыйныф укучысы.