Барлык яңалыклар
Замандаш
26 март , 15:22

”Заман авазы” конкурсы җиңүчеләре билгеле

Илсөярлек темасына иҗат ителгән иң уңышлы әсәрләрнең авторлары кем?

”Заман авазы” конкурсы җиңүчеләре билгеле
”Заман авазы” конкурсы җиңүчеләре билгеле

Узган ел Башкортстан Язучылар берлеге Башкортстан Башлыгы грантлары фонды ярдәме белән һөнәри язучылар арасында патриотик әсәрләргә “Заман авазы” дигән конкурс игълан иткән иде. Башкортстанның Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов әйтүенчә, бәйгегә рус, башкорт һәм татар телләрендә язылган 205 әсәр тәкъдим ителгән. Җиңүчеләрне бүген Уфа Фән һәм технологияләр университетының актлар залында котладылар. Конкурсның бүләк фонды да саллы. Җиңеп чыккан ун язучының әсәрләре “Инеш” нәшриятында дөнья күрәчәк.

Конкурсны йомгаклау тантасында Башкортстанның Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, республика Башлыгының патриотик тәрбия буенча киңәшчесе Валентин Солодовник, мәдәният министры урынбасары Илнур Мөхьянов, Башкортстан Башлыгы грантлары фондының генераль директоры Люция Сәйфуллина, Татарстанның “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, Чувашстанның “Хыпар” нәшрият йорты директоры-баш мөхәррире вазифасын башкаручы Дмитрий Моисеев, УФһТУның башкорт филологиясе, көнчыгышны өйрәнү һәм журналистика факультеты деканы Гөлфирә  Абдуллина тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясады. Чараны Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Тәнзилә Дәүләтбирдина алып барды.

Русия Язучылар берлеге сәркатибе Мамед Хәлилов үзенең Башкортстанга дүртенче тапкыр килүен, Башкортстан Язучылар берлегенең эшчәнлегенең үсеш кичерүен, Башкортстан мәдәниятенең Русия империясе таҗында иң затлы бер алмаз булып балкуын ассызыклады. Аның фикеренчә, соңгы чорда төбәктә тәрҗемә эше яңарыш ала, Башкортстан иҗатчыларының әсәрләре “Литературная газета”, Русия әдәби журналлары битләрендә дөнья күрә, шул рәвешчә илдә таныла бара. Алдагы максатларның берсе буларак, туган телне яхшы белгән тәрҗемәчеләр әзерләү кирәклеген дә билгеләде ул.

 

Җиңүчеләр

Шигъри әсәрләр:

1 нче урын – Лариса Абдуллина (150 меңлек сертификат);

2 нче урын – Зөһрә Котлыгилдина (100 меңлек сертификат);

3 нче урын – Александр Хватков (50 меңлек сертификат).

Күләмле чәчмә әсәрләр:

1 нче урын – Мәүлидә Әхмәтҗанова (200 меңлек сертификат);

2 нче урын – Гүзәл Ситдыйкова (150 меңлек сертификат);

3 нче урын – Айбулат Чәчәнбаев (100 меңлек сертификат).

Хикәяләр:

1 нче урын – Миләүшә Каһарманова (150 меңлек сертификат);

2 нче урын – Фәрзәнә Акбулатова (100 меңлек сертификат);

3 нче урын – Зөлфирә Казакбаева (50 меңлек сертификат).

Балалар өчен иң яхшы әсәр:

Рәмзәнә Әбүталипова (150 меңлек сертификат).

***

“Мәскәү кызы” романы авторы белән күләмле чәчмә әсәр язучылар арасында җиңеп чыккан  Мәүлидә Әхмәтҗанова, бәйгене оештыручыларга рәхмәт белдереп, залдагы студентларга, яшьләргә болай дип мөрәҗәгать итте: “Борынгы Греция бик бай ил булып, аның  бихисап кораблары булган, ул корабларның бүген эзе дә юк. Әмма сукыр Гомәр язып калдырган кораб исемнәре тарихка уелган”.

Әйе, әдәбиятның җәмгыяттә тоткан урыны зур. Зур сынаулар чорында исә шагыйрь һәм язучыларның ихлас сүзе аеруча әһәмияткә ия. “Заман авазы” әдәби бәйгесе нәкъ шундый әсәрләрне игътибар үзәгенә чыгарды да.

”Заман авазы” конкурсы җиңүчеләре билгеле
”Заман авазы” конкурсы җиңүчеләре билгеле
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: