Барлык яңалыклар
Замандаш
13 июль 2023, 16:23

Күңелләрдә Кояш сүнмәсен!

“Сәхибҗамал” кызлары Шиңгәккүл поселогындагы картлар йортына мәрхәмәтлелек акциясе белән барган.

Күңелләрдә Кояш сүнмәсен!
Күңелләрдә Кояш сүнмәсен!

Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы районнарда да байтак чаралар уздыра. Оешманың Галия Арсланова җитәкчелегендәге Чишмә районы бүлекчәсе картлар йортына очрашуга барган.

Шиңгәккүл поселогындагы картлар йортында бүгенге көндә 31 өлкән кеше, инвалид яши. Аларның иң яшенә 62 яшь булса, иң өлкәненә –  95 яшь.

Бинада яңа гына ремонт ясалган. Диварда – битараф булмаган кешеләр тарафыннан бүләк ителгән зур телевизор. Фойеда диваннар, утыргычлар,  өстәлләр тора. “Сәхибҗамал” килгәч, олылар бик теләп очрашуга чыккан. Күбрәк ир-атлар тәрбияләнә икән биредә. Төрле районнардан,  авыллардан килгәннәр,  арада караучысыз калган кешеләр күп. Әбиләр барысы да үтә олы яшьтә. Ир-атлар яшькә яшьрәк,  тик алар күбесе култык таягы белән генә йөри ала. Татарча аңламаганнары да кызыксынып тыңлап утырганнар.

Очрашуда Арыслан авылында яшәп иҗат итүче  Гөлсинә Латыйпова, Чишмәдән  Әлфира Маракаева,  Чишмә китапханәчесе Эльвира Якупова, Келәштән  Галия Арсланова  катнашкан.

Картлар йортында гомер итүчеләрне алар быелгы уңыштан авыз иттергән. Урман җиләге,  алма,  кыяр,  помидор,  арбуз, банан,  үзләре пешергән алма бәлеше,  торт һәм башка төрле тәмлекәчләр белән сыйлаган. Күчтәнәч итеп алып барган шигырьләрен сөйләгәннәр, олылар белән бергәләп җырлар җырлаганнар. Китапларын бүләк итеп калдырганнар. Аралашып-сөйләшеп, күмәкләп истәлеккә фотога төшкәннәр.

“Күңелләрдә Кояш сүнмәсен” дип аталган бу очрашуның максаты –   якыннары тарафыннан игътибар  тоймаган,  күңелләре сүнеп, ялгыз калган   өлкәннәрнең җаннарын җылытып, күнелләренә нур, ялкын өстәп кайту булган.

Кунакларны: “Тагын килегез,  ешрак юл төшерегез безнең якларга”, – дип озатып калганнар. “Күңелләрдә Кояш сүнмәсен әле,  хөрмәтле ветераннар! Ходай бүләк итеп биргән гомергә шатланып,  һәр туган көнгә куанып яшәргә язсын барыбызга да!” – ди  “Сәхибҗамал” кызлары.

Күңелләрдә Кояш сүнмәсен!
Күңелләрдә Кояш сүнмәсен!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: