Барлык яңалыклар
Замандаш
12 февраль , 15:24

Табиблар тәрбияләгән әни

Земфира Хәсәнованың тормыш юлы – гүя дә рух ныклыгы үрнәге. Нуриман районының Кызыл яр авылында яшәүче ир йөрәкле бу ханым турында язмый булдыра алмыйм. Ире фаҗигале юл һәлакәтендә вафат  булгач, балалары хакына – көчлеләр арасында көчле, бәхетлеләр арасында бәхетле булып яшәргә көч таба ул. Ялгыз ана өч баласына төпле тормыш тәрбиясе биреп, олы тормыш юлына озата.

Табиблар тәрбияләгән әни
Табиблар тәрбияләгән әни

Земфира Мәүлит кызы 1945 елның  21 сентябрендә Нуриман районы Яңа Күл авылында дөньяга килә. Тормышлар авыр чак. Ике  яше дә тулып җитмәгән кыз ятим кала, әнисе үлеп китә. Әтисенең әнисе Заһирә картәнисенең дә шул ук яшьтәге Клара исемле кызы үсеп килә. Балаларны игезләр кебек үзе тәрбияләп үстерә. Земфира аны еш кына искә ала, урыны оҗмах түрендә булса иде, дип, догадан калдырмый.

Кыз мәктәптә урта белем алып, Уфа педагогия училищесын тәмамлый. Дипломга, тәрбияче һөнәренә ия булып, нәнәсен куандырып, олы тормыш юлына аяк баса. Чибәр акыллы кыз балалар бакчасында тәрбияче булып эш башлый. Сыйныфташы Хәмит белән очрашып, дуслашып йөриләр. Дуслыклары чын мәхәббәткә әверелә. Ата-ана ризалыгы белән ниятләрен тормышка ашырып, туй ясап өйләнешәләр. Мәхәббәтле йортта гына бәхетле балалар туа, дигән сүзләрне куәтләп, кыз-уллары туа. Шатлык-куанычның чиге булмый. Әтиләре – табиб, әниләре балалар бакчасында тәрбияче булып хезмәт куя. Яңа, иркен өй җиткерәләр. Шул елларда Земфира Пермь дәүләт медицина институтына читтән торып уку бүлегенә укырга керә. Институтны уңышлы тәмамлап, мәктәптә балалар укытуга күчә.

Бердәнбер көнне бу тату, эшсөяр гаиләгә әллә күз тия... Уфа шәһәреннән конференциядән кайтып килгәндә юл фаҗигасенә очрыйлар. Сигез кешенең гомере өзелә, Хәмит тә шуларның арасында була. Земфираның җан сөйгәне, өч баланың яраткан атасы, халык хөрмәтен яулаган табиб... Балаларга, яшь анага ачы кайгы...

“Бик тә изгелекле иде, – дип, Земфира апа күз яшьләрен сөртә. – Хәмитне җирләп берникадәр вакыт узгач, олы яшьтәге бер абзый (исемен дә, кемлеген дә сорамадым) кереп хәл белде. Мин олымын инде, яшен яшәгәнмен. Хәмит балакаем урынына мин үләсе иде, урынын алыштырып мине утыртты, үзе артка барып утырды, минем аркада һәлак булды, мин яшим”, – дип, елап-елап гафу үтенде. Ниләр кичергәнемне үзем генә беләм, – дип дәвам итә Земфира апа, – өч еллап күземә ак-кара күренми яшәдем. Ярый балаларым акыллы булдылар, яхшы укып, авыл тормышында кайнап, бердәм булып үстеләр. Барлык йорт эшләрендә булыштылар, малын да карашып, бакчасын да утыртышып, эшкәртеп, бар яклап терәк булдылар”,  – ди.  

Аларны аякка бастыру, укыту өчен ана кеше бөтен тырышлыгын салган. Өлкән кызы Гөлнара Мәскәү техник университетын тәмамлап, бухгалтер-икътисадчы  булып эшли.

Азат әтисе юлын сайлаган. Уфа дәүләт медицина университетын тәмамлап, бүгенге көндә югары квалификацияле табиб-ревматолог, медицина фәннәре кандидаты, доцент, университетта укыта, йөзгә якын фәнни хезмәт авторы.

Төпчек кызы Айгөл БДМУ тәмамлап, шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсендә эшли – Кан салу республика станциясендә  бүлек мөдире. Кияве Рәсүл Радик улы Якупов –  табиб-ортопед, фән докторы, профессор.  

Земфира Мәүлит кызы кырык алты ел гомерен балаларга аң-белем бирүгә багышлаган. Русиянең “Хезмәт ветераны” медаленә, күп санлы мактау кәгазьләренә ия.

Тормыш иптәшенең вафатына – 35 ел, шул гомер дәвамында гаиләсенә, балалары, оныкларына үрнәк булып, дөньясын күпләр сокланырлык итеп алып бара. Никахына, балаларының атасына тугры булып яшәүче хатын-кыз. Балалары да “Оҗмах – аналарның аяк астында”  дигән асыл сүзләрне аңлап, илгә, халыкка хезмәт итеп  яши. Йорты, ихатасы кояш сыман балкып, үзенә тартып тора. Бакчасында җиләк-җимеш агачлары,  чәчәкләре ни тора! Терлеген, кош-кортын да карый, үстерә. Тәмле ризыклар әзерләп балаларын, туганнарын, танышларын сыйлый. Ун ел дәвамында районыбызның “Хәзинә”  вокал төркеменең актив, ачык күңелле җырчысы да.

“Иртән күземне ачу белән балаларыма, оныкларыма изге теләктәмен, догадамын, исәнлекләренә куанып яшим, их, аталары гына күрә алмады бу көннәрне!” – дип авыр сулап куя. Менә шундый ул ир йөрәкле, киң күңелле  әни, дәү әни, күршебез Земфира апа.

 

Зөлфирә ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Нуриман районының Кызыл яр авылы.

Табиблар тәрбияләгән әни
Табиблар тәрбияләгән әни
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: