Барлык яңалыклар
Замандаш
8 октябрь 2020, 21:46

Бер гаиләдән – ике атказанган!

Аларның икесенә дә “Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” исеме бирелде.

11 октябрь узачак Республика көне алдыннан Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Фәнүр Ягафәров бер төркем матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәр тапшырды. Алар арасында якташларым Илдус һәм Илдар Фазлетдиновлар да бар. Аларның икесенә дә “Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” исеме бирелде.
Илдар “Кызыл таң” гәзитенең җаваплы секретаре, Илдус баш мөхәррирнең “Тулпар” журналы буенча урынбасары йөген тарта. Икесе дә татар журналистикасының мичәү атлары, икесе дә фән кандидатлары. Икесе дә шагыйрь. Аларга киләчәктә дә мактаулы исемнәр, зур бүләкләр агылып торсын. Алар моңа лаек!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ
* * *
Гомеремнең башы – Мәңгелектә –
Таш гасырдан маймыл бабайлар
Меңьеллыклар аша үрелеп карый:
Нәрсә эшли безнең малайлар?

Алар рухы кайчак пыскый җанда,
Кайчак дөрләп китә учактай.
...Ул чакларда тамырларга кайтам,
Маймылланып алам ул чакта.

Болгарлардан, Алтын Урдалардан
Бабаларым мине күзәтә.
Шуны сизеп, кешелеккә кайтам
Атлавымны янә төзәйтәм.

...Мин үләрмен...
Ләкин мин үлмәмен –
Җанны саклар меңәр варислар.
Һәм көнләшеп миннән, ачуыннан
Кара янып көяр Тарихлар.

Җаным минем дәрьяларны кичәр,
Тик чыныгып чыгар ут аша.
...Мәңгелектән башын алган гомерем
Мәңгелеккә барып тоташа.

Илдар ФАЗЛЕТДИНОВ

ВАКЫТ

Бар гомерен сәгать Вакыт белән
Көрәш мәйданында уздыра.
Хәлсезләнеп тукталганчы берчак
Күпме минут, секунд туздыра.

Ә бит баксаң, юлы – буш бер мизгел,
Буын, мирас, җыры калмаган.
Ул бары тик вакыт казанында
Үз көннәрен үзе санаган.

Бөек Кеше! Синдә сәгать холкы,
Гомерең буе нидер куасың.
Хәлсезләнгәч кенә искә төшә
Үткәннәрне Вакыт җуясы...
Фото: Динар КӘЛИМУЛЛИН.
Читайте нас: