Барлык яңалыклар
Замандаш
25 июнь , 09:14

11-12 июльдә Башкортстанда “Татар яшьләре көннәре” форумы үтәчәк

27 февральдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров татар җәмәгатьчелеге белән очрашкан иде. Очрашуда яшьләр Башкортстанда татар яшьләре көннәрен уздыруда Башлыктан ярдәм сорады. Радий Фәрит улы Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетына чараны уздыру тәкъдимнәрен әзерләргә кушты. Дәүләт дәрәҗәсендәге хәстәрлек нәтиҗәсе буларак, 11-12 июльдә Башкортстанда “Татар яшьләре көннәре” форумы үтәчәк. Ул Башкортстан татарлары конгрессының “Милләт киләчәге” проекты кысаларында оештырыла. Чарага бөтен республикадан һәм татар оешмаларыннан актив татар яшьләре җыелуы көтелә. Оештыручылар Башкортстандагы татар яшьләренең бердәм үзәген һәм активын булдыру, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү бурычларын барлау, элемтә һәм аралашу челтәрен көйләү кебек максатларны күздә тота. Яшьләрне тематик семинарлар, түгәрәк өстәлләр, тренинглар һәм танылган шәхесләр белән кызыклы очрашулар көтә.Әлеге чара һәм Башкортстанның “Азатлык” татар яшьләре берлеге оештырылуга 35 ел тулу уңаеннан республикадагы татар яшьләре хәрәкәте тарихына күз салыйк әле.

11-12 июльдә Башкортстанда “Татар яшьләре көннәре” форумы үтәчәк
11-12 июльдә Башкортстанда “Татар яшьләре көннәре” форумы үтәчәк

Милләт киләчәге – яшьләр кулында!

Беренче адымнар
1989 елда Казанда төрле төбәкләрдән яшьләр җыела һәм шул очрашуда Русия күләмендә “Азатлык” яшьләр оешмасы төзү турында карар кабул ителә. Карарны тормышка ашырып, тиз арада Башкортстанда “Азатлык” татар яшьләре берлеген төзеп тә куялар. Чөнки оешманың үзәген тәшкил итәрдәй, дәрте ташып торган кыю тәвәккәл унлап яшь кеше тупланган була инде. Берлекнең рәисе итеп Айдар Котлызаманов сайлана. Ул чакта комсомол оешмасы таркалып бетмәгән була әле, яшь оешмага бер бүлмә бирәләр. Озак та үтми Башкорт яшьләре оешмасы барлыкка килә. Тәүдә ике оешма бергә урнаша, соңрак аерым бүлмәләргә күченәләр.
Бераздан ВЛКСМ өлкә комитеты бинасының хуҗасы алышына һәм бинаны музейга бирәләр. Яшьләргә бүлмәне бушатырга туры килә. Бу вакыйгалар Айдар Котлызамановның “Азатлык”тан киткән чагына туры килә. Җитәкчесез калган, җыелырга урыны булмаган оешманың эше сүлпәнләнә башлый. Шул вакытта Заһир Хәкимов җаваплылыкны үз өстенә алырга карар кыла. Үзе яшәгән йорт артындагы кечкенә ташландык бинага игътибар итә ул. Кайчандыр котельный, айныткыч булган, хәзер ташландык хәлгә килгән бинаны тәртипкә китерергә карар итәләр.
Иҗтимагый оешмада, бигрәк тә яшьләр берлегендә, кул көченә мохтаҗлык булмаска мөмкин. Ә менә матди як катлаулырак. Гомумән, нинди генә эшкә алынсаң да, нинди генә чара оештырсаң да, шушы “матди як” киртә булып торачагын аңлап, З. Хәкимов кечкенә бизнес ача. Иптәшләре белән “Алиса” дигән су ташыйлар. “КамАЗ”лар белән алып кайталар да вак күмәртәләп кибетләргә тараталар. Әллә ни зур акчалар әйләнмәсә дә, күпмедер керем булып тора һәм “Азатлык” оештырган чараларда файдаланырга җитеп бара. Берлек сәяси сорауларны күтәрми, бизнес белән шөгыльләнә, дип дәгъва белдерүчеләр дә табыла, әлбәттә. Әмма чараларны оештырырга матди мөмкинлекләр кирәк.
Бу елларда “Азатлык” үз бинасына ия бердәнбер иҗтимагый оешма була. Җыелыр урын булгач, яшьләр-нең эше дә алга китә. Күп еллар дәвамында халыкка хезмәт итәчәк матбугат чараларына, мәдәни чараларга нәкъ менә “Азатлык”та нигез салына.


“Шәрык” татарча да сөйли башлый
Уфадагы “Шәрык” радиосы яңа ачылган чорында урыс телендә генә сөйли. Берничә тапшыруын тыңлагач, Заһир, татар телендә дә тапшырулар оештырырга кирәк, дигән тәкъдим яңгырата. Иптәшләре аны шунда ук хуплый һәм радионы оештыручы Флорит Саттаров белән бәйләнешкә чыга. Ул яшьләрнең тәкъдимен тыңлый, хуплый. Әмма: “Оештыруны үз өстегезгә алсагыз гына ризалык бирәм”, – ди. Яшьләр, профессионал журналист булмаса да, һич куркусыз бу эшкә алына. Мансур Кәримов, Алсу Хәбирова һәм тагын берничә яшь кеше тапшырулар әзерли башлый, Казаннан татар телендә кассеталар алып кайтып, җырларны туплап эфирга чыгара.
“Шәхсән мин анда диктор булып эшләдем. Юридик яктан татар радиосын ачу җиңел булмагандыр. Әмма ул кирәк иде. Радио-телевидениедән татар телен ишетү мөмкин түгел чак. Халкыбызның тарихы, сәнгате хакында күп сөйләдек. Безнең төп максатыбыз бер генә иде – милләтне рухландыру. Беркайчан да аһ-зарга күмелеп утырмадык, бүгенге кебек көн-төн котлаулар да юлламадык. Без халкыбызның үткәнен, бүгенгесен күрсәтергә теләдек. Без нинди хәлдә? Безнең милләттәшләр кайда ничек яши? Мәскәүдә, Самарада, Чиләбедә, Пензада ни хәлләр? Авылларда, шәһәрләрдә яшәүче татарларның тормыш-көнкүреше ничек? Тематик тапшырулар күп ясадык. Күренекле шәхесләр белән очраштык, аларны тапшыруларга чакырдык. Финляндия татарлары турында зур тапшыру ясаганыбыз истә калган”, – дип хәтерли Мансур Кәримов.


“Нәүруз гүзәле” – “Азатлык” идеясе
“Нәүруз гүзәле” бәйгесе беренче тапкыр 1992 елда оештырыла. Тәүдә катнашучылар аз булса да, тора-бара бәйгенең бәһасе үсә. Матурлык дөньяны коткарыр, диләр. Әмма конкурсны үткәрер өчен оештыручыларга еш кына төрле киртәләр аша үтәргә туры килә. Аның милләткә нинди файдасы бар, дип шик белдерүчеләр дә табыла. Төптән уйлаганда, халыкның киләчәген
гүзәл затлар – булачак аналар – тәрбияли бит. Ә дөрес тәрбия бирә алу өчен гүзәл затларның үзләренең милли рухта тәрбияләнгән булуы шарт. “Нәүруз гүзәле” бәйгесе исә һәрчак милли рухны саклап үткәрелә.
Бер генә мисал. Бәйгедә катнашучы туташларның берсе барлык җәһәттән алдан барган: чибәрлеге дә, буй-сыны да, сәхнәдә үз-үзен тотышы да, телне белүе дә тел тидерерлек түгел... Әмма жюри әгъзалары аның сәхнә артында сүгенүен ишетеп калган һәм кискен рәвештә бу туташка югары бүләк бирүдән баш тарткан.
Чөнки сүгенү татар кызына хас сыйфат була алмый.
Мәдәни чараларга сценарийлар язуны күп очракта композитор, актив җәмәгатьче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алик Локмановка тапшырганнар. “Гадәттә, матурлык конкурслары оештыручыларның кызларны тамашачыга чишендереп күрсәтәсе килә. Ә без моны максат итеп куймадык. Милли аңны үстерү, гореф-гадәтләргә, туган телгә
сөю һәм хөрмәт арттыру иде максатыбыз. Урыннарны да шул таләпләрдән чыгып бирә идек. Бәйгеләргә һәрвакыт җитди әзерләндек. Суфиян Сафуанов, Муса Мөлеков, Рәиф Әмиров кебек зур шәхесләрне, әдәбият белгечләре кызларга лекцияләр укый. Бию һәм җыр буенча, сәнгатьле сөйләм, костюмнар әзерләү буенча белгечләр җәлеп ителә. Алар кызларны өйрәтә,
әзерли. Бәйгедә катнашкан кызларыбыз тормышта югалып калмады, һәммәсе үз урыннарын тапты. Республикада беренчеләрдән булып гүзәллек бәйгеләрен оештыру Заһирның идеясе булды. Ул аны оештырды да, матди чыгымнарын да үз өстенә алды”, – ди Алик Харис улы.
“Азатлык” яшьләре тырышлыгы белән республикада төбәкара “Нәүруз гүзәле” бәйгесе дә оештырыла. Төмәннән, Чиләбедән, Ижаудан, Казаннан килгән чибәрләр белән бер сәхнәгә чыгып көч сынаша кызларыбыз.
“Бәйге” дип аталса да, “Нәүруз гүзәле”ндә беркайчан да көндәшлек, ярышу булмады. Киресенчә, гүзәлләр үзара дуслашып, туганлашып бетә иде. Ахырдан кочаклашып елаша-елаша таралышалар. Чөнки бу милләттәшләрне берләштерүче чара иде. Финалга чыкканнарның барысы да җиңүче икәнен аңлата идек без”, – ди кайчандыр бу бәйгедә катнашкан, соңрак аны оештыруга күп көч салган Зәлия Рәфис кызы Ахунова.


“Туган тел” – яшь артистларга канат
Байтак яшь җырчыларга зур сәхнәгә юл ачкан “Туган тел” татар җырын башкаручылар конкурсына да “Азатлык” башлангыч бирә. Беренче тапкыр уздырылган бәйгедә 34 кыз һәм егет катнаша. Беренче сайлау туры Башкорт дәүләт университетының Актлар залында үтсә, Гала-концерт Уфаның Актерлар йортында уза. Җиңүчеләргә сәхнәдән тапшырачак бүләкләр саллырак күренсен өчен тартмалы көнкүреш техникасы эзләп йөгереп йөргән чакларын Заһир Әхсән улы хәзер елмаеп искә ала. Мондый чараларга дәүләт тарафыннан акча бүленми. Иганәчеләр юлларга, матди чыгымнарны күтәрергә туры килә.
Конкурсның максаты изге: татар җырын саклау һәм пропагандалау. Яшь җырчылар һәр турда икешәр әсәр башкара, шуларның берсе мотлак халык җыры булырга тиеш. Беренче елларда кабатланулар күп була. Халык арасында еш яңгыраган җырларны гына әзерләп алып киләләр. Шуңа күрә номинацияләр билгеләп, сирәк башкарылган җырларга игътибар юнәлтергә туры килә.
Таләп куелгач, конкурсантлар җитди эзләнә башлый һәм халкыбыз җәүһәрләре янә сәхнәгә менә. Тәүдә конкурс ел саен үткәрелә, соңрак жюри әгъзалары аны ике елга бер оештырырга кирәк, дигән фикергә килә. Конкурста җиңү сәләтле яшьләргә канат куя, югары уку йортларына юл ача. Бүгенге татар җыр сәнгатендә иң чагу йолдыз булып балкыган Филүс Каһиров та –
шушы конкурста җиңү яулаган яшь талант. Әлеге көндә Артур Шөгаеповка зур өметләр баглана. Илнур Газизов, Руслан Садров, Илнар Байназаров, Денис Арсланов, Айрат Халиков, Дамира Сәетова, Гөлназ Мөхәммәдиеваның исемнәрен дә яңгыратты бу конкурс. Анда катнашучы яшьләр сәхнәдә бер балкый да югала, дигән сүз түгел. Оештыручылар берсен дә күз уңыннан төшерми. Теләкләре булган һәркайсын чараларда катнашырга чакырып торалар.


Яшьлек дәрте таулар актарыр
Студентлар арасында популярлык яулаган “Ягымлы яз” конкурсы “Азатлык” тырышлыгы белән матур гадәткә әйләнә. Ел саен студент кызлар һәм егетләр җыр, бию, нәфис сүз, композиция өлкәсендә көч сыный. 1997 елда “Ягымлы яз”да катнашкан 22 студент арасында Лилия Биктимерова, Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Диникеева, Мөдәрис Газетдинов чыгыш ясаса, бүген алар
танылган артистларга әйләнде.
“Ягымлы яз-97” фестивале кысаларында Казанда үткән “Туган тел” конкурсында Илһам Вәлиев җиңүгә ирешкән иде. Аның исеме халыкка яхшы таныш.
Рәссамнарның “Чыңгызхан” иҗади төркемен оештыру уе да “Азатлык” татар яшьләре берлегендә туа. Моннан тыш, Корбан бәйрәмнәре, Өлкәннәр көне, кечкенәләр өчен Чыршы бәйрәмнәре үткәрелә. Тукай көннәрен истә калырлык итеп оештырырга тырышалар. Укучылар арасында Тукай иҗаты буенча иншалар, рәсемнәр конкурсы игълан итеп, җиңүчеләрне Уфага чакырып бүләклиләр.
Шул ук чорда “Дуслык маршлары” оештырыла. “Азатлык” яшьләре һәр районга кереп, концертлар куя-куя, Казанга сәяхәт оештыралар. Кушнаренко, Дүртөйле, Илеш, Актаныш, Мамадыш....
Татарча КВН үткәрү идеясенә өлкән буын вәкилләре бераз шикләнеп, көлемсерәп карый. Әмма шундый чаралар аша яшьләрдә телгә мәхәббәт уяна түгелме соң? Кайчандыр КВНда катнашып йөргән егетләр бүген Америкада үзләре сабантуйлар оештыра икән, димәк, ул чаралар юкка үтмәгән.


Оешма үсеш алган чор
“Азатлык” башлангыч биргән зур чараларның тагын берсе – Болгарга сәяхәт. 1991 елның сентябрь башында ике пароход белән килгән 300гә якын кеше Болгар ярына аяк баса. Уфадан гына түгел, Башкортстанның төрле районнарыннан җыелган була халык. Шуннан соң елына өчәр тапкыр теплоходта сәяхәт оештыралар. Һәм бу чара беркайчан да керем алу максатында
эшләнми. Хәтта, киресенчә, кайчак чыгымнар күбрәк булып китә.
1995 елда Алтын Урда дәүләтенең 750 еллыгына багышланган күләмле чарада, Татарстан Фәннәр академиясе белән элемтәгә кереп, конференция үткәрәләр. Ул Казанда башлана. Теплоход белән Уфадан Казанга барып, галимнәрне алып, Әстерханга юлланалар. Һәр пристаньдә очрашулар, концертлар оештыралар. “Азатлык” бу вакытта илдә иң көчле милли оешмалар сафына чыга. Аның каршында “Нурлы” төрки телле яшьләр иҗади үзәге төзелә.
“Азатлык нуры” исемле үз гәзитләрен чыгаралар. Тәүдә аның баш мөхәррире Наил Мөхәммәт булса, соңрак редакцияне Рамил Чурагол җитәкли. Штатта фотохәбәрче дә була. “Азатлык” берлеге үзенең концерт бригадасын да оештыра. Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Нур” клубын ачалар.
Үзәк диния нәзарәте белән дә һәрвакыт бәйләнештә булып, авыр чакларда нәзарәткә терәк булырга тырышалар.
“Бер карасаң, “Азатлык” бәләкәй генә бинада урнашкан иде. Ә эченә керсәң, тормыш кайный. Секретарьләр “тык-тык” нидер җыя. Журналистлар йөгерешә-йөгерешә “Азатлык нуры” гәзитен чыгара. Бер бүлмәдә музыка яңгырый – анда репетиция бара. 
"Кайный иде тормыш. Без дәүләт күләмендәге оешма идек. “Без” дип әйтәм, чөнки БДУны тәмамлаганның икенче көнендә мине “Азатлык”ка эшкә алдылар. Ул чактагы Яшьләр эшләре буенча министрлык җитәкчесе Ринат Фәрхетдинов, уку йортына хат җибәртеп, эшкә чакырды. Мин шунда хезмәт хакы алып эшли башладым”, – дип бәян итә Зәлия Ахунова.
1998 елда Татар иҗтимагый үзәгенә рәис итеп сайлангач, Заһир Хәкимов “Азатлык” берлегеннән китә. Бу көннәрдә районнардан делегатлар һәм чит төбәкләрдән кунаклар катнашлыгында утырыш уза, ә кичен Спорт сараенда яшьләр өчен дискотека үтә. 
1998-2006 елларда берлекне Зәлия Ахунова җитәкли.

Эльмира ИБРАҺИМОВА.

 

***
Рәмилә ГАБДУЛЛИНА, Башкортстан Татар яшьләре берлегенең элекке җитәкчесе: “2012 елда Бөтендөнья Татар яшьләр форумында илле делегат катнашкан идек. Форумнан соң өч кеше эшкә тотынырга теләк белдерде. УДАТУның тулай торагында Кызыл почмакта татар студентларын җыеп, очрашулар үткәрә башладык. “Котлы булсын күлмәгең” этнопроекты БДПУда башлангыч алып, Башкортстан районнарында да таралып китте. Татар яшьләр форумы белән берлектә ифтар кичәсе ике республика арасындагы дуслык күперләрен ныгытуга бер адым булды. Уфа югары уку йортлары студентлары арасында оештырылган “Табышмак-фест”та яшьләр Уфа тарихы буенча четерекле сорауларга җавап эзләде. 2016 елда исә УДАТУ базасында югары уку йортлары студентлары арасында “Татар егете” бәйгесе узды. Бу чаралар республикда татар яшьләре өчен бердәнбер булган “Яшь балкыш” телетапшыруында яктыртылды”.


Диана ЙОСЫПОВА, “Аулак” татарча фатирник проекты җитәкчесе, УФһТУның 4 курс студенты: “Туймазы районының Тукай авылында туып-үстем. Туймазы педагогия көллиятен тәмамладым, әлеге вакытта УФһТУның татарурыс бүлегендә укып йөрим. Туган телем, милли мәдәниятебез белән кечкенәдән үк кызыксынам. Көллияттә укыганда “Җидегән йолдыз” татар вокаль ансамбленә йөри идем, унике яшьтән “Сәләт” лагеренда ял иттем. Җәйге каникулда Туймазы районының “Бабай утары”нда “Алга” тәрбия һәм ял лагеренда тәрбияче булып эшләп йөрим.
Уфага укырга килгәнче үк татар яшьләре оештырган фатирниклар турында белә идем. Аларның тарихына килгәндә, беренче фатирник 2016 елның 12 ноябрендә үткән. Альбина Гыйльданова, Җәмилә Зарипова, Альбина Мөхәммәдиева тәүге оештыручылар була. Мин Альбина Гыйльдановага ярдәм итешеп й өрдем. Ул бала багу ялына киткәч, оештыру эшләрен миңа тапшырды.
Фатирникта татар яшьләре очрашып аралаша, сөйләшә. Арада студентлар да, эшләп йөрүчеләр дә бар. Айга бер тапкыр җыелырга тырышабыз. Моның өчен Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге бүлмәсендә мөмкинлекләр тудырылган.
Кемгә нәрсә кызык булуын белешәбез, сорашабыз. Гадәттә, баян, гитара була, татарча караоке җырлыйбыз, милли ризыклар белән чәй табыны корабыз. Җәен саф һавада да җыелырга мөмкин. Сентябрь аенда татарча квест оештырабыз, ягъни Уфа үзәгендә берничә ноктада (мисалга, М. Гафури музее, Ш. Бабич һәйкәле, Г. Тукай яшәгән йорт һәм башкалар), иң ахырда вәкиллек бүлмәсенә җыелабыз.
“Мырлыйк әле, җырлыйк әле” чарасы, кинокичәләр (татарча фильмнар буенча фикер алышу), “Серле Кыш бабай” уеннары үткәрелә. Башкортстанда үтәчәк Татар яшьләре көннәренә,
Бөтендөнья татар яшьләре форумына, Ижевскида узачак яшьләр слетына барырга әзерләнәбез”.

"Тулпар", 2024, № 3, 72-74 б.

11-12 июльдә Башкортстанда “Татар яшьләре көннәре” форумы үтәчәк
11-12 июльдә Башкортстанда “Татар яшьләре көннәре” форумы үтәчәк
11-12 июльдә Башкортстанда “Татар яшьләре көннәре” форумы үтәчәк
11-12 июльдә Башкортстанда “Татар яшьләре көннәре” форумы үтәчәк
11-12 июльдә Башкортстанда “Татар яшьләре көннәре” форумы үтәчәк
11-12 июльдә Башкортстанда “Татар яшьләре көннәре” форумы үтәчәк
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: