Айдар Илдар улы ШАКИРОВ – Башкортстандагы яшь татар блогерларының берсе. Тумышы белән Дүртөйле районының Яңа Кәңгеш авылыннан булган 29 яшьлек блогер вахтада эшли. Әлеге көндә Уфада яшәп иҗат итә. Айдар Илдар улының блогы матур әдәбиятыбызның иң хисле, эмоциональ жанрына – шигърияткә багышланган. Үз аудиториясен ул заман шагыйрь-шагыйрәләре иҗаты белән таныштыра, күңел эретерерлек шигырьләре белән йөрәк дәвалый. Әйдәгез аның белән якыннанрак танышып үтик.
– Айдар, Сезнең белән танышыума бик шатмын, иҗатыгызны Интернет челтәрләреннән күзәтеп барам. Аллаһка шөкер, менә күрешергә дә насыйп булды. Укучыларыбызны үзегез белән таныштырып үтсәгез иде.
– Мин – гади авыл егете, әнием – урыс әдәбияты укытучысы, әтием гомер буе шофер булып эшләде, бертуган апам бар.
Балачагым бик матур үтте. Кечкнәдән актив тормыш алып барырга тырыштым: сәнгатькә гашыйк идем, спорт белән шөгыльләндем, төрле чара-бәйрәмнәрдә катнашып, авыл һәм мәктәп тормышы эчендә янып үстем. Бөтен нәрсә кызыксындыра иде мине. Мәктәпне тәмамлавымны гына көтеп торган Уфа үзенә тартып алды. Уфа дәүләт нефть-техник университетына укырга кереп, бакалавриат һәм магистратура тәмамлап чыктым. Студент чоры бик күңелле, мәшәкатьсез генә үтте дә китте, аны бары тик җылы истәлекләр белән генә искә алам. Университетны тәмамлагач, Себер тарафларына эшкә урнаштым, бүгенге көнгә кадәр вахта белән шунда эшләп йөрим. Күптән түгел генә Юлия исемле тормыш иптәшем белән гаилә кордык. Аллаһка шөкер, матур итеп яши бирәбез, әти-әнием дә исән-сау. Форсаттан файдаланып, биргән тәрбияләре, киңәшләре, ярдәмнәре, безне үстергәннәре өчен аларга зур рәхмәтләремне белдерәсем килә. Исән-сау гына булсыннар. Тормыш дәвам итә.
–Сезнең блог күбесенчә шигърияткә багышланган, балачактан сәхнәгә омтылгансыз, монда әниегезнең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булуы да зур роль уйнагандыр, мөгаен. Ә блогерлыкка беренче адымнар нинди булды соң?
– Әйе, чынлап та, иҗатка, сәхнәгә гашыйк булып үстем. 6 яшемдә сәхнә кочагына кердем, әле дә чыгып булмый, яратам. Артист булу – балачак хыялым иде минем. Әти-әни безне еш кына спектакльләргә алып бара иде, анда артист, актерларга сокланып карап утырам, минем дә алар кебек сәхнәдә балкыйсым килә иде. Үсә торгач, үзем дә төрле чараларда, бәйрәм-мәҗлесләрдә ешрак катнаша башладым. Технологик үсеш заманында яшибез, социаль челтәрләр популярлаша башлаган саен, андагы сәхифәмнең нинди булырга тиешлеге, халыкны нәрсә белән кызыксындыра алуым турында уйлана башладым. Шуны әйтәсем килә, балачакта мин шигырьләрне ул кадәр яратып укымый идем, заманча итеп әйтсәк, аларга акцент ясамый идем. Андый уйлар да юк иде.
Беренче адымнарга килгәндә, 2018 елда Интернетта шигырь уку, матур мәгънәле сүзләр, цитаталар урнаштыру популярлашып китте. Бу шаукым миңа да кагылмыйча калмады, урыс телендә шигырьләрне укып, яздыра башладым. Соңыннан шундый уй туды: “Нигә әле урыс теле соң, бәлки, миңа шигырьләрне туган татар телемдә сөйләргәдер?” Озакламый ниятемне чынга ашырырга керештем: тормыштан алынган шигырьләрне сайлап, мәгънәсен кешеләргә җиткерү, ишеттерү максаты белән социаль челтәрләремә куеп карадым. Һәм халыкка ошады, алар ничектер бик яратып каршы алды. Шунда аңладым: кешегә мондый сүзләр кирәк, шигърият аларга якын, җиңел аңлашыла. Үземә дә, аудиториямә дә ошый. Беренче адымнарым шулай җәй азакларында, 2018 елның август аенда ясалды, хәзер инде шигырь сөйләү хоббиема әверелде, яратып сөйлим, укыйм, бүлешәм.
– Чынлап та, Сез яздырган шигырьләр уйланырга мәҗбүр итә, актуаль проблемалар, мәсьәләләр күтәрә. Ә ул шигырьләрне ничегрәк сайлап аласыз соң? Шигырьдә иң беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәсез?
– Яхшы сорау. Күбесенчә мин шигырьләрне Интернеттан эзлим – төрле төркемнәрдән, социаль челтәрләрдән. Туганнарым, дусларым җибәргәләгән чаклар да булгалый, “менә укып кара әле, ошаса яздыр”, дип, авторлар үзләре дә җибәрергә мөмкин. Ышанып, үзләренең иҗат җимешләрен кулыма тапшыруларына мин бик рәхмәтлемен. Моны мин үз эшемнең күрсәткече буларак кабул итәм, авторларның шәхси мөнәсәбәте уңай, яхшы булуын күрсәтүче билге бу. Әсәрнең темасына килгәндә, үзем аңласам, күңелем аша үткәрә алсам, мин ул шигырьне укыйм. Моннан тыш тема тормыштан алынган, халыкка аңлаешлы, якын булырга тиеш. Кешеләргә гадилек ошый, артык чуарламыйча, “кеше телендә” язылса, шигырьгә чумуы җиңелрәк. Кәефкә карап язылган шигырьләр дә юк түгел. Кайбер табышларым 2-3 ел буена чират көтеп ятарга мөмкин. Менә бүген кирәк, андый шигырем бар иде бит әле, дигән уй белән урнаштырылган әсәрләр дә бар. Шигырь белән очрашканда, танышканда мин, иң беренче чиратта, үз хисләремә игътибар итәм. Әйтеп үткәнемчә, аларны үзем аша үткәрә алсам, үзем аңлаганны аудиториямә җиткерә алам дигән ышанычым булса, мин аларны сөйлим.
– Ә Сезгә нинди шигырьләр ныграк ошый?
– Миңа мәңге үлмәс, актуаль темаларга язылган, күпчелеккә аңлаешлы, якын булган, мәгънәле шигырьләр ошый. Мин сөйләгән әсәрләр күбесенчә уйландыра торган, күпләр еш кына “еладым”, дип тә язалар. Сораганнары бар, “Ник позитив, юморлы шигырьләр укымыйсың?” – дип сораганнары да бар. Шигырьләремдә позитив башлангыч юк түгел, бар ул. Тормышка мәхәббәт, рәхмәт хисләре белән сугарылган әсәрләрем дә бар минем, әмма юморга килгәндә, минеке түгел ул, тартмый, теләгем юк. Тамашачыма мин күңелемдә янган уңай хисләрне җиткерергә телим, тормышның һәр минутының кадерен белеп, булганына шөкер кылып, канәгать булып, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәсәк иде. Гомер кыска, өч көнлек дөньяда ачу, негативка урын калдырмыйча, кеше икәнебезне онытмыйча, бер-беребезгә карата мәрхәмәтле булсак иде. Мин еш кабатлыйм: йөз кешедән бишесе шул сүзләрне ишетеп, кабул итсә, бу инде зур җиңү.
– Айдар, ә Сез үзегез дә шигырьләр язмыйсызмы соң? Бу турыда уйланганыгыз юкмы?
– Дөресен әйткәндә, сирәк кенә языштырам. Гадәттә, язганнарым дүртюллыклар гына. Шигырь язар өчен талант, сәләт кирәк, ә миндә ул юк. Һәр кеше үз һөнәре белән шөгыльләнергә тиеш, сәләтле авторлар исән-сау булып яза күрсеннәр, ә укучылар табылыр, укыр.
– Яратып укыган авторларыгыз бармы? Кемнәр иҗатына күбрәк мөрәҗәгать итәсез, заман шагыйрьләренәме, әллә классикларгамы?
– 2018 елның августыннан бирле бүгенгә кадәр мин йөзләгән автор иҗатына кагылдым, йөзләгән видео яздырдым. Әлбәттә, анда төрле-төрле авторлар бар, билгеле, кемнеңдер шигыре ешрак очрый, кемнекедер азрак. Кайбер “иске” таныш авторларның башка әсәрләрен очратканда да, алар җиңел укыла, аңлашыла. Аеруча Зөфәр Бохаров, Халидә Әсхәдуллина, Гөлара Шәрипова, Фирая Габдуллина, Рушания Әхмәдуллина, Әлфия Йосыпова, Рузилә Гатауллина, Гөлүсә Шаһбан иҗатлары күңелемә якын. Газинур Әхмәтҗанов, Ләйсән Гадеева соңгы арада матур, мәгънәле шигырьләрен язып җибәрәләр. Бу исемлеккә кермәгән авторларым алдында гафу үтенәм, барысына да рәхмәт кенә әйтәсем килә, иҗади уңышлар, киләчәктә дә каләмләре талмавын, сынмавын теләп калам. Мин атаган авторлар, нигездә, заман шагыйрь-шагыйрәләре, гадәттә, мин алар иҗатына мөрәҗәгать итәм. Классиклардан Әнгәм Атнабаев, Роберт Миңнуллин шигырьләрен яратып укыйм.
– Блогерлык белән шөгыльләнүегезгә дус-туганнырыгызның реакциясе, карашы ниндирәк булды?
– Уңай, дип уйлыйм. Яратып карыйлар, тыңлыйлар. Дус-туганнар гына түгел, язучылар үзләре дә яратып карый. 6 ел эчендә күбесе белән дуслашып беттек. Коллегалар, тирәмдәге кешеләр: “Менә синең видеоны җибәрделәр, горурланып яздым, бу минем туганым, коллегам һ.б.”, – диләр. Карашлары яхшы, барысына да рәхмәтлемен, ярдәм итеп торалар. Бигрәк тә тормыш иптәшем Юлиягә рәхмәт әйтәсем килә, Уфада булганда видео яздыру белән ул шөгыльләнә, бар яклап та ярдәм итә. Коллегаларым да еш кына ярдәм кулы суза, эштә чакта нәкъ алар белән видео төшерәбез.
– Сез, чынлап та, бик популяр шәхес. Социаль челтәрләрдә видеоязмаларыгыз бик еш очрый. Бу популярлык Сезгә нәрсә бирде? Блогерлыкка кем Сезне илһамландыра, көч бирә?
– Мин видеоларны Интернетка сала башлаганда, популяр булырмын, меңләгән кеше карар, язар, тыңлар, аңлар дигән уй башыма кереп караганы да юк иде. Кешеләр кара, яза, таный башлагач, кызыксыну уянды. Күңелгә рәхәт, җылы хисләр барысына да таныштыр, дип уйлыйм. Сиңа бер белмәгән, бөтенләй икенче төбәктән булган кеше җылы сүзләр язып, хатлар “очырса”, таныса, нәкъ шул хисне кичерәсең. Башта үземә дә шаккатыргыч хәл иде бу, урысча әйткәндә, нык “приятно”.
Популярлык нәрсә бирде, дигәннән... Беренче чиратта, яңа танышлар, дуслар бүләк итте ул миңа. Икенчедән, “Синең укуыңны тыңлап тынычландым, уйларым урынына утырды, тормышка, тирәлегемә карашым үзгәрде”, дип язганнары бар. Тамашачыларымның тормышы уңай якка үзгәрсә, иҗатым кемгәдер ярдәм итсә, алар күңел тынычлыгы тапса, шуннан да рәхәтрәк хис юк. Иҗатың тамашачыңа ярдәм китергәнен белүдән дә зуррак бәхет бармы соң? Минемчә, бу син дөрес юлда булуыңның билгесе.
Кеше нинди генә эш белән шөгыльләнмәсен, иҗат эшеме ул, я башкасымы, – аңа илһам, мотивация кирәк. Блогерлык җиңел эш түгел, анда шулай ук тырышлык, илһам, теләк кирәк. Минем илһам чыганагым булып, әлбәттә, дусларым, туганнарым, авторларым, кыскасы, гади кешеләр тора. Тамашачыларымның мәхәббәте, ышанычы – минем өчен иң зур мотивация.
– Афәрин! Айдар, Сезнең блогерлык белән бәйле хыял-ниятләрегез нинди? Бу юлга яңа аяк басучыларга ниләр киңәш итәр идегез?
– Аллаһ боерса, киләчәктә блогымны шулай хобби рәвешендә алып барырга уйлыйм. Алга таба да бер-беребезне сөендерергә язсын, тамашачылар артып торсын, авторларга иҗади чишмәләре саекмасын, барыбыз да исән-имин булыйк.
Башлангыч блогерларга төп киңәшем шундый: иң мөһиме – үзегезгә якын булган, үзегез яраткан эш белән шөгыльләнергә кирәк. Янып эшләсәгез генә, сез башкалар күңелендә учак кабыза аласыз. Эшегезне үзегез яратсагыз, башкалар да яратыр. Тамашачыгыз азмы, әллә күпме – бу мөһим түгел. Бөтен булганы да – сезнеке, сезнең аудитория, сезнең тыңлаучы-караучыларыгыз. Акча өчен блог алып бара башлау – хата ул, теләк белән эшләгез, эшегезне яратыгыз. Акча һәм популярлык вакыт белән килә ул, иң алда – дәрт, көчле теләк булырга тиеш.
– “Тулпар” журналы укучыларына нинди теләкләрегез бар?
– Беренче чиратта, “Тулпар” журналына рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Чакыруыгызга, кызыклы сорауларыгыз өчен рәхмәт!
Бер-беребезнең кадерен белеп яшик, дуслар, дөнья әле алды, әле арты белән карый, иртәгә ни булачагын алдан белеп булмый. Беребез дә мәңгелеккә килмәгәнбез, мәрхәмәтле булыйк, гомерне әрәмгә үткәрмик, бер-беребездән гаеп эзләмик, тавыш куптармыйк, көнләшмик. Нинди генә хәл булмасын, исән чакта барысын да хәл итеп була..
– Кызыклы әңгәмә өчен зур рәхмәт, Айдар! Иҗади юлыгызда да, шәхси тормышыгызда да зур уңышлар сезгә!
Әңгәмәдәш – Розалия МИРЗАХАНОВА.