Күптән түгел булган ике вакыйга мине нык уйланырга мәҗбүр итте. Бер билгеле язучының юбилее зурлап билгеләнде, ул үзенә берсеннән-берсе әйбәт бүләк китерүләрен оештырды. Тырышлыгы бушка китмәде: шәһәр-районнар, төрле оешмалар бишәр-алтышар камера, телевизор, тагын әллә күпме шундый әйберләр бүләк итте. Язучы шуларны күреп бик куанды, башкалар, шул исәптән мин дә, аннан көнләштек. Ярты ел да узмады, барысын да хәйран калдырып, теге язучы мәрхүм булды, тырышып оештырган бүләкләре торып калды.
Икенче бер түрә тирә-юньне дер селкетеп, кешеләрне җәберләп яшәде. Гади кешеләр аннан курка, хәйләкәрләр ялагайлана иде. Дөнья кендеге кебек яшәгән бу түрә дә дөньядан китеп барды.
Бу ике үлем мине нык тетрәндерде. Уйлап карасаң, Аллаһы Тәгалә бу дөньяда без сокланган, табынган бар нәрсәнең вакытлы икәнен, күп тә үтми юкка чыгачагын, аңа ябышырга, мөкиббән китәргә ярамаганын күрсәтә. Без иртән генә сокланып, авыз суларын агызып “тәмле дә тәмле” дип ашаган ризыгыбыз ярты тәүлектән соң нәҗескә әйләнә. Аллаһы Тәгалә безне искәртә: безнең бүген сокланган, яраткан, табынган барлык әйберләр, вакыты җиткәч, әнә шулай чери, сасый, юкка чыга. Ә без, акылсызлар, шуның өчен көчебезне сарыф итәбез. Ул көчне вакытлыча әйберләргә түгел, мәңгелек кыйммәтләргә юнәлтсәк икән.
Фото: freepik.com