Барлык яңалыклар
Замандаш
23 июнь 2021, 09:34

Татар Әбугалисинасы

Юридик фәннәр докторы, тарих фәннәре кандидаты, Башкорт дәүләт университеты профессоры Фәрит Хатыйп улы ГАЛИЕВ бүген үзенең 65 яшен билгели.

Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-урыс бүлегеннән нинди генә күренекле шәхесләр чыкмаган! Тел-әдәбият галимнәре, атказанган укытучылар, әсәрләре халык күңелен яулаган шагыйрь һәм язучылар белән беррәттән, фәннең филология белән кардәш башка өлкәләрендә дан казанган шәхесләр дә аз түгел алар арасында. Мисалга философия фәннәре докторы, профессор, “Кызыл таң”ның даими авторы Октябрь Вәлитов һәм социология фәннәре докторы, профессор Равил Насыйбуллинның исемнәрен китерү дә җитә. Алар эшчәнлекләрен гуманитар фәннең башка тармакларына багышласалар да, гомер буе сүз сәнгатенә тугры калдылар – әлегә кадәр гәзит-журнал укучыларын, әдәбият сөючеләрне үзләренең үткен публицистик язмалары, лирик шигырьләре һәм поэмалары белән шатландырып торалар. Бүгенге героебыз Фәрит Хатыйп улы Галиев та шундый галимнәр рәтеннән.
Фәрит Хатыйп улы 1956 елның 23 июнендә Краснокама районы Яңа Нугай авылында алты балалы укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе мәктәп директоры йөген тарта, әнисе татар теле һәм әдәбияты укыта. Авыл зыялылары гаиләсендә үскән кечкенә Фәрит бәләкәйдән үк телгә осталыгы, җыр-моңга, әдәбиятка тартылуы белән аерылып тора. Күрәсең, шуңа күрәдер дә мәктәпне тәмамлагач, киләчәк һөнәре турында озак уйлап тормый: 1973 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетындагы татар-урыс бүлегенә укырга керә. Белем алу аңа бик җиңел бирелә – төркемдәге биш егет үзара ярышып укыйлар. Киләчәктә бу төркем студентларыннан дүрт фән кандидаты, бер фән докторы үсеп чыга. Гыйлемгә омтылуы, укуга маһирлыгы белән беррәттән, Фәрит Хатыйп улы кыз-кыркынның һушын алырлык җор сүзле, оста гармунчы да була. Факультет, университет күләмендә оештырылган бер генә мәдәни чара да аның катнашлыгыннан башка үтми. Егетне остазлары да, университет җитәкчелеге дә шунда ук күз уңына ала.
Ул чорда шундый традиция яши: яхшы укучы, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы студентларны СССРның үзәк шәһәрләрендәге иң алдынгы вузларга укырга җибәрәләр. Шундый ук тәкъдим Фәрит Хатыйп улына да ясала. Шулай итеп, героебыз III курстан соң укуын Свердловский шәһәрендә М. Горький исемендәге Урал дәүләт университетында журналистика белгечлеге буенча дәвам итә. Егет анда да сынатмый, гел “бишле” билгеләренә генә өлгәшә. Яшь белгечнең фән өлкәсендәге беренче уңышлы адымнарын күреп, университет җитәкчелеге аны стажировка үтү өчен Ленинградка җибәрә. Монда инде фән белән җитди шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган була. Егет Ленинград дәүләт университетының аспирантурасына укырга керә, гыйльми мәкаләләр яза, кандидатлык диссертациясенең аерым бүлекләрен әзерли. Нәтиҗәдә, 1983 ел ахырында “Матбугатта алдынгы җитештерү тәҗрибәсен пропагандалау (1978-83 еллардагы Башкорт АССРында чыккан гәзит материаллары буенча)” темасына кандидатлык диссертациясе яклап, “Фән һәм техника тарихы (Журналистика тарихы)” юнәлеше буенча тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала.
“Чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул” дип юкка гына әйтми халык. Үзәк шәһәрдә яшәсә дә, яшь галимгә җирсү хисе тынгы бирми, ямьле Агыйдел буйлары, яшеллеккә чумган Уфа төшләренә кереп йөдәтә. Фәрит Хатыйп улы озак уйлап тормый, Уфага кайтып, кайчандыр үзе укырга кергән Башкорт дәүләт университетына, тик татар-урыс бүлегенә түгел – тарих факультетына эшкә урнаша. Бар булмышы белән гыйльми-педагогик эшкә чума. Шуны да өстик, галимнең 1984 елның 2 гыйнварыннан башлап бүгенге көнгә кадәрге бөтен гомере Башкорт дәүләт университеты белән бәйле. Ул укытып кына калмый, үзе дә укый – БДУның юридик факультетын тәмамлый. Шулай итеп, бер кешедә берничә һөнәр – филолог, журналист, тарихчы, юрист – бергә берегеп килә. Әйткәндәй, исеме халык авыз иҗатына күчкән, Каюм Насыйри әсәре аша әдәби образга әверелгән мәшһүр Әбүгалисинаның да белмәгән һөнәре булмаган. Фәрит Хатыйп улын да тулы хокук белән “татар Әбугалисинасы” дип атарга мөмкиндер, минемчә.
1991 елда Фәрит Галиев хезмәт урынын берникадәр үзгәртә – БДУның юридик факультетындагы дәүләт һәм хокук теориясе кафедрасында укыта башлый. Студентлары аның лекцияләрен әле дә сагынып искә алалар: тирән мәгълүматны гади, аңлаешлы тел, нечкә юмор, җор сүз белән иң ялкау шәкертенең дә аңына барып җитәрлек итеп сеңдерә белә ул. Турысын әйтим, бу – бүгенге лекторлар өчен бик сирәк һәм иң кирәкле сыйфат. Тел дәвалый да, яралый да торган корал бит ул. Фәрит Хатыйп улының дипломатия осталыгына, социаль статусы, белеме, һөнәре ягыннан үзеннән бик ерак торган кешеләр күңеленә дә үтеп керә алуына минем үземә дә шаһит булырга туры килде.
1999 ел. 15 март. Башкортстанда Дәүләт җыелышы – Корылтайга сайлаулар бара. Мине һәм БДУның филология факультетындагы янә өч яшь укытучыны сайлау комиссиясенә билгеләп куйдылар. Җитәкчебез – ул вакытта бик өлкән һәм дәрәҗәле булып тоелган 42 яшьлек Фәрит абыебыз. БДУның төп корпусыннан физмат корпусына күчеш аралыгында утырабыз. Салкын, һәр тарафтан җил өрә. Хәер, анысына түзәр идең әле – сайлаучыларның күзләреннән безнең тарафка нәфрәт очкыннары сибелә. Әйтерсең, илдәге җимереклек, пенсияләрнең, хезмәт хакларының 3-4 айга тоткарлануына, һаман туктый алмаган Чечен сугышына без гаепле. Күпләр җыелган ачуларын бездә чыгара, тозлап-борычлап сүгеп китә. Нишлисең, түзәсең инде – башны иеп, җавап кайтармыйча утыра бирәбез. Бер бабай (бәлки, бигүк бабай да булмагандыр) бездән сүз чыкмавына түзмәде, таягы белән үк кизәнә башлады. Шулчак Фәрит Хатыйп улы аның каршына чыгып басты да саф татарча:
– Тукта әле, абзый, нинди проблемаларың бар, миңа сөйлә, – дип, аны култыклап читкәрәк алып китте. Ул елларда сайлау участогы саен кизү милиционерлар тормый иде – ул-бу булса, ничек саклана аласың, шулай сакланырга гына кала.
Таяклы бабай белән ничек һәм нәрсә турында сөйләшкәннәрдер – анысы миңа караңгы, ләкин ун-унбиш минуттан бабай дигәнебез, каршыбызга килеп, башбаштаклыгы өчен гафу үтенде һәм сүзсез генә сайлау бюллетенен алып, тавыш бирде дә чыгу ягына юнәлде... Шунда мин җитәкчебезнең чын мәгънәсендә педагог, кешелекле һәм кечелекле кеше булуына инандым...
Укыту белән бергә, менә шундый тавык чүпләп бетерә алмаслык мең төрле җәмәгать эшенә чумган хәлдә дә, Фәрит Хатыйп улы төп мәсләген – галимлек хезмәтен онытмый, хокук фәнендә моңа кадәр тикшерелмәгән тема алып, докторлык диссертациясенә керешә. “Хәзерге Русиядә хокукый культура синкретизмы: теоретик-методологик һәм тарихи-гамәли тикшеренү” дип аталган гыйльми хезмәтен 2014 елда Мәскәүдә, Русия Федерациясе Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә уңышлы яклап чыга. Моның өчен күпме көч түгелүен, күпме формаль һәм формаль булмаган киртәләрне җиңеп чыгарга туры килүен яклаган кеше үзе генә беләдер. 2005 елдан башлап гыйльми диссертацияләрне яклау процессы, алар алдына куелган таләпләр катлауланганнан-катлаулана гына бара. Ә бит Фәрит Галиев фәнни эшен төп хезмәтеннән аерылмыйча башкарып чыга: бу вакытта ул Башкорт дәүләт университетының Хокук институты директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары була, лекцияләр, практик дәресләр алып бара, студентларның диплом эшләренә җитәкчелек итә. Никадәр көч һәм эшеңә бирелгәнлек кирәк моның өчен!
Бүгенге көндә Фәрит Хатыйп улы Башкорт дәүләт университетының Хокук институтында дәүләт һәм хокук кафедрасы мөдире вазыйфаларын башкара, әлеге уку йортының Гыйльми советы әгъзасы. Бер үк вакытта Башкортстан Фәннәр академиясенең хокук һәм политология буенча советында гыйльми сәркәтип тә әле ул. Галимнең фәнни багажында күпсанлы монографияләр, уку кулланмалары, гыйльми басмаларда дөнья күргән йөзләгән мәкаләләр бар. Мәкалә дигәннән, Фәрит Хатыйп улын тулы хокук белән үзебезнең коллегабыз дип тә атый алабыз. Аның Урал университетында журналистика буенча гыйлем эстәве, Ленинградта стажировка үтүе, журналистика тарихы буенча кандидатлык диссертациясе яклавы бушка китмәгән – Фәрит Галиев бүген “Правовое государство: теория и практика” гыйльми журналының баш мөхәррире дә. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” мәкален аңа карата һич икеләнмичә кулланып була.
Вакыт тыгызлыгына карамастан, Фәрит Хатыйп улы БДУда үзен олы фән юлына бастырган татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы белән аралашып тора, уку йортының төп корпусына килгән саен кафедра урнашкан 402нче бүлмәгә кермичә калмый. Хәер, ничек кермичә үтсен – монда аның студент чоры дуслары, төркемдәшләре, доцентлар Зәбирә Кәримова һәм Рәүф Идрисов укыта. Хәзер инде бакыйлыкка күчкән Остазлары, профессорлар Радик ага Сибәгатов һәм Камил ага Дәүләтшин белән аны эш буенча аралашулар гына түгел, ә чын ирләр дуслыгы бәйләде. Галим кафедрада эшләүче яшьләрнең булмышы, киләчәге белән дә даими кызыксынып тора.
Белем алуны “энә белән кое казу”га тиңлиләр. Ул күзлектән караганда, Фәрит Хатыйп улының “казыган кое”лары кимендә берничәдер. Аларның тирәнлеген гади күз белән генә күреп бетерү мөмкин дә түгел. Ул туктаусыз эзләнүләрдә – гыйлемне җыеп кына калмый, ә белгәннәрен түкми-чәчми башкаларга да тарата. Аның ярдәме белән фән кандидаты гыйльми дәрәҗәсен алган күпсанлы аспирантлары, йөзләрчә дипломчылары, остазларының лекцияләренә гашыйк меңләгән студентлары – моңа ачык дәлил. Юкка гына “татар Әбугалисинасы” дип атамадык бит без аны...
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
филология фәннәре кандидаты, доцент.
Читайте нас: