Барлык яңалыклар
Замандаш
29 гыйнвар , 15:11

Айгөл Юлъякшинаның китабы дөнья күрде

Айгөл Юлъякшинаның яңа китабы "Яратам!" дип атала.

Айгөл Юлъякшинаның китабы дөнья күрде
Айгөл Юлъякшинаның китабы дөнья күрде

Уфа "Нур" татар дәүләт театры хезмәткәре, журналист Айгөл Юлъякшинаның "Яратам!" дигән китабы дөнья күрде.

Ул үзенең социаль челтәрләрендә бу эшне башкаруда ярдәм итүчеләргә, аерым алганда,  "Кызыл таң" гәзитенә,  Стәрлебаш районының Акмулла фондына, хезмәттәше Ләйсән Сираевага,  китапның мөхәррире Фәния  Габидуллина-Сәетгәрәевага, корректоры Гүзәл Монасыйповага олы рәхмәтен белдерә! Китапны Тимербулат Ходайгулов бизәгән. "Миңа хәтта:  "Китабың үзеңә охшаган!" диләр, -- дип яза Айгөл.

Китапның исем туе Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге китапханәдә узган. Монда директор Азат Ибраһимов,  китапханәнең 2нче корпусы мөдире Павел Сергеевич, Милли китапханәнең Күргәзмәләр һәм мәдәни программалар үзәге белгече Нәсимә Баязитовна авторга олы ярдәм күрсәткән. Китапны тәкъдир итү  кичәсендә Олег Ханов, Гөлназ Мөхәммәдиева, Гөлназ Кашапова, Илнур Вәлитов, Алина Дәүләтшина, баянчы Илгиз Юлдашбаев, шагыйрә Зөлфия Гыйзетдинова, "Нур" балалар студиясенең татар төркеме балалары, Алина Сабитова, Флёра Шәрипова чыгыш ясаган. Кичәдә Айгөлнең балалары Данис, Алина һәм Ясмин дә катнашкан.

Айгөл Юлъякшинаның китабы дөнья күрде
Айгөл Юлъякшинаның китабы дөнья күрде
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: