Барлык яңалыклар
Замандаш
20 февраль , 10:05

“Моңлы бер җыр калдырасым килә сезгә...” (2)

“Кешесез тора алмыйм”, – ди ул...

“Моңлы бер җыр калдырасым килә сезгә...” (2)
“Моңлы бер җыр калдырасым килә сезгә...” (2)

(Ахыры.)

Җырчы булып китмәвегезгә
үкенмисезме?” дигән сорауга Роза ханым катгый итеп: “Үкенмим!” – дип
җаваплый. Чынлап та, үкенерлек түгел: мәхәббәтле
гаиләдә туган балалары игелекле, тормышта үз юлла-
рын тапканнар. Улы Наил урман хуҗалыгында эшли, ки-
лене Зилфира Даян Мурзин исемендәге күппрофильле
колледжда тарих укыта. Кызы Римма – югары белемле
фармацевт, даруханәдә эшли, кияве Радим – районның
баш зоотехнигы. Төпчеге Элиза күппрофильле коллед-
жда информатика укытучысы, иптәше Амур өлкәсенә
йөреп, инженер булып эшли. Роза ханым бүген алма-
дай җиде оныкның яраткан картәнисе.
Һөнәре яраткан шөгыле җыр, музыка белән бәйле
булган. Һәм беркайчан да өмет өзмәскә, соң дип
үкенмәскә кирәклеген ул үз мисалында раслаган:
көйләре, чишмә кебек атылып чыгып, ил-көнгә тарал-
ган, исеме көннән-көн ныграк таныла бара. Җырчылар
яңа җыр сорап мөрәҗәгать итсә, шагыйрьләр үз
әсәрләрен бирә.

Мәсәлән, Казанда чыгыш ясаганда,
Рәфыйга Усманова сүзләренә язылган “Шәм” җырын
ишеткәч, Рәфкать Шаһиев аны эзләп килә һәм үзенең
“Бер җыр калдырасым килә сезгә” дигән шигырен
тәкъдим итә. Бу сүзләргә язылган әсәр шактый попу-
ляр булып китте, шулай ук “Тулпар” журналының Интер-
неттагы иҗтимагый төркемнәрендә яратып тыңланды.
“Шәм” җыры да аны үзе эзләп тапкан. Бу шигырьне
Рәфыйга Усманова якташы Рифат хәзрәтнең яшьли
ахирәткә күчкән хатыны Розалия истәлегенә язган бул-
ган һәм аны Роза ханыма тәкъдим иткән. Кайтып, бе-
ренче юлларын укып карауга ук матур көй туа. Бу җыр
2022 елда районда “ел җыры” исемен яулый һәм Куш-
наренко район телевидениесе видеоклип та төшерә.
Рәфыйга Усманова (“Иңгә-иң”, “Каен җиләге”, “Аклан”,
“Улларыбыз бүген ил сагында”), Тәнзилә Назарова-
Исәнбирдина (“Балаларым – балларым”), Нурлан
Ганиев (“Уйлану”), Флүр Абдракыйпов (“Сабырлык”,
“Резеда”, “Яшәү – бүләк”, “Буран”), Фәүзия Гайзаман
(“Сәхибҗамал”, “Иман юлдаш булсын”, “Сөеп-сөелеп
яшә”, “Кар бөртекләре”), Фаил Әлимов (“Ак калфак”,
“Туган авылым”, “Туганнардан артык дусларым бар”,
“Каз өмәсе”), Фәйләс Муллагалиев (“Әйләнәм дә кай-
там”, “Өзелгән өмет”, “Мәңгелектән кайтулар юк”,
“Эх, яшь чаклар, матур чаклар”) һәм башкаларның
шигырьләренә көйләр языла. Соңгы чорда җырчылар
Рәфис Хөснетдинов, Илнур Вәлитов белән уңышлы
хезмәттәшлек итәләр. Аранжировкалаучы Фидус Са-
финга да бик рәхмәтле Роза ханым, яңа көйләрне,
җырларны яздырырга нәкъ аңа мөрәҗәгать итә.
Аның янә бер холык сыйфаты – ул да булса кеше сөю.
“Кешесез тора алмыйм”, – ди ул. Күмәк гаиләдә үскән,
һөнәре дә балалар, кеше арасында булган. Һәм бүген
дә моңлы көйләре белән иҗатташ дуслары, тамашачы
күңеленә юл саба.
Тукмаклы авылында 2017 елда “Ак калфак” вокаль
ансамбле оешкан. Аның унбиш әгъзасы (Тәслимә Ал-
манаева, Зилена һәм Розалия Садретдиновалар, Ил-
нура, Иркә (аңа ун яшь), һәм Ленур Әхтәмовлар, Фаил
Әлимов, Раил Басыйов, Нурия Шәймөхәммәтова, Зилә
Халитова, Ирина һәм Илфир Әюповлар, Флүзә Хафи-
зова, Рамил Басыйров) бик актив, җәһәт кенә җыелып
алып, тиз арада концерт яисә ниндидер чара оештыры-
га мөмкиннәр.
Дин сукмагы шулай ук аралашу, җәмәгать белән
бергә булуның бер юлы. Районда беренчеләрдән
булып (1996 елда) салынган “Корбанбикә” мәчетендә
соңгы елда укулар оештырылган, унике хатын-кыз
анда дин сабаклары ала, дини бәйрәмнәрне күмәкләп
үткәрәләр, мөнәҗәтләр әйтәләр, мәчет ихатасында
чәчәкләр үстерәләр.
“Мин гадәти тормыш белән генә яши алмас идем”, –
дип серен ача Роза ханым. Бакча, мал-туар, дөньяның
башка вак-төяк мәшәкатьләре миңа кызык түгел.
Күңелем моң дәрьясына ашкына, шунда гына үземә ты-
нычлык, рухи канәгатьләнү табам”...
Һәм ул җырга күчә:


Бер җыр калдырасым килә сезгә,
Отып калып, җырларга дип түгел –
Бары тыңлар өчен дәшми генә
Бушап калган чакта моңсу күңел...
Бер җыр калдырасым килә сезгә,
Уйланырга, йомгаклап алырга,
Таң яктысын, шәфәкъ кызыллыгын
Тәү күргәндәй карап таң калырга.
Бер җыр калдырасым килә сезгә,
Җылы бирсен өчен җаныгызга.
Мәңгелектән кайта алсам иде,
Шул җыр булып сезнең яныгызга.


Рәфкать Шаһиев сүзләренә язылган бу җыр, чыннан
да Роза ханымның күңел торышын ачып бирә кебек.
Күренекле дин эшлеклесе Мөхәммәт Галләм, җырны
тыңлап, тәэссоратларын юллаган: “Рәхмәт, туганым.
Йөрәкнең нечкә кылларын тибрәндерерлек җыр иҗат
иткәнсең. Сүнмичә, сүрелмичә иҗат итеп яшик. Җанга
рәхәт, тәнгә сихәт бирүче җыр бу”.
Моңдашы Дилә Булгакова да ахирәте турында югары
фикердә: “Роза Якупова иҗатының нигезендә моң
ята. Гомер буе моң яраттым. Мин җырламыйм, әмма
эчке дөньямда – моң диңгезе, шуннан илһамланып
шигырьләр, нәсерләр, хикәяләр иҗат итәм, ул миңа көч
бирә. Роза белән танышуыма шатмын. Бик күп уртак
җырлар иҗат иттек. Аллаһ Тәгаләдән бирелгән көч ул
– иҗат. Аллаһ бирмәсә, әллә ничек кенә теләсәң дә
язып булмый, акчаларга да сатып алып булмый. Роза
– кеше буларак та ипле, кешелекле, кечелекле. Очра-
клы туры килү микән: кызларымның да берсенең исеме
– Роза, Роза Сәхәветдинова белән заманында байтак
җырлар иҗат иттек. Әйләнә-тирәмдә – әнә күпме рау-
залар! Йөрәк түремдәге бакчам чәчәк ата, анда кошлар
сайрый, күбәләкләр оча... Пәйгамбәребезнең сөйгән
гөле рауза гөле булган. Раузаларны елатырлык көйләр
язган ахирәтем Роза Якупова бар. Таҗларына кырау
төшмәсен, усал күзләр тимәсен! Дөньясы җырлы,
җылы, кояшлы булсын! Дөнья җырлый, агачлардагы
һәр яфрак җырлый – аны тыңлый, ишетә белергә генә
кирәк”.
“Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул,
шагыйрь ул”, – дип, Тукаебыз хак әйтә. Халкыбызның
моңлы чишмәләре киләчәктә дә тирә-юньгә ямь,
күңелләргә дәрт, шифа биреп аксын да аксын әле!
Дилбәр БУЛАТОВА.

 

РОЗАГА

Исемең дә чәчәк синең,
Бер гөл сыман үзең дә.
Гомер арбаң тәгәрәсен,
Балкып ян син көзен дә.
Соклангыч син бөтен яклап
Гармония тоташтан!
Синең жаның Күгебезнең
Илһамына тоташкан!
И тавышың, и моңнарың!
Былбыллар авазымы?
Тормышның әрнү-сагышын
Эретер дәвасымы?!
Берчә Фәридә кебексең,
Әлфиядәй берчә син.
Сихри өн-авазың белән,
Моңың белән үзгә син.


Рәфыйга УСМАНОВА.

“Моңлы бер җыр калдырасым килә сезгә...” (2)
“Моңлы бер җыр калдырасым килә сезгә...” (2)
“Моңлы бер җыр калдырасым килә сезгә...” (2)
“Моңлы бер җыр калдырасым килә сезгә...” (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: