Барлык яңалыклар
Замандаш
26 Май , 12:36

Бәйрәмдә балалар фестивале гөрли

Фестиваль кысасында Русиянең милли мәдәниятләре традицияләренә багышланган иҗади программасы кысаларында төрле темаларга осталык дәресләре һәм чыгышлар үткәрелә.

Бәйрәмдә балалар фестивале гөрли
Бәйрәмдә балалар фестивале гөрли

Менә инде өченче көн Уфада “Китап-Байрам” китап ярминкәсе бара. Аның кысасында көн саен балалар әдәби фестивале уза.  XII балалар  танып белү, осталыкны үстерү һәм гамәли әдәбият фестивале “Укы! Булдыр! Эшли бел! Якты яшә!” дигән девиз астында үтә.  Чараны Русия Федерациясе Цифрлы үсеш министрлыгы ярдәме белән “ФОРМАТ-М” нәшрияты оештыра. “ФОРМАТ-М” нәшрияты  балалар укуын, гаилә иҗатын һәм кул эшләрен балаларны тәрбияләү һәм үстерүнең традицион ысуллары буларак актив пропагандалый. Китаплар һәм журналлар чыгарудан тыш, редакция шулай ук оффлайн һәм онлайн фестивальләр оештыра. Шул исәптән кул эшләре осталары, гамәли иҗат педагоглары һәм язучылар белән очрашулар  уздыра. Шулай ук фестивальдә викториналар һәм күргәзмәләр дә үтә. Быел “Укы! Булдыр! Эшли бел! Якты яшә!” фестивале китап ярминкәсенең төп темасы булган – халыклар Дуслыгы әдәбият дуслыгына багышланган.

Фестиваль кысасында Русиянең милли мәдәниятләре традицияләренә багышланган иҗади программасы кысаларында төрле темаларга осталык дәресләре һәм чыгышлар үткәрелә. Чакырылган язучылар фестивальгә һәм ярминкәгә килүче яшьләрне төрле телләрдә басылган китаплар белән таныштыра. Төрле техникада эшләү күрсәтелә (мамык уенчык, әвәләү, пластилинография, тегү, квиллинг, традицион булмаган һәм классик рәсем, тукыма белән эшләү, декорацияләү һ.б.). Осталык дәресләре Башкортстан символларына, Пушкинның китап персонажларына һәм әкиятләренә багышланган.

 

Фото: kitap-bayram

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: