Барлык яңалыклар
Замандаш
3 Май 2023, 12:13

Блогер булу җиңелме?

“Эльза Токмач” һәм “Бешеная Татарка” никлары астында Интернетта чыгыш ясаучы Эльза Сафина – Башкортстандагы яшь татар блогерларының берсе.

Блогер булу җиңелме?
Блогер булу җиңелме?

Күңел ачуга юнәлтелгән блогында ул татар кызының студент тормышы, авыл һәм шәһәр тормышының кызыклы яклары белән бүлешә, көндәлек тормышындагы маҗаралар белән уртаклаша, хәтта татар җырлары белән дә таныштыра. Блогка язылучылар саны бүген инде 31 мең кешедән артып киткән.

 Бүген Эльза Уфа Фән һәм технологияләр университетының (элекке Башкорт дәүләт университеты) филология факультеты татар-рус бүлегендә белем ала. Ул – V курс студенты. Чыгышы белән – Туймазыдан. Без аның белән блогерлык серләре турында әңгәмә кордык.

 

– Эльза, сүзне блогыгызның барлыкка килү тарихыннан башлап китәсе килә. Блогерлык хыялыңмы, алдан ук яхшылап уйланылган, күптән күңелегездә йөргән проектмы, әллә инде гади очраклылыктан туган идеянең җимешеме?

– Блогымның тууы 2018 елга туры килә, беренче видеоларны мин XI сыйныфны тәмамлаганда, социаль челтәрләргә сала башладым. Минем аккаунт гап-гади, үзэшчән аккаунтларның берсе иде, мин анда үземнең тормышым, фотосурәтләрем белән уртаклаштым. Һәм аннан соң ничектер шулай килеп чыкты: мин татар телендә бер-ике кызыклы видео төшереп үз битемә урнаштырдым, һәм аларны “tatar. superstar” `һәм “Кызык-Мызык” кебек татарча аккаунтлар күреп алып, үз блогларына репост ясадылар. Шуннан соң инде минем аккаунтта тамашачылар, язылучылар саны арта башлады. Ә болай, блогер булу нияте, аудитория җыю максаты миндә беркайчан да булмады. Минем хәтта блогерларның кем булуына да, нәрсә белән шөгыльләнүенә дә тирәнтен төшенгәнем юк иде. Әмма, блогерлык хыялы булмаса да, V сыйныфлардан башлап мин актриса булырга, театр белән бәйле уку йортына керергә хыялланып йөри торган идем. Театрга, актерлыкка булган бөтен мәхәббәтемне мин үземнең блогымда, төшергән видеоларым аша чыгара алдым.

– Күпләргә сез “Бешеная Татарка” һәм “Эльза токмач” буларак таныш. Бик кызык исемнәр. “Бешеный” сүзе ниндидер активлык, тынгысызлык белән ассоциацияләшә, ә “токмач” сине аш-су блогеры итеп күрсәтә кебек. “ВК” социаль челтәрендә хәтта барлык подписчикларгызга юнәлтелгән “Не знакомлюсь! Мне некогда, мин токмач кисәм” дигән сүзләрегез дә бар. Бу исемнәрне сайлаганда нәрсәгә таяндыгыз? Бәлки берәр кызыклы тарихлары бардыр…

– Шул ук XI сыйныфта укыганда, блогка видеолар төшерә башлаган гына чорда, мин яшьтәшләремнән, дусларымнан еш кына үземә юнәлтелгән “шундый актив”, “шәп”, “позитив” дигән комментарийлар ишетә торган идем. Һәм, бер мәлне шуларның берсе мине “Бешеная татарка” дип атады. Бу башыма сеңеп калды һәм мин социаль челтәрдәге исемемне “Бешеная татарка”га үзгәрттем. Интернет-аккаунт ул кызык булырга, тамашачыны үзенә тартып торырга тиеш. Ә бу исем нәкъ шундый, минемчә.

“Эльза токмач” исә болай барлыкка килде. Минем бер генә аккаунт бар иде, шул “Бешеная татарка”. Әмма 2019 елны аны якынча бер айга “блокировать” иттеләр. Һәм миңа шулай ук үзенә тартып тора торган яңа исем табып, яңа аккаунт ясарга кирәк иде. Ул вакытта Интернетта шундый мода киткән иде, күбесе үз исемнәрен нинди дә булса ризык, ашамлык белән бәйли торган иделәр. Шулай блогка нинди исем бирергә дип баш ватып йөргәндә, ничектер үзеннән-үзе “Эльза токмач” килеп чыкты да инде. Бәлки минем күптәннән халыкта таралган: “Не знакомлюсь! Мне некогда, мин токмач кисәм” дигән сүзләрем дә монда ниндидер роль уйнаганнардыр... Әмма дә ләкин, никтагы “токмач” сүзе аш-су рецептлары белән берничек тә бәйле түгел, алай дип уйлау хата булыр. Минем блогта ризыклар, рецептлар белән бәйле контент булса да, аның исемендә ул берничек тә бәйле түгел. Социаль челтәрдә аккаунтка исем биргәндә, мин иң тәүдә аның матурлыгына, кызыклыгына һәм тамашачыны тартып торуына игътибар итәм.

– Эльза, син блогыңда рецептлар һәм плейлистлар белән дә бүлешәсең, авыл тормышының кызыклы яклары һәм студентның тулай торактагы тормышы белән таныштырасың, төрле рубрикалар алып барасың. Шуларның иң популярларының берсе – “Накрасилась и уже мОтур” рубрикасы. Анда матурлык темасына бәйле күп кенә видеолар очратып була. Аш-су әзерләү һәм күңел ачудан тыш, сездә бьюти-блогерлылык сәләте дә күзәтелә. Безнең журнал укучыларына берәр бизәнү серен ачмыйсызмы…

– Минем “Накрасилась и уже мОтур” рубрикасы, чынлап та, әлегә блогымның иң популяр рубрикасы булып санала. Чөнки миңа язылучыларның 85 проценты – ул Уфада яшәүче студент кызлар, ә кызлар, билгеле, тышкы кыяфәт, матурлык турында егетләргә караганда күбрәк уйланалар. Бизәнү сере дигәннән... Минем уйлавымча, тышкы яктан бөтен кеше дә матур, бизәнү-бизәнмәүнең әһәмияте монда бөтенләй юк. Әмма күңел матурлыгы – катлаулырак әйбер... Татарча җырлар тыңлап, матур әдәбият укып, рухи яктан үзеңне үстерсәң, баетсаң – син йөзең белән дә, күңелең белән дә матур, чибәр, мөләем кеше буласың.

– Афәрин! Блогер булгач, көндәлек, шәхси тормышыңны күпсанлы аудиториянең күз алдына чыгарырга тиешсең. Бу җиңелдән түгел. Билгеле, барсына да ошап булмый, ә аудиторияң белән бүлешкәндә, кайбер моментлар җәмгыять тарафыннан хөкем ителә, “дөрес эшләмисең” кебек негатив йогынтылы сүзләр кәефне бетерә. Алар сине дә урап узмагандыр. Экраннан син бик актив, көләч йөзле, үз көченә ышанган кыз булып күренәсең. Бу туганнан бирелгән сыйфатмы? Кеше сүзенә карамыйча, яраткан эшең белән шөгыльләнүне ничек дәвам итәргә, үз-үзеңә ышанучанлыкны ничек югалтмаска?

– Блог өчен видеолар төшерә генә башлаганда “хейтерлар”, ягъни мине күрә алмаучылар, чынлап та, күп иде. Хәтта “татар кызлары “бешеный” булырга тиеш түгел” дип язучылар да очраштырды. Әмма минем аккаунтта цензура беркайчан да булмады, һәм ул беркайчан да булмаячак та. Тупаслык, әдәпсезлек, пычраклык, вульгарлык блогымда булмауга карамастан, хейтер, дошман күрүчеләр да һаман да юк түгел. Минем фикеремчә, әгәр дә син яхшы блогер икәнсең – хейтерларың да күп булырга тиеш. Иҗади юлымның башында алар санап бетергесез иде – кемгәдер ошадым, кемгәдер юк, кемдер минем белән сокланды, ә кемдер, киресенчә, түбән күреп, сүз белән рәнҗетергә тырышты. Башта мин моңа әзер булмадым, пычрак сүзләр мине үпкәләтә, рәнҗетә иделәр. “Ничек инде кешеләр бер-берсенә шундый гаеп атарга мөмкиннәр?” дип, үз-үземә сорау бирә торган идем. Хәзер инде моннан күп еллар үтте.

Вакыт барысына да өйрәтә, хейтерлар булуы нормаль күренеш икәнлегенә күнегәсең. Сиңа пычрак атучыларга карата иммунитет барлыкка килә. Вакыт сине аларга җавап бирергә, үз-үзеңне якларга өйрәтә. Мин үзем актив, позитив кеше булсам да, вакыт-вакыт миңа да ял кирәк – зиһенне, көчне тупларга, үз-үзем белән тет-а-тет сөйләшеп алырга, кабат позитив хисләр җыярга. Авыр минутларда дусларым, туганнарым, якыннарым гел минем янда, алар мине кыерсытырга, рәнҗетергә, үпкәләтергә ирек бирмиләр, нәкъ аларның таяныч-терәге миңа сынып төшмәскә ярдәм итә. Аларның җылылыгы миңа негатив смсларга игътибар итмәскә булыша, канатландырып җибәрә.

– Эльза, ә блогерлык юлына яңа аяк баскан яшьләргә нәрсә теләр идең? Нидән куркырга, ә нәрсәгә ачык булырга кирәк? Ни генә дисәк тә, блогерлар үз подписчиклары өчен үрнәк булып тора бит. Күбесе аларга охшарга тели, аларның тормышын үзенекеннән матурыррак, яктырак итеп күрә.

– Яшь блогерларга мин кыю булырга кирәк, дип әйтер идем. Ягъни камерадан, кеше фикерләреннән, хейтерлардан курыкмаска – алар барысында да бар, блогерларда гына түгел. Камера кабызып, үз фикерләрең белән бүлешүдән, үзең турында сөйләүдән, үзеңә карап елмаюдан, хис-тойгыларыңны күрсәтүдән оялырга ярамый. Беренче адым барыбер үзеңнән тора.

– Эльза, шундый кызыклы әңгәмәң өчен сиңа зур рәхмәт! Алдагы иҗади юлыңда зур уңышлар телим!

Әңгәмәдәш –

Розалия МИРЗАХАНОВА.

Блогер булу җиңелме?
Блогер булу җиңелме?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: