Гөлдәй бала чагым артта калды
Ялан тәпи үскән авылымда,
Салкын чишмә юлын таптап үскән,
Җиләк җыйган яшел болында.
Без үскәндә авыл гөрләп торды,
Һәрбер гаилә күмәк балалы.
Ач дип тормый, уйнап-көлә идек.
Шаярулар, тиле шаянлык...
Бәләкәйдән кулга орчык тоттык,
Үзебез орчык кадәр булсак та.
Кулга китмән алдык, аның сабы
Бездән хәтта озын булса да.
Колхоз эшендә дә печән чаптык,
Утын кисәргә дә өлгердек.
Барчабызга эшләр әзер торды,
Бал кортыдай эшкә җигелдек.
Ниләр генә димә -- артта калган,
Кемне уйла, ул бит юк инде...
Күрше-тирә, кордаш, сабакташлар,
Яшьтәшләр дә кайда югалды?
Бик сагынып кайтып авылыбызга,
Чыгып бассаң капка төбенә,
Күрим диеп күрше-күләннәрне,
Хәл белешим диеп, бүген дә...
Ни булган бу авыл урамына?
Әрле-бирле яшьләр үтәләр,
Чит кешедән курыккандай, шәпләп,
Исәнләшмичә дә китәләр.
Без үскәндәге яшь апа-абыйлар
Кайда булган, кайда киткәнме?
Әллә өйдән чыга алмаслык булып,
Картаешып хәле беткәнме?
...Авыл урамнары шундый тып-тын,
Берән-сәрән генә балалар.
Шат тавышлар күптән ишетелми,
Хәбәр бирми моңлы гармуннар.
Нигә дисәң, картлар бик әз калган,
Яшьтәшләр дә бар да читтәләр.
Яшьләр, урта белем алу белән,
Бәхет эзләп читкә киткәннәр.
Ә кайдан соң бала тавышлары
Гөрләтерлек моңсу урамны?
Калганнары берәр бала таба,
Үзгәртмиләр “яңа мода”ны.
Кичке уеннар да элеккечә
Клуб диварларын шаулатмый.
Күрше авыл яшьләре дә, килеп,
Шау-гөр килеп, уен ясашмый.
Кино карау сирәк, телевизор
Бар бит – ничә канал әйләнә.
Яшь-җилкенчәк, яңалыкны куып,
Башы компьютерга бәйләнә.
Юкәләрнең ап-ак чәчкәсеннән
Килә кебек әл дә бал исе.
Учак яга торган акланда,
Әл дә күмер көйридер төсле.
Тик сез генә һаман үзгәрмәгән.
Сәлам биреп каршы аласыз.
Балан, миләш, шомырт агачлары,
Тагын кил дип, озатып каласыз.
(Автор стиле сакланды. Кыскартып бирелә.)