Барлык яңалыклар
Замандаш
19 октябрь 2021, 11:22

Гүзәл ИМАШЕВА. Ни өчен миңа татар теле кирәк?

Мин – татар кешесе, әти-әнием, әби-бабамнар татар. Минем уйлавымча, һәр кеше үз телен белергә тиеш, кайда гына яшәмәсен, кем белән аралашмасын, үз телен онытырга тиеш түгел...

Гүзәл ИМАШЕВА. Ни өчен миңа татар теле кирәк?
Гүзәл ИМАШЕВА. Ни өчен миңа татар теле кирәк?

Беренчедән, мин – татар кешесе, әти-әнием, әби-бабамнар татар. Минем уйлавымча, һәр кеше үз телен белергә тиеш, кайда гына яшәмәсен, кем белән аралашмасын, үз телен онытырга тиеш түгел. Татар теленә минем ниндидер аерым мәхәббәт. Бәләкәй чактан ук мин татарча шигырьләр ятларга яраттым, үз яшем өчен татар телендә иртә укып киттем, татар телетапшыруларын кызыксынып карый торган идем.

Һичшиксез, үз телеңә мәхәббәт йөрәккә балачактан сеңә. Мондый мәхәббәт өчен әти-әниемә рәхмәтлемен, чөнки өебездә тик татар сөйләме генә яңгырады, өстенлек туган телгә бирелде. Татар теле миңа рус телен өйрәнергә һич кенә дә комачауламады, киресенчә, ярдәм генә итте. Мәктәптә тел башка яклары белән ачыла башлады. Уку елларында мин татарча конкурсларда катнашырга тырыштым.

Үз телемә карата көчле мәхәббәт, татар һәм рус телләрен, педагогика фәнен тирәнтен өйрәнү теләге мине БДУ ның филология факультетына алып килде. Беренче көннән үк үз урынымда дип хис иттем, ялгышмаганымны аңладым. Өч ел эчендә татар теле һәм әдәбиятының барлык серләренә дә ачып беттем дип әйтә алмыйм, ләкин укытучыларның дәресләренде үзем өчен күп нәрсә алдым, телем дә шомарды, иҗади кичәләргә дә кызыксынып йөрим.

Иҗади кичәләр дигәндә, татар яшьләре соңгы мәлдә үз телен саклар өчен милли чаралар оештыра. Шуның берсе “Татарча квартирник” дип атала. Анда татар яшьләре җыела, шигырьләр укырга мөмкин, татар халык моңнары да яңгырый, егетләр гармун тарта. Актуаль темаларга туган телдә әңгәмә дә оештырыла. Ниндидер җылы, кызыктыргыч, иҗади атмосфера туа монда. Минем өчен бу сирәк һәм сөенечле күренеш. Мондый чаралар ешрак үткәрелсә, телебез югала дип борчыласы юк.

Аллаһы боерса, һөнәрем дә татар теле белән бәйле булыр дип ышанам, алдагы елларда киләчәк буынга тупланган белемемне тапшыру – минем бурыч дип уйлыйм.

БДУның 4 курс студенты.

Бишбүләк районының Корган авылы.

 

Гүзәл ИМАШЕВА. Ни өчен миңа татар теле кирәк?
Гүзәл ИМАШЕВА. Ни өчен миңа татар теле кирәк?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: