Барлык яңалыклар
Замандаш
27 июль 2022, 17:40

Илшат НӘҖМИЕВ. Балачакның сагыну хисләре

Сагындым, сагындым, сагындым... Фатирлары зур, иркен, якты булса да, авылдагы яшәгән өемә кайтасым килә..

Илшат НӘҖМИЕВ. Балачакның сагыну хисләре
Илшат НӘҖМИЕВ. Балачакның сагыну хисләре

Монда минем үземә аерым бүлмә бар. Вакытлыча яшәп торыр өчен анда бик уңайлы. Үземә аерым өстәл куелган. Аның янында утырып, мин иҗади эш белән шөгыльләнәм: үземнең уй-фикерләремне ак кәгазь битләренә күчерәм. Ручка тотып язу минем үземә нык ошый. Бу эш тынычландыра, нервларның киеренкелеген йомшарта. Бармак очларында нерв күзәнәкләренең тәмамланган урыны, дигән хәбәрне ишеткән идем. Дәфтәр битләренә язу минем өчен үзе бер ял, азрак булса да дөнья мәшәкатьләреннән арынып тору. Беркем дә миңа комачауламый: өйдәге шикелле язам да язам.
Туганнарым үзләре аерым бүлмәдә, балалары гаиләләре белән үзаллы дөнья көтә. Ашарга да, эчәргә дә мул, рәхәтләнеп ял итеп ят! Юк, минем барыбер кайтасым килә. Шушы дүрт-биш көн эчендә авылымны шундый нык сагындым.
Сагыну хисе балачактан миңа таныш. Мин башлангыч сыйныфларда укый идем. Җәйге каникулларда абыем Илеш районының Әшмән авылы янындагы пионер лагеренда ял итте. Беркөн без, ягъни әти, әни, сеңлем һәм мин, йөк ташучы машинаның әрҗәсенә төялеп, юлга чыктык. Абыйны барып күрәсебез килде. Ун чакрымлап баргач, безне төшереп калдырдылар. Елга суында бит-кулларны юып, лагерьга табан юл алдык. Әллә эссе һава капты, башымның чатнап авыртканы истә калган.
Ул вакытта әле, 70-нче еллар башында, балалар иркен, зур корпусларда түгел, палаткаларда яшәде. Абый безнең каршыга үзе үк килеп чыкты. Аның кәефе юк иде. Ял итү бөтенләй ошамаган: палаткада көндез эссе, төнлә бик салкын икән, кичләрен черкиләре тынгы бирми... Әнә шулай аһ-зарларын сөйләп, эчен безгә бушатты абый. Лагерьда бер генә дә каласы килмәде аның: безгә ияреп кайтты. Әти-әни, вожатыйлары белән сөйләшеп, мәсьәләне уңай хәл иткәндер. Анысы миңа караңгы. Кавис абыйның тагын унике көне бар. Акчасы түләнгән бит, юкка чыкмасын инде. Әнә шуны уйлап, икенче көнне үк абый урынына күршедәге Фирдәвес исемле малайны җибәрделәр.
Ул өлкәнрәк тә иде әле. Фирдәвес абый, калган көннәрне тутырып, рәхәтләнеп ял итеп, беркөн кайтып та төште. Ул артык сагынмагандыр: абыйдан зуррак иде шул. Берничә елдан үземнең дә лагерьга барасым килде. Бу хакта әтигә әйткәч, ул кырт кисте: “Юк, бармыйсың. Читтә сез сагынасыз. Кайтасың килер”. Дөрес әйткән: ялың ял булмас, сагынудан саргаеп бетәрсең.
Без, авыл җирендә яшәп, иркен тормышка өйрәнеп беткән идек бит. Каядыр барсак, тизрәк өйгә кайтырга ашкындык, сагынуга түзә алмыйча бер булдык. Без кайтканчы авыл нык үзгәргән кебек тоелды. Балачактагы сагыну хисләрен аңлатып та биреп булмыйдыр.
Уфадан кайтып төшкәч, авылым шундый ямьле, матур булып тоела. Кышкы һава бөтен сафлыгы белән борыннарны ярып керә, ап-ак кар, җемелдәп кенә ятып, күзләрне чагылдыра. Каеннар да әнә, ап-ак булып, аяз күккә таба сузылган. Гади генә авыл, шау-шулардан читтә, ерактарак булган табигать, сихри дөнья... Бөтен уңайлыклары булган зур, иркен фатирларын, шау-шулардан гүләп торган урамнарын беразга гына булса да калдырып, туган авылларына кайтучылар байтак.
Кеше нинди генә югарылыкка күтәрелмәсен, зур, биек йортларның кайсы гына катында яшәмәсен, барыбер табигатькә, җиргә тартыла. Туган җирдән туйган җир, дип сөйләсәләр дә, Алла бәндәләренең күңелендә бетмәс сагыш чит якларда гомер буйларына басылмый, гел сулкылдап әрнеп тора. Тәндәге бер яра кебек тынгы бирми.

Куергазы районы,

Шәбагыш авылы.

Фото: Ainaza.

Илшат НӘҖМИЕВ. Балачакның сагыну хисләре
Илшат НӘҖМИЕВ. Балачакның сагыну хисләре
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: