Барлык яңалыклар
Замандаш
31 декабрь 2020, 21:04

Виниса Фәттахованың бәйрәм котлавы

Көтеп алган Яңа елымНиһаять, килеп җитте.

Кадерле татар-башкорт халкын, “Тулпар” журналына язучыларны һәм туганнарымны, дусларны Яңа ел белән котлыйм! Сәламәтлек, озын гомер, шатлык телим!
“Тулпар” журналы ике айга бер чыгу сәбәпле, аңа гыйнварда да язылып була, кем өлгермәгән, язылырга онытмагыз. Аны электрон рәвештә чит төбәкләрдә дә алдырып була. Ходайдан “Тулпар”лы кешенең сәламәт һәм озын гомерле булуын телим.

* * *
Көтеп алган Яңа елым
Ниһаять, килеп җитте.
Шатлыгы, кайгысы белән
Иске ел үтеп китте.

Яңа ел нәрсә китерер,
Анысын кемнәр белә.
Аек баштан Яңа елга
Ходайдан теләк телә.

Өмет итәбез уңышлар
Яңа киләсе елдан.
Адәм баласы ялгышып
Чыкмасын туры юлдан.

Илебез тыныч яшәсен,
Килмәсен бәла-каза,
Авырлыкларны җиңәрбез,
Булсын рухыбыз таза.

Атлап керсен Кыш бабабыз
Җиңел аягы белән.
Ирештерсен теләкләргә
Тылсым таягы белән!

Автор фотосы.
Читайте нас: