Барлык яңалыклар
Замандаш
18 декабрь 2023, 11:53

Хатын-кыз матур булудан курыкмаска тиеш

"Bardaka.net" компаниясенең финанс директоры Эльвира МАЛЫШЕВА: "Иремə, балаларга, эшемə, хуҗалык алып баруга һəм укуга вакытымны, көчемне дөрес бүлəргə тырышам. Шул очракта син үзеңə дə вакыт табасың: массаж, фитнес, косметологка йөри аласың – хатын-кыз һəрвакыт матур булырга, үз-үзенə ял да бирергə тиеш".

Хатын-кыз матур булудан курыкмаска тиеш
Хатын-кыз матур булудан курыкмаска тиеш

БЕЛЕШМƏ
Тулы исеме: Эльвира Ирек кызы Малышева (кыз фамилиясе – Заһретдинова);
Туган көне: 1981 елның 30 августы;
Туган җире: Уфа шəһəре;
Гаилə хəле: тормыш иптəше – Максим, кызлары:
Софья – 9 яшь, Ева – 7 яшь, Милана – 5 яшь;
Тормыш девизы: “Укырга, укырга һəм укырга, белемең белəн бүлешергə”;
Яраткан ашы: гөмбə белəн ризотто;
Кешелəрдə хөрмəт иткəн сыйфаты: намуслы булу, тəртип ярату, сынауларны җиңə белү.


ТОРМЫШ БАСКЫЧЛАРЫ
* Уфа шəһəренең аерым фəннəр тирəнтен өйрəнелə торган 69нчы урта мəктəбе укучысы.
* Бөтенрусия Икътисад һəм финанс институтының читтəн торып уку бүлеге студенты.
* Черкассы авылындагы чүп сортировкалау заводында коммерция директоры.
* 2012 елдан шəхси эшкуар.
* 2021 елдан Bardaka.net компаниясенең финанс директоры.

 

Эльвира Малышева – эстрада
дөньясында яңа исем! Бер мизгелдə
бөтен игътибарны үзенə җəлеп итə
ул. Бигрəк тə Интернет мəйданына
чыккан соңгы клибы зур кызыксыну
уята. Җырның исеме үк уйланырга
мəҗбүр итə – “Ялангач”... Андагы
локациялəр, кулланылган техника,
иҗади команда – барысы да татар,
башкорт эстрадасында төшерелгəн
иң кыйммəтле клипларның берсе
икəнен дəлилли.
Сəхнə иленə бер дулкын булып
килеп кергəн җырчылар өчен кабат-
ланмас сəлəт һəм тырышлык белəн
бергə ныклы матди нигез дə кирəк.
Бу сыйфатларның барысы да бер
кешедə тупланса, продюсерлар,
композитор, җыр авторлары аны
иҗат җимешлəренə күмə – сыйфат-
лы эшлəнгəн хит-җырлар, клиплар,
кызыклы тəкъдимнəр – аныкы,
радио-телевидение ишеклəре дə
ачык булачак.
Эльвира Малышевада боларның
барысы да бар. Үз-үзенə юл ярган
көчле хатын-кызларның берсе
ул. Өч бала əнисе, шəхси эшку-
ар, гүзəллеккə омтылып, матур
булудан, үз максатларыннан, яңа
идеялəрдəн, ə иң мөһиме, эштəн ку-
рыкмый торган гүзəл зат!
Эльвира Ирек кызы белəн таныш-
кач, аның ихлас итеп, рəхəтлəнеп
көлүенə игътибар иттем. Əңгəмəбез
барышында бу елмаю артында
күңел тирəнлеге яшеренгəне ачыл-
ды. Үзе өчен иҗат офыкларын яңа
гына ачкан җырчы буларак, һəр
тəнкыйть сүзенə елмаю белəн
җавап биреп, үзе кебек шəһəр
мохитендə үскəн яшь буынны туган
телебезгə тартырга, акценттан ку-
рыкмыйча, телебезне өйрəнүне
үзенə максат итеп куйган ул.


– Эльвира Ирек кызы!
Сүзебезне Сезнең иҗатка килү
тарихыгыздан башлыйк əле.
Һөнəри белемегез буенча, Сез –
икътисадчы, бүгенге көндə үз
оешмагыз бар. Җитəкче, оешты-
ручы һəм башка бик күп вазый-
фаларны башкарып өлгерəсез. Ə
менə җыр тормышыгызга ничек
килеп керде?
– Безнең балачак авыр үзгəреш
елларына туры килде, мəктəптə
укыганда, төрле түгəрəклəргə
йө реп, җырларга яисə биергə
өйрəнү өчен мөмкинлеклəр булма-
ды. Дөресен генə əйткəндə, утыз
яшьтəн соң гына җырга тартылу-
ымны аңладым һəм вокал белəн
шөгыльлəнə башладым. Укыту-
чым – талантлы педагог, тавыш бу-
енча тренер Мира Шарди. Сез аны
“Голос” проекты буенча да белергə
тиешсез. Без аның белəн башта
урыс телендə җырлар өйрəндек,
соңыннан татарча җырларга кавер-
лар башкардык. Мира Русия шоу-
бизнесының бик күп җырчылары
белəн хезмəттəшлек итə. Ул мине
Башкортстанның халык артисты,
продюсер, композитор, аранжи-
ровка остасы Рөстəм Гиззатуллин
белəн таныштырды. Аның студия-
сендə беренче җырыбызны яздыр-
дык, уңышлы гына килеп чыкты
кебек. Былтыр “Ялган сүзлəр”
җырына клип та төшердек.
Бүген Рөстəм Гиззатуллин ми-
нем продюсерым булып та эшли,
аның белəн бергə иҗат итəбез.
Быел “Ялангач” җырына бик шəп
клип төшерелде; июль аенда “Мин
бəхетле” җырына төрек кинолары
стилендə съемкалар үтте. Соңгы
клипта тормыш иптəшем дə кат-
нашты.
Русиядə шоу-бизнес үсешə. Шу-
нысы сөенечле: татар һəм башкорт
эстрадасы да калышмый. Безнең
клипларны профессионаллар ко-
ман дасы иҗат итте. Режиссурадан
башлап костюмнарны сайлауга
кадəр – барысын да белгечлəр
башкарды. Социаль челтəрлəрдə
беренче иҗат җимешебезне бер
миллионнан артык кеше карады һəм
ул йөзлəрчə уңай комментарийлар-
га лаек булды. Мин командама һəм
тамашачыларыма рəхмəтлемен.
– Интернет челтəрендə
“Ялангач” исемле клибыгыз бик
күплəрнең игътибарын җəлеп
итте. “Татар мəдəниятенə хас
түгел, эчтəлегенə килгəндə,
Америка киноларына тартым”, –
дип язучылар да булды.
– Ни өчен татар хатын-кызлары
сөйкемле һəм бар яклап та камил
булмаска тиеш соң ул? Ни өчен алар
үз матурлыгын күрсəтүдəн куркырга
тиеш? Мин хатын-кызларыбызның
ничек бар – шулай, үз-үзлəре булып
калуларын, үзлəрен яратуларын
телəр идем. Һəр гүзəл затта нин-
дидер кабатланмас бер үзенчəлек
бар, аны күрсəтүдəн куркырга
кирəкми!
Мин профессиональ җырчы түгел,
артист эшен иң авыр хезмəтлəрнең
берсе дип саныйм. Иҗатым белəн
һəр хатын-кызның яхшырак тор-
мышка лаек булуын күрсəтергə
телим.
– Сезне “татар телен бел-
мисез, акцент аркасында, җыр
сүзлəрен аңлап булмый, кат-
кат тыңларга кирəк!” – дип тə
тəнкыйтьлилəр.
– Əйе, миндə акцент бар. Мин
шəһəр кызы, əмма җəйге каникул-
ларым картəни-картəтилəр янында
үтə иде. Əнием – Ярмəкəй райо-
ныннан, əтием Уфада туып-үскəн.
Əлбəттə, без авылда татарча
сөйлəшə идек. Безне авыл эшенə
дə өйрəттелəр, ике капчык шикəр
өчен бер гектар колхоз чөгендерен
утарга да туры килде...
Тик соңгы утыз ел эчендə мин
татар телендə аралашмадым,
диярлек. Шуңа карамастан, та-
тарча матур итеп сөйлəшəсем, ə
иң мөһиме, кызларыма да телне
өйрəтəсем килə. Ни кызганыч, зур
шəһəрлəрдə туган телебездə ара-
лашмыйбыз диярлек.
– Якыннарыгыз Сезнең эстра-
да дөньясына кереп китүегезне
ничек кабул итте?
– Уңай. Гаилəм минем белəн
ихлас горурлана. Уңышка ирешер
өчен бернидəн дə курыкмаска,
үзеңне төрле өлкəлəрдə сынап
карарга, үзеңə ошаган эш белəн
шөгыльлəнергə кирəк. Кешегə
хобби – яраткан шөгыль кирəк.
Эшең дə хобби булырга мөмкин.
Без тормыш иптəшем белəн бер
компаниядə эшлибез. Мин бухгал-
терия, финанслар, маркетинг, сату,
логистика – барлыгы биш өлкəне
алып барам. Хəтта офиска йөрмичə
дə, зур эшлəр башкарам. Бүген он-
лайн эшлəү мөмкинлеге бар, шун-
нан файдаланам.
Иремə, балаларга, эшемə, хуҗа-
лык алып баруга һəм укуга вакы-
тымны, көчемне дөрес бүлəргə
тырышам. Шул очракта син үзеңə
дə вакыт табасың: массаж, фитнес,
косметологка йөри аласың – хатын-
кыз һəрвакыт матур булырга, үз-
үзенə ял да бирергə тиеш.
Бəхетле булу өчен сиңа нəрсə
кирəк? Социаль челтəрлəр тəэси-
ренə, тирə-юньдəгелəр фикеренə
артык бирелергə ярамый. Күңе-
леңне, эчке дөньяңны ишетү мөһим.
Үз алдыңа дөрес максат куйган оч-
ракта, һичшиксез, белемеңне ка-
мил лəштерергə, максатларыңа
ире шергə, уй-хыялларыңны тор-
мышка ашырырга мөмкин.
Күптəн түгел “Туган Тел” теле-
каналы оештырган концертта
беренче тапкыр сəхнəдə чыгыш
ясадым. Əлбəттə, бик дулкынлан-
дым. Бервакытта да бию белəн
шөгыльлəнгəнем булмады. Башта
аякларым калтырый иде. Профес-
сиональ командам ярдəмендə дүрт
дəрес эчендə минем җырга бию
куйдык. Андый вакытта үз-үзеңне
җыю, көчлəреңне туплау – концен-
трация ярдəмгə килə.
– Тырышлык, максатчан-
лык, үҗəтлек, вакытның ка -
дерен белү – бу көчле сый-
фатлар Сезгə табигатьтəн
бирелгəнме, яисə үзегездə-
үзегез тəрбиялəдегезме?
– Мин һəрвакыт укыдым, укыйм,
укыячакмын. Үз өстемдə эшлим.
Күп белəм. Белгəннəремне баш-
калар белəн уртаклашам. Үзем
өчен дə, башкаларга да укытучы
кебекмен. Холык-фигылем əти-əни
тəрбиясендə формалашкан, шулай
ук тормыш – үзе зур тəрбияче. Чөнки
безнең балачак, үсмерлек еллары
юклык һəм үзгəреш дəверенə туры
килде.
Башкалабыз Уфада туып-үстем.
Əти-əнием, картəни-картəтием,
сеңелкəшем – барлыгы алты кеше
ике бүлмəле фатирда яшəдек.
Əнием Фəйрүзə Уфа шəһəренең
киҗе-мамык тукымалар комбина-
тында тегүче булып эшлəде. Əтием
Ирек йорт идарəсендə – сантех-
ник. Авыр үзгəреш еллары... Əнием
бераз акча эшлəү нияте белəн, сату
өчен əйберлəр алып кайта башла-
ды. Мин тукталышта басып торып,
киемнəр, оеклар, тараканга каршы
агу һəм башка вак-төяк сата идем.
Шулай 15-16 яшемнəн акча эшли
башладым. Укыдым да, эшлəдем
дə. Мəктəпне – медальгə, институт-
ны кызыл дипломга тəмамладым.
Беренче зуррак эш хакыма əти-
əниемнəрнең фатирында ремонт
эшлəдем, яңа гарнитур, җиһазлар
алдым. 25 яшемдə, права алып, ма-
шина йөртə башладым.
27 яшь тулгач, мине Черкассы
авылындагы чүп сортировкалау
заводына коммерция директоры
итеп чакырдылар. Беренчедəн,
белемем бар, икенчедəн, хезмəт
тəҗрибəм дə ярыйсы гына туплан-
ган иде. Шунда мин булачак тор-
мыш иптəшем белəн таныштым.
– Бəхетле гаилə нигезе – тор-
мышыбыздагы иң зур проект.
Бүгенге көнне Сез – бəхетле
хатын, өч бала əнисе. Гаилə
нигезенең беренче ташлары
ничек салынды?
– Тормыш иптəшем Максим
сөйлəвенчə, ул офис янында басып
торган, мин машинамда килеп тук-
таганмын һəм салоннан шундый
матур итеп, тирə-юньдəгелəрнең
күз явын алып төшкəнмен ки, ул
сүзсез калган. Əмма без ярты елга
якын аның белəн уртак тел таба ал-
мадык, эш буенча һəрвакыт сүзгə
килə идек.
Яңа ел киче җитте... Эштə корпо-
ратив үткəрделəр. Үземнəн җиде
яшькə кече хезмəттəшем мине тал-
гын биюгə чакырды. Нəкъ шушы
мизгелдə аның минем кеше булу-
ын аңладым. Көчле энергетикасы
белəн мине үзенə тартты. Өч көн
үткəч, очраша башладык.
– Сезгə – 30, аңа – 23. Яшь аер-
масы куркытмадымы?
– Əлбəттə, юк! Бу мизгелдə андый
уйлар бөтенлəй тумады, күңелдə
бары тик көчле мəхəббəт хислəре
генə иде! Без ул вакытта аерым
яшəгəн, үзаллы кешелəр идек,
башкаларның фикеренə артык игъ-
тибар бирмəдек. Əти-əнилəребезгə
килгəндə, алар уңай кабул итте. Бер
елдан өйлəнештек. 2012 елда үз
эшебезне ачтык. Бер-бер артлы өч
кызыбыз – мəхəббəт җимешлəре-
без – дөньяга аваз салды.
Бер көнгə дə эштəн туктап тор-
мадым. 2021 елда ребрендинг
үткəрдек һəм фирмабыз “Bardaka.
net” дип атала башлады.
– Чүп эшкəртү, чүп сортиров-
калау матур да, җиңелдəн дə
эш түгел. Əмма бу – матурлык
тудыру өчен бик кирəкле өлкə.
Əлеге юнəлештə үз эшегезне
ачу идеясе ничек туды?
– Чүп сортировкалау заводында
каты көнкүреш калдыкларын кон-
вейерга китереп бушаталар. Яңадан
эшкəртү яки утильлəштерү өчен
кəгазь, пыяла, пластикны эшчелəр
кул белəн чүплəп, аерып ала. Əйе,
бер дə рəхəт һəм күңелле эш түгел.
Чүп эчендə яткач, бу калдыкларның
сыйфаты да начар. Шуңа күрə без
пыяла, кəгазь, пластик, дым тарта
торган тукымаларны, банкалар-
ны – барлыгы унбиштəн артык чи-
мал төрен аерым кабул итəргə, ха-
лыктан җыярга булдык. Беренчедəн,
сыйфат яхшырак. Икенчедəн, сез
алып килгəн чүбегез өчен акча да
аласыз. Өченчедəн, без табигатьне
саклауга үз өлешебезне кертəбез.
Шушы проектыбыз белəн “Яңа
заман өчен көчле идеялəр” фору-
мында катнаштык. “Икенчел чимал
кабул итү пунктлары челтəре аша
халыктан чүп-чарны аерым җыю
системасын булдыру” проекты
иң көчле һəм əһəмиятле ун идея
исемлегенə керде.
Аналитикларыбыз исəплəвенчə,
Уфада яшəүче дүрт кешелек гаилə
елына 6700 сум акчасын чүп са-
вытына ыргыта. Бүген Bardaka.net
компаниясенең Уфада җиде кабул
итү пункты эшли. Шулай ук чүп
җыю өчен махсус машиналарыбыз
да бар. Экологик такси да ачтык.
“Ежик” дип атала. Кирəк икəн, чүпне
өегездəн килеп алырга мөмкин.
– Иҗат, эш турында сөй-
лəштек, ə ничек ял итəсез?
– Спорт белəн шөгыльлəнергə
яратам. Үзем акча эшли башла-
ганнан алып, фитнес һəм йөзүне
үз итəм. Элегрəк йөгерə дə идем.
Əле атнасына өч тапкыр физик
күнекмəлəр үткəрəм.
Кызларыбызны тəрбиялəүдə карт-
əни-картəтилəре нык ярдəм итə.
Аларга рəхмəтебез зур! Төрле оч-
рашуларга барганда да, кичлəрен
дə, балалар – картəни-картəти ка-
рамагында. Əнием көн дə диярлек
өебезгə килеп, ашарга əзерлəп
китə. Бəлəкəй кызларыбызның
тəрбиячелəре дə бар. Ул аларны
балалар бакчасыннан барып ала,
паркларда йөртə, уйната. Шулай
ук атнасына ике тапкыр өебезне
җыештырып китүче ярдəмчем дə
бар. “Син нишлисең соң?” – дип ап-
тырыйсыздыр? (Көлə). Мин өйдəге
тəртипне саклыйм!
Тормыш иптəшем сəламəт тук-
лану рəвеше алып бара. Шуңа
күрə үзенə кирəкле ризыкны ул үзе
пешерə, безне дə сыйлый. Еш кына
кичке ашны да ул əзерли.
Ял көннəрендə аш-су бүлмəсенə
кермəскə дə мөмкинмен. Гаилəбез
белəн каядыр барып, бергəлəп сый-
ланабыз. Яисə рестораннан өйгə
заказ ясыйм. Кибетлəрдə нидер
эзлəп йөреп, шулай ук вакыт уз-
дырмыйм. Кирəкле əйберлəрне еш
кына Интернеттан онлайн рəвештə
сатып алабыз. Əмма кызларга уен-
чыкларны кибеттəн бергəлəп сай-
лыйбыз.
Соңгы арада, мөмкинлек булган
саен, балалар белəн каядыр ялга
барырга тырышабыз. “Шəмсетдин
күле”нə глэмпингка барып кайттык.
“Табигать кочагында сезнең өчен
барысы да əзер булган ял” форма-
ты. Самара шəһəренə дүрт көнлек
сəяхəт ясадык. Баланың күз алдын-
дагы күренешлəр алышынып, яңа
тəэссоратлар, яңа матур урыннар,
сəяхəтлəр булып торса, ул үзен
бəхетлерəк тоя.
– Кызларыгызның ярат-
кан шөгыльлəре – хоббилары
бармы?
– Əле мин аларны күзəтəм. Олы
кызыбыз заманча биюлəр, йога
белəн дə шөгыльлəнде. Берəм-
берəм мəктəпкə китəлəр. Бүген
мине борчыган төп мəсьəлəлəрнең
берсе: укучы баланың вакытын
дөрес бүлү. Дəреслəрдəн соң
башлангыч сыйныф укучыла-
ры озайтылган көн төркемендə
шөгыльлəнə. Əмма эш хакы түбəн
булу сəбəпле, анда балаларның
игътибарын җəлеп итəрлек югары
квалификацияле белгечлəр дə, кы-
зыклы түгəрəклəр дə юк диярлек.
Шуңа күрə эш көне тəмамлануга,
ата-ана балаларын шəһəрнең
бер башыннан икенче башына
төрле түгəрəклəргə илтə башлый.
Моның да уңайсыз яклары бар.
Беренчедəн, бала арый. Икенчедəн,
ата-ана аңа вакыт бүлə алмый. Ба-
лага да рəхəтлəнеп уйнап, ял итəргə
мөмкинлек юк. Минемчə, ул яраткан
шөгыле белəн дəреслəрдəн соң
мəктəптə шөгыльлəнергə тиеш.
Кичен түгел.
Бу проблеманы ничек хəл итəргə
соң? Моның өчен мəктəпкə яхшы
белгечлəрне җəлеп итəргə кирəк.
Ата-ананың мөмкинлеге бар икəн,
бу мəсьəлəне чишүгə ул үз матди
өлешен кертə ала. Бүгенге көнне
мин шундый уй-ниятлəр белəн
янам.
– “Тулпар” журналы укучыла-
рына ни телəр идегез?
– Һəрвакыт та үз-үзең булып ка-
лырга һəм тирə-юньдəгелəрне яра-
тырга, хөрмəт итəргə кирəк. Һəрчак
хəрəкəттə булыйк! Яраткан эшебез
белəн шөгыльлəник! Һəр көнне ма-
турлыкка омтылыйк! Үзебез, эчке
дөньябыз, тышкы кыяфəтебез һəм
тирə-юнебез һəрчак матур булсын
иде.
– Кызыклы əңгəмəгез өчен зур
рəхмəт! Барлык уй-ниятлəрегез
дə тормышка ашсын!


Əңгəмəдəш – Дилə МӨХƏРРƏМ-ХƏЙРЕТДИНОВА.


"Тулпар", 2023, № 4 .



Хатын-кыз матур булудан курыкмаска тиеш
Хатын-кыз матур булудан курыкмаска тиеш
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: