Барлык яңалыклар
Замандаш
15 март 2022, 17:43

Фәния Габидуллина – Яз кызы

Әллә аяклар тыңламый, Әллә җилләр урала…

Фәния Габидуллина – Яз кызы
Фәния Габидуллина – Яз кызы

11 мартта Бөтендөнья татар конгрессының Уфадагы вәкиллегендә шагыйрә, журналист Фәния Габидуллинаның 65 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан иҗади очрашу узды. Чара Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” иҗтимагый оешмасы ярдәме белән оештырылды. Очрашуда юбилярның каләмдәшләре, дуслары, якташлары, иҗатын сөючеләр катнашты. Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Зәки Әлибаев чыгышында Фәния Габидуллинаны Яз кызы дип атады:

– Яз яшәргә көч, дәрт бирә. Яз безгә Фәния апаны бүләк иткән. Язгы матур кояшлы көндә туганга, аның күңелендә яз җылысы, яз кояшы торып калган. Кояшлы иҗат күңелегездән дә, иҗатыгыздан да сүрелмәсен.

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Илсөяр Газетдинова чыгышында Фәния Габидуллина белән булган кызыклы вакыйгаларны сөйләде:

– Бервакыт авылда чакта ишек бикләнеп өйдә торып калдым. Фәния килде һәм мин тәрәзә аша үрмәләп аның янына чыктым. Өстә авылча кием, өс-баш каралмаган чак. Ул тәрәзәдән үрмәләгәнне фотога төшереп алган. Озакламый ул “Кызыл таң”да чыкты.

Икенче тапкыр ул мин коймак пешергәндә килеп керде. Пешерә генә башлаган чак иде. Я тозы җитмәгән кебек, тәмләп карыйм да, шикәре аз кебек тоела. Шикәр өстәп тагын тәмләп карыйм. Шулай озак кына тәмли-тәмли тәмам тамагым туя башлагач, Фәния: “Миңа да бирсәң, нәрсә җитмәгәнне әйтер идем”, – дип куйды.

Чараны музыкаль яктан Башкортстанның халык артисты Гөлназ Мөхәммәдиева һәм Башкортстанның атказанган артисты Радик Динәхмәтов бизәде.

Кичәдә юбиляр сүзләренә язылган җырлар яңгырады, чыгыш ясаучылар аның шигырьләрен укып ишеттерде.

 

 

Фәния ГАБИДУЛЛИНА

 

 

СЫЙНЫФТАШЛАРГА

 

Сезне дә җилләр сыйпаган,

Эшсез тормаган икән:

Чәчегезне, кашыгызны

Томан ураган икән!

 

Күз тирәләрегез нурлы, –

Кояш нурлагандыр ла.

Малайларның бөдрәләрен

Җилләр урлагандыр ла.

 

...Кайчан тизрәк балалыктан

Чыгарга дип талпындык.

Зурларга охшарга теләп,

Бер очкыннан кабындык.

 

Кабындык та китеп бардык,

Хуш, диеп балачакка!

Кайтырга форсат тапмадык,

Сагынып җырласак та.

 

...Менә янә уздык әле

Җитәкләшеп урамнан.

Әллә аяклар тыңламый,

Әллә җилләр урала…

 

 

ИЗЕЛГӘН МЕНДӘРДӘЙ

 

Беренче очрашу –

Әйтерсең,

Өстәлдә челтәрдән ак япма.

Иреннәр үрелә иренгә,

Үрелсен – үбүдән тап тапма...

 

Тән-тәнгә, җан җанга кушыла...

Очрашуның татлы мизгеле.

Бер көнлек бәхеттән... тик кала

Җаннарың мендәрдәй изелеп...

 

 

КҮҢЕЛ КАПКАЧЫ

 

Чиләгенә күрә – капкачы, дип

Ничек шулай тапкыр әйткәннәр!

Чиләк тулы җиләк иде күңел...

Тик капкачы никтер таман түгел, –

Җиләкләрем кибеп беткәннәр...

 

* * *

Хәтер ул – гомернең кибәне.

Шәп була чүмәлә –

Киң итеп өйгәне.

Фото: Мунир ВАФИН,

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: