"Зөһрә Ансари кызы "Кызыл таң" редакциясендәге иң тыйнак затларның берседер ул, мөгаен. Көлемсәр карашлы, ак йөзле, җыйнак, зифа гәүдәле Зөһрәне коридорда да күрмәссең, тавыш-тынын да ишетмәссең. Ул башкалардан шуның белән дә аерылып тора: Таҗик СССРында, Гиссар поселогында туып үскән, өстәвенә, игезәк сыңары.
Таҗикстанда туса да, тамырлары белән әти-әнисенең туган районы Чакмагышка барып тоташа. Совет елларында көньяк республикаларга дулкын-дулкын булып юлланган милләттәшләребез арасында Зөһрәнең әтисе Ансари абый һәм әнисе Маһинур апа да була. Алар 60нчы елларда эш эзләп, Урта Азия тарафларына юл ала. Биредә өйләнешәләр, биш балага гомер бирәләр, берсе кечкенәдән үк вафат була. 90нчы елларда алар яшәгән төбәктә милләтара чуалышлар башлана. Ярыйсы ук көйләнгән тормыш пыран-заран килә. Эш урыны югалу, акчасызлык бер хәл – илдә фетнә, урамга чыгу да куркыныч була башлый. Һәм аларның гаиләсе туган якларга кайтып сыенырга карар итә. Иң тәүдә балаларның өлкәне – Клара Бүздәк районы Кәпәй-Кобау авылына урнаша: шушы авыл егетенә кияүгә чыга, һөнәре буенча эш таба – мәктәпкә урнаша. Инглиз теленнән башка бөтен фәннәрдән дә укыта ала ул. Аның артыннан игезәкләр Фатыйма белән Зөһрә, әти-әниләре һәм Айдар да юлга чыга. Торган йортлары юк кына бәягә сатыла, искиткеч матур еллар, әкияти гүзәл табигать, кайнар көньяк кояшы, ак түбәле биек таулар артта кала.
Әйтергә кирәк, Зөһрәдә дә, бүтән хезмәттәшләрендәге кебек үк, үткәннәрне сагыну хисе көчле. Хәтта аның иң яраткан сайтлары да көнчыгыш мәдәнияте турында.
– Көньяк республикалар совет чорында алтын төбәк иде, – ди ул. – Азык-төлеккә бәяләр түбән, кием-салым, товар күп иде. Әмма сугыш кабынгач, боларның барысы да кинәт юкка чыкты. Белгечләр күчеп китте, завод-фабрикалар туктап калды.
Игезәк кызлар икесе дә Башкортстан дәүләт университетын тәмамлаган. Фатыйма – математика, ә Зөһрә география факультетында белем алган. Алар укып беткән чорда, моннан ике дистә ел элек, верстка буенча инженер һөнәре барлыкка килә, һәм алар икесе дә язмышларын полиграфия өлкәсе белән бәйли.
– Алдан Фатыйма йөрде, – ди Зөһрә. – Ул миңа караганда үткеррәк, лидер сыйфатларына ия. Кечкенә чакта безне бер-беребездән аерып ала алмыйлар иде. Әле инде төс-кыяфәттә үзгәрешләр барлыкка килә. Аның чәче озын, минеке – кыска, мәсәлән. Ә, гомумән, игезәк туганың булу – шулкадәр шәп! Ул сине күз карашыңнан, сулыш алуыңнан аңлый, аның белән бөтен эч серләреңне яшерми бүлешә аласың. Фатыйма иҗатта да миннән көчлерәк. Ул бүген дизайнер булып эшли, Уфа урамындагы реклама баннерларның шактый күбесе – аның иҗат җимеше, Уфа шәһәренең тарихи открыткалары сериясен иҗат итте. Миңа исә "Кызыл таң"да верстка төркемендә эшләү бик ошый. Без яңалыкның эчендә кайныйбыз. Көн дә яңа язмалар кереп тора, яңа рубрикалар пәйда була, аларның бизәлеше дә, гәзит үзе дә һәрдаим үзгәрештә – ул гүя тере организм кебек. Өстәвенә, полиграфия өлкәсе техник яктан искиткеч алга китте, макет эшләүдә, фоторәсемнәрне эшкәртүдә, текст бирелешендә мөмкинлекләр чиксез. Дөрес, җаваплылык көчле. Гәзитнең һәр битенә, басмага китәр алдыннан 5-6 кеше үз имзасын куя.
– Син читтә урыс телендә укыгансыңдыр. Татарча текстлар белән эшләве читен түгелме соң? – диюемә Зөһрә, гадәтенчә, тыйнак итеп елмая:
– Ул – бит минем туган телем, әти-әниемнең теле, кечкенәдән колакка, күңелгә сеңгән тел! – ди. – Әнинең, картәнинең чигү үрнәкләрен кадерләп саклыйм. Алардан җылы дулкын бөркелгән кебек. Шулай да музыканы чит илнекен тыңларга яратам. Дөнья классикасын, яңа китапларны укып барырга тырышам. Кызганыч, китапханәләрдә фондлар искереп бара, яңа китаплар аз кайта, кибеттләрдә кыйммәт, шуңа күрә интернет аша заказ бирәм. Кызым Камилла да укырга бик ярата. Соңгы укыган әсәрләремнең берсе – Маркус Зусакның "Книжный вор" романы булды. Әйткәндәй, кызым минем юлны сайлады – Уфа полиграфия училищесына укырга керде. Әтисе Шамил исә милициядә эшләде, тумышы белән Чакмагыш районыннан".
("Кызыл таң" гәзитендә (12.01.2017) дөнья күргән "Күз нурын түгеп, йөрәк җылысын биреп..." дигән мәкаләдән өзек.)
Зөһрә Ансари кызы Ханмурзина белән хезмәттәшләре Уфада 4 мартта хушлашты. Мәрхүмәнең җәсаде Бүздәк районының Кәпәй-Кобау авылында җирләнде.