Барлык яңалыклар
Замандаш
25 Май 2022, 14:23

Марат КӘРИМОВ. Утырып уйлар уйладым

Талантларны үлгәч кенә таныйлар.

Марат КӘРИМОВ. Утырып уйлар уйладым
Марат КӘРИМОВ. Утырып уйлар уйладым

Күп кенә язучылар ишеткән-күргәннәрен, күзәтүләрен, уй-фикерләрен кәгазьгә теркәп бару өчен куен дәфтәрләре йөртә. Миндә дә бар андый дәфтәр. Кирәк чакта шул хәтер коесыннан теләгәнчә байлык тартып чыгарам. Дөрес, аларның барсы да шигърият, чәчмә әсәр кысаларына сыеп бетми. Ә “артып калганнарын” ни эшләтергә? Аларда да укучыларның игътибарын җәлеп итәрлек нәрсәләр бардыр бит? Менә шуларның бер өлешен укучыларыма тәкъдим итәм.

 


* * *

“Халык” сүзенә рифмалар: “балык”, “сарык”. Телсез балык белән кайда кусалар, шунда барган, “мә-ә!” дип бар байлыгын биреп торган сарык сыман булмасын икән халык. Ә бит “халык”ка икенче рифмалар да бар: “хаклык”, “аклык”. Халыкны тап шундый сыйфатларда күрәсе килә.

 


* * *

Ил хужасы эт булганда кешеләр эт көненә кала.

 


* * *

Кеше гомере — үзе бер китап. Берәүләр аны кешеләргә язып калдыра, икенчеләр үзе белән кабергә алып китә. Каберләрдә язылмый калган күпме китап ята! Җиргә күмелгән күпме хәзинә!

 


* * *

Талантларны үлгәч кенә таныйлар.

 


* * *

Үлгәч дуслар күбәя. Минем белән дә шул хәл кабатланыр микән?

 


Мөнир ВАФИН фотосы.

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: