Кара урманнарда, кеше аягы басмаган тын аклан-
нарда ни бар? Кышның калын көртләре, яз-көзләрнең
яңгырлары иңгән, җәйнең хуш исле чәчәкләре,
кош сайраулары сеңгән серле, көчле дым бар. Шул
сихри дым җирнең калын катламнары, печәннәре-
чирәмнәре, комнары-балчыклары аша сөзелеп үтә
дә аулак бер уйсулыкта тыелгысыз чишмә булып
атылып чыга.
Үзешчән композитор Роза Якупованың гадәти
булмаган иҗаты да әнә шул чишмәгә охшаш. Аның
да моңы озын-озак еллар күңелендә бөреләнә
һәм җиденче дистәне тутыргач кына халыкка
чыгып, дөньяга тарала. Ул үзе дә безнең туган
төбәкләребездә бихисап күп булган тәмле сулы
көмеш чишмәләр сыман тыйнак һәм көчле.
Туган ягы, ягъни Кушнаренко районының Иске
Тукмаклы авылы халкының күңел кичерешләрен,
өлкәннәрнең моңнарын хәтеренә бикләп үсә Роза.
Әнием үтә дә намуслы коммунист иде, дип хәтерли
ул. Мине тапкач, 1948 елның 25нче июне була бу, кар-
шыда яшәгән укытучы апа күчтәнәчкә ярты икмәк һәм
бер тозлы балык керткән. Өебездә шуннан башка ашар
ризык булмаган. Ә бит әнием ындыр табагы мөдире
булып эшләгән. Шуңа карамастан, күмәк малның
бөртегенә дә тимәгән. Үзе кешеләргә карата бик
рәхимле булган. Ачлыкка чыдый алмыйча бер учмы,
ике учмы ашлыкка кул сузучыларны күрмәскә тырыш-
кан, соңыннан күпләр: “Синең аркада ач үлемнән кал-
дык”, – дип әйткән аңа. Әтисе почта начальнигы булып
эшләгән, тавышы көчле, матур, табыннарда үтә дә
моңлы итеп җырлаган. Клубта “Галиябану”ны куйсалар,
ул Хәлил булып уйный, Карчык, ягъни Галиябануның
әнисе ролен, хатыны башкарган. Розага: “Миңа “Уел”ны
җырлап күрсәтерсең әле, кызым”, – дия торган була.
Әмма аның бу җырны әтисенә җырлап күрсәтергә ба-
тырчылыгы җитми.
Роза кечкенәдә картәнисендә үсә, бер-берсенә
иптәш булалар. Әнисенең сеңлесе кияүгә чыкмаган,
комбайнчы булып эшли. Әби белән кызчык көн дә аңа
яланга төшке аш илтә баралар. Картәнисе оныгына
догалар, үзе белгән җырларны өйрәтә. Иң беренче
өйрәнгән җырын Роза апа әле дә хәтерли:
Өйдә мине әтием дә,
Әнием дә сөяләр,
Син бит инде зур кызыбыз,
Үстең инде, дияләр...
Сепараторга килгән хатын-кызларга “Сак-сок” бәетен
көйли, алар тыела алмыйча мышык-мышык елыйлар.
Кызчык аптырый, ник елыйлар икән, ди. Бу хәл гомер
буена дәвам итә, ул җырлаганда тамашачыларның
еламый калганы юк. Һәм ул шуннан башлап гел җырлап
кына йөри, дисәң дә була. Мәктәптә, клубта үткән
бөтен чараларда катнаша. Пионервожатыйлар аңа
килеп җыр өйрәнә торган булган, чөнки яңа җырны бер
ишетү белән тиз үк отып ала торган сәләте бар. Аеру-
ча Фәридә Кудашева һәм Әлфия Афзалова җырларын
яратып тыңлый кыз, аларның бөтен репертуарын ди-
ярлек яттан белә. Кызу темптагы җырларны өнәми,
кечкенәдән салмак, озын көйләрне үз итә. Ул үскән
елларда радиодан яңгыраган җырлар да бик сыйфат-
лы, аудиопластинкаларга яздыру өчен дә яхшыдан-ях-
шы әсәрләр сайлана торган булган. Әлфия Афзалова
башкара торган “Айлы кич” дигән җырны концертлар-
да сорап алып җырлаталар. Һинд җыры безнең татар
күңеленә сары май булып яткандыр, күрәсең.
Иске Тукмаклы урта мәктәбенең унбер сыйныфын
тәмамлагач, Уфаның музыка-педагогия училищесын-
да Фәнүнә Сираҗетдинова белән бер төркемдә укый.
Уку йортын 1972 елда тәмамлый. Эшкә тәкъдимнәр дә
була, әмма Роза гаиләне сайлый, туган авылына кай-
тып урнаша. 9нчы сыйныфтан ук яратышып кавыш-
кан хәләле Камил белән яшьли гаилә коралар. Уфада
укыган елларда уллары Наил, кызлары Римма дөньяга
килә. Төпчекләре Элизага – 37 яшь. Розаның апасы
Зәлфирә бәбидән соң өзлегеп вафат булгач, аның улы
Маратны да әнисе, туганнары бергәләп тәрбияләп
үстерешәләр.
48 ел гомер иткән хәләле Камил турында Роза ханым
зур дулкынлану белән бәян итә. Камил Абдулхак улы
көчле, егәрле шәхес була. БДУның тарих факульте-
тын тәмамлагач, Мәскәүгә аспирантурага керергә
дә уйлый, әмма ике бала бар, дөнья көтәргә кирәк.
Аны Кушнаренко районының Иске Кормаш мәктәбенә
директор итеп тәгаенлиләр. Янып-дәртләнеп эш-
кә тотына, бер елда мәктәп бинасы салдыра. Дүрт
елдан Талбазы мәктәбен җитәкли башлый. Бераздан
яшь гаилә туган авылларына кайта һәм гомерлеккә
шунда төпләнә. Иске Тукмаклы мәктәбе бу еллар-
да тирә-якта иң данлыклы мәктәпләрнең берсе була,
биредә көчле педагогик коллектив туплана. Камил
абый директор, укытучы булып эшли, колхозда парторг
та була. Тарих белән кызыксынуы гомер буе дәвам итә:
авыл, колхоз, мәктәп тарихы буенча дистәгә якын китап
яза. Авылда “парламент баш” дигән кушаматы булган
хәтта. 2009 елда алтмыш яшендә, Камил Әхияров
тәкъдиме белән, педагогика фәннәре буенча канди-
датлык диссертациясе яклый. 2013 елда ул инсульт
белән авырып китә. Роза апа урынга калган ирен өч
ел ярым бала урынына тәрбияли. Район үзәге Кушна-
ренко авылында төпләнгән балалары да әтиләре өчен
өзелеп торалар. Әмма җиде ел элек Камил ага вафат
була.
Ул авырган елларда Роза ханымның күңелендә
җырлар ярала башлый. Уена кергән көйне онытма-
ска тырышып, күңеленә сеңдерә. Авыру кеше янында
баянда уйнап, кычкырып җырлап булмый бит. Соңрак
инде телефонга яздыру мөмкинлеге барлыкка килә.
Гомере буена җыр белән яшәгәч, аның көйләр яза
башлавы гаҗәп тә түгел. Мәктәптә, интернатта музы-
ка укытучысы булып эшләп, концертларда, җәмәгать
чараларының уртасында кайнап яшәгән. Авыл зур,
җыр-биюле чаралар, төрле конкурс-фестивальләр күп
үткән. Мәктәптә дәрескә кергәндә дә үзен зур сәхнәгә
чыккан кебек хис итә Роза ханым.
Әмма күңелдә ургыган хис-тойгыларны булган
җырлар гына әйтеп бетерә алмый. Әнә шагыйрә
Дилә Булгакованың матбугат битләрендә басылган
шигырьләре үзләре көй сорап торган кебек. Һәм Роза
ханым шагыйрәне эзләп табарга карар итә. Биш ел
дәвам иткән иҗади дуслык, рухи бердәмлек җимеше
булып, дүрт дистәгә якын яңа җыр пәйда була. “Си-
рень”, “Җырлар белән”, “Пар күлләр” һәм башкалар...
Өч йөзгә якын җыр сүзләренең авторы, Уфа иҗади ин-
теллигенциясе белән даими аралашып яшәгән Дилә
Хәмзә кызының хуплавы, терәк булуы Роза Әхмәт кы-
зына дәрт, илһам, үз-үзенә ышаныч өсти.
Бергәләп конкурсларда катнашалар, Казан шәһәренә
сәяхәт кылалар. Рәшит Ваһапов исемендәге фондның
“Яңа татар җыры” фестивалендә өч ел рәттән катна-
шып, бүләксез калганнары юк. 2021 елда балалар өчен
“Җәй кызы” җыры – 1нче, 2022 елда Илнур Вәлитов
башкаруында “Пар күл” җыры – 2нче, быел Рәсәнә Мо-
стафина башкаруындагы “Балдаклы күл” җыры мах-
сус бүләккә лаек булган. Иҗади дуэт Рәшит Ваһапов
истәлегенә гимн да иҗат иткән. Әйткәндәй, легендар
якташыбыз, Бакалы районында туып-үскән Даян Мур-
зинга багышланган җырлары да уңышлы яңгырый, аны
Флүр Әбдиев оста итеп башкара. Моннан тыш, Роза
ханым – “Ике аккош” республика конкурсы лауреаты
(2021). Табиб һәм драматург Радик Нурлыгаяновның
быел “Яңа татар пьесасы” конкурсында 3нче урын
алган “Алтын нигезле авыл” пьесасына да җырлар яз-
ганнар.
(Дәвамы бар.)