Барлык яңалыклар
Замандаш
6 июль 2023, 08:43

"Салават җирендә" конкурсында катнашыгыз!

Игътибар! Башкортстанда әдәби тәрҗемә конкурсы игълан ителә. «Салават җирендә» республика конкурсы Башкортстан Язучылар берлеге тарафыннан “Бельские просторы” журналы катнашлыгында  өч телдә (башкорт, татар, рус) уздырыла. Бәйгедә катнашу өчен  рус теленә тәрҗемәләр кабул ителә, алар моңарчы беркайда да бастырылмаган булырга тиеш. 

"Салават җирендә" конкурсында катнашыгыз!
"Салават җирендә" конкурсында катнашыгыз!

Конкурс Башкортстан әдәбиятын үстерү, популярлаштыру, аны рус телле мохиттә таныту, Русия халыкларының тел һәм мәдәни төрлелеген саклау, үстерү, тәрҗемәче һөнәренең абруен күтәрү кебек мөһим максатларны күздә тота. 

Конкурста барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Иҗади берлекләрдә һәм башка оешмаларда әгъза булу шарты юк. Катнашучыларның яше чикләнмәгән. Конкурста катнашу бушлай.

Конкурста катнашырга теләүче тәрҗемәчеләргә  Башкортостанда башкорт һәм татар телләрендә язучыларның әсәрләре тәкъдим ителә. Ягъни Башкортстан Язучылар берлеге әгъзалары үз әсәрләрен, конкурсантларга тәкъдим итү өчен, 2023 елның 31 июленә кадәр   [email protected] почтасына җибәрә ала.

2023 елның 30 сентябренә кадәр [email protected] почтасына конкурста катнашу өчен тәрҗемәчеләрдән  гаризалар кабул ителә.

Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр каралган.

Тулырак бу хакта: https://belprost.ru/articles/litprotsess/2023-07-04/polozhenie-o-respublikanskom-konkurse-hudozhestvennogo-perevoda-na-zemele-salavata-3326752.

"Салават җирендә" конкурсында катнашыгыз!
"Салават җирендә" конкурсында катнашыгыз!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: