Туган тел! Бу сүзне әйткәндә ук күңел моңлана, дәртләнә. Ул һәркем өчен кадерле һәм газиз! Аңардан да көчле, татлы, назлы, якын тел бармы икән? Тугач та иң беренче ишеткән сүзебез туган телдә яңгырый. Ул сүзләрне әни әйтә. Шуңа да туган телне гомер-гомергә “ана теле” дип йөртәләр. Ана бер булган кебек, баланың рухын, булмышын оештыручы башлам – тел дә бер генә. Ул безгә әнкәебезнең күкрәк сөте аша керә. Һәм бала “сөт телен” үзләштерә: аның теле “әннә”, “әттә” дип ачыла. Бала дөньяны ана теле аша танып белергә өйрәнә. Бүгенге дөньяны гына түгел, хәтта бала туганга кадәрге чорларны, анда сакланган серләрне ачарга сәләтле ул ана теле. Ата-ана балага ана теле аша бетмәс-төкәнмәс байлык тапшыра.
Бала ул байлыктан файдалана белерме? Кирәксезгә исәпләп, ана теленнән баш тартмасмы? Аны сатмасмы?..
Бик сәер яңгырарга мөмкин: әмма ана телебезнең, димәк, халкыбызның язмышы – бүгенге сабый һәм аларның әти-әнисе кулында.
Ана теле – белем, тормыш, тәрбия чыганагы. Туган телне өйрәнергә, белергә кирәк, чөнки аның белән нәнәй-картәтиләр, әти-әниләр, авылдашлар белән аралашабыз. Төрле әсәрләр укыйбыз, төрле чараларда катнашабыз. Гореф-гадәтләрне искә төшерәбез. Әгәр тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – һәр кешенең изге бурычы.
Минем туган телем – татар теле. Минем өчен татар теле кадерле һәм газиз, чөнки без – татар балалары. Татарча минем телем ачылган, татарча бишек көйләре, әкиятләр тыңлап үстем. Шуның өчен дә ул миңа бик якын. Бу тел белән мин үземнең дусларым белән дә аралашам. Мин татар баласы булып тууыма бик тә, бик тә сөенәм. “Әнием”, “әтием” дип татар телендә иң кадерле кешеләремә дәшә алуым белән горурланам. Әйе, әти-әнигә ярату хисен, бары тик, туган телендә генә җиткереп була. Нәнәем дә миңа: “Кызым, беркайчан да үз телеңне онытма, туган телеңне балаларыңа да өйрәтерсең!” – дигән иде.
Кызганычка каршы, күп кенә гаиләләр балалары белән урыс телендә аралаша, ә бит әти-әниләр үзара татар телендә сөйләшә. Хәтта картәтиләре һәм нәнәләре дә “вата-җимерә” оныклары белән урыс телендә сөйләшергә тырыша. Мондый гаиләләр минем дусларым арасында да барлар. Минемчә, алар үз телебездә сөйләшсәләр, дөресрәк булыр иде дип уйлыйм, чөнки күп телләр белү ул кешене бизи.
Минем туган телем дә дөньяда бик күп кеше аңлаша, аралаша. Анам теле – татар теле – Тукай теле. Аның шигырьләрендә туган телне ярату, туган илгә булган мәхәббәт күренә. Шуңа күрә дә туган телне ярату үз илеңә тугрылыкка, ата-ананы яратуга, хөрмәт итүгә тиң. Татар телендә бик күп китаплар, телевидениедә бик күп тапшырулар алып барыла. Татар телендәге киноларны да бик яратып карыйбыз.
Безнең төп бурычыбыз – үз халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, халкыбызның тарихын, үз ана телебезне өйрәнүне дәвам итү. Халыкның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, һәр кеше үткәнен хөрмәт итсен, үзенең туган җирен, туган телен онытмасын иде, дигән уйда калам.
БДУның филология факультеты,
3нче курс студенты.