Барлык яңалыклар
Замандаш
5 июль , 10:07

Лилия Гайфуллина. Җәй

Ялан тәпи йөгерә дөнья буйлап, Я атыла күккә тургай булып Яшел күзле шаян бер җәй кызы, Кызара да, алмаларга тулып, Чәчәк булып сибелә болыннарга, Күрсәтергә юмарт күңел хисен – Кояш булып сеңә кул-битләргә, Сурәтләргә бездә мизгел төсен...  

Лилия Гайфуллина. Җәй
Лилия Гайфуллина. Җәй

Этюд

Таң йокысы татлы черем генә,

Изрәп кенә йоклый бар Галәм.

Күп тә үтмәс, офыкларны ертып,

Күтәрелер кып-кызыл Әләм.

Ап-ак томан бии-бии генә

Күз алдында эреп югалыр.

Таң йокысы, телем-телем булып,

Керфек очларында уалыр ...

...Керфек очларында уалыр да ...

Күңел күзе тибрәр сак кына.

Таң йокысы, татлы бер төш кебек,

Җитми калыр... җитми,

Чаак кына!..

 

Җәй

Ялан тәпи йөгерә дөнья буйлап,

Я атыла күккә тургай булып

Яшел күзле шаян бер җәй кызы,

Кызара да, алмаларга тулып,

Чәчәк булып сибелә болыннарга,

Күрсәтергә юмарт күңел хисен –

Кояш булып сеңә кул-битләргә,

Сурәтләргә бездә мизгел төсен.

...Мизгел генә икән, аh, бу җәйләр,

Аh, бу Гомер, бер сулышлык ара –

Кулын болгап әнә, Гомер-җәйләр,

Көз иленә таба китеп бара.

Наҗагайлар булып төн балкытып,

Арышларның күзен ачар өчен –

Җырлый-җырлый иген басуында,

Йомры икмәк булып туар өчен.

...Туар өчен кабат җир галәмгә –

Ялантәпи бер җәй кызы булып

...Август төне. Йолдыз яңгырында

Җәй тулыша Кызыл алма булып.

Кызыл алма булып ...

 

Д-кә

Башкаеңны иңнәремә салып,

Бер эндәшми өнсез калган мәлдә:

Ник тоймадым... йөрәк әрнүләрең...

Ник сизмәдем җаның тетрәвен?

...Мин күземә алсу күзлек киеп,

Офыклардан язмыш юраганда,

Син ялгызың гына әрнегәнсең,

Өшегәнсең язмыш буранында.

Офыкларның соңгы ялкыныннан

Кабызганда җанда өмет – чыра,

Синлелектән – синсезлеккә... мизгел,

Кул сузымы гына калган ара.

...Сагыш кына тулы карашыңнан,

Сүрелгәндә шәмнең яктысы,

Синсез иткән февраль иртәсенең

Үзәгемне өзәр ...

салкыны.

 

Лилия Гайфуллина. Җәй
Лилия Гайфуллина. Җәй
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: