Барлык яңалыклар
Замандаш
9 ноябрь 2022, 13:54

Яралы язмышлар

Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында узучы «Ломая барьеры» I Бөтенрусия форум-күргәзмәсе үзенә катлаулы язмышлы кешеләрне җыйды.

Яралы язмышлар
Яралы язмышлар

Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында менә инде икенче көн «Ломая барьеры» I Бөтенрусия форум-күргәзмәсе уза. Җыен инвалидларны реабилитацияләү һәм профилактика чараларын күрү буенча фикер алышу мәйданчыгы булып тора.

Чара кунаклары «Добрая республика» уникаль товарлар һәм эшләнмәләр ярминкәсендә катнаша, тернәкләндерү техникасын җитештерүчеләр белән таныша, семинарларда, мастер-классларда, түгәрәк өстәлләрдә көнүзәк проблемалар турында фикер алыша, шулай ук табиблардан һәм башка белгечләрдан үзләрен кызыксындырган сораулар буенча консультацияләр ала.

Программа кысаларында Башкортстанның инклюзив коллективлары һәм сәламәтлеге чикләнгән башкаручылар катнашлыгында концерт узды. Катнашучылар арасында күпсанлы конкурслар лауреаты, “Ана йөрәге” советы вәкиле 17 яшьлек Айгөл Ибраһимова да бар. Концерт алдыннан кыз үзе белән таныштырды:

– Мин балачактан инвалид. 9 яшьтән мин бик тиз итеп үсеп киттем. Нәтиҗәдә, умыртка сөягем кәкерәйде. 11 яшьтән электр коляскасында йөрим, әле 103 нче мәктәптә укыйм. Мин әле кечкенә чактан ук җырлый башладым, педагог Елена Ткаченко җитәкчелегендә Уфаның 3 нче музыка мәктәбен тәмамладым.

Айгөл Ибраһимова сөйләвенчә, ул хәзер мәктәпкә тиз арада барып җитә, чөнки аннан ерак түгел яши. Җырны хобби итеп кенә калдырып, клиник психолог һөнәре буенча медицина университетына керергә хыяллана. Ләкин вузга барып җитү өчен, аңа берничә кабат транспорттан-транспортка күчеп утырырга туры килде. Бигрәк тә кыш көне, кар баскан урамнарда кыенлыклар туа. Айгөл Ибраһимова шәһәр хакимиятеннән карны вакытында җыештыруны үтенде.

Тагын бер башкаручы – 22 яшьлек Даниил Тен Башкортстанның башкаласына Белорет шәһәреннән килгән. Егет биш яшьтән җырлый һәм коляскаларда спорт биюләре белән шөгыльләнә.

Фото: https://mgazeta.com

Яралы язмышлар
Яралы язмышлар
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: