Барлык яңалыклар
Замандаш
2 декабрь 2021, 10:58

Конкурста кемнәр җиңгән?

Балалар һәм үсмерләр әдәбияты номинацияләрендә җиңүчеләр арасында якташларыбыз Марат Кәбиров һәм Гөлназ Гафарова бар.

Конкурста кемнәр җиңгән?
Конкурста кемнәр җиңгән?

Татарстанда быел  ябык әдәби конкурс оештырылган иде. Балалар һәм үсмерләр  әдәбияты номинацияләренә нәтиҗәләр ясалды. Җиңүчеләр арасында якташларыбызның исемнәрен күрү бик күңелле.

«Шигырь» (балалар әдәбияты) номинациясендә Гөлназ Гафарова «Чыршылы аш» шигыре белән  3нче урынны яулады.

Гөлназ Фәвәдис кызы Гафарова (Хәйруллина) – “Тулпар” журналының даими авторы. Краснокама районының Яңа Бөртек авылында дөньяга килгән. 1991 елда  Яңа Хаҗи мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыта башлый, читтән торып, Башкорт дәүләт университетының татар бүлеген тәмамлый. 1999 елдан бирле Куян урта  мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә, район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсен җитәкли,  Куян авылының "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасы бүлекчәсе әгъзасы. Хикәяләре Башкортстан матбугатында даими басылып тора. Былтыр "Таян Аллага!" әдәби конкурсында проза буенча 1нче урынны яулаган иде.

Конкурсның «Поэма» номинациясендә III урынны  «Автомат һәм шигырь дәфтәре» поэмасы белән  Илеш егете Марат Кәбиров яулаган. Аның исеме һәм биографиясе укучыларыбызга яхшы таныш.

Якташларыбызны әдәби уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗат илһамы телибез!

Чыганак: https://vk.com/yazuchilar?w=wall-61004358_5895.

Конкурста кемнәр җиңгән?
Конкурста кемнәр җиңгән?
Конкурста кемнәр җиңгән?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: