Башкортстанда “Атайсал” проекты популярлаша. Анда катнашучылар үз туган якларына, якташларына иганәчелек, хәйриячелек ярдәме күрсәтә. Проектның үз сайты бар (https://ataisal.ru/), ул аңлаешлы, сыйфатлы итеп ясалган. Сайттан байтак мәгълүмат алып була. Проектта катнашучылар, алар башкарган конкрет эшләр – барысы да ачык күренеп тора.
Аңлашылуынча, игелек кылучыларның рейтингы да бар. Изге гамәлләр кылуда Руслан Харрасов алдан бара икән. Руслан Шафкит улы Харрасов – Стәрлетамак районы советы депутаты. 2005 елдан эшкуарлык белән мәшгуль, җәмәгать эшлеклесе. Девизы: “Нинди дә булса эшкә тотынам икән, аны ахырына кадәр җиткерәм. Мин башкача эшли белмим”.
Руслан Шәфкит улы Стәрлетамак районы өчен бихисап файдалы эшләр башкарган, алар 54тән артып киткән (https://ataisal.ru/member/4435/).
Афәрин, егетләр!