Барлык яңалыклар
Замандаш
18 август 2020, 14:44

Нурлы иҗат

Күренекле фоторәссам Рәиф Бадыйковның исемен Башкортстанда белмәгән кеше дә юктыр. Кайсы гына гәзит-журнал битләрен ачма, аның образлы һәм тирән мәгънәле фоторәсемнәренә юлыгасың, нинди генә чарага барма, вакыйганың уртасында Рәиф абыйның кайнавын күрәсең. Инде җитмештән узса да, һаман егетләр кебек җитез ул, йөзендә һәрчак елмаю балкый. Аның җылы карашын күреп, күңелләр канатлана, моңа кадәр күңелне бимазалап торган вак-төяк тормыш мәшәкатьләре шунда ук онытыла.

Күренекле фоторәссам Рәиф Бадыйковның исемен Башкортстанда белмәгән кеше дә юктыр. Кайсы гына гәзит-журнал битләрен ачма, аның образлы һәм тирән мәгънәле фоторәсемнәренә юлыгасың, нинди генә чарага барма, вакыйганың уртасында Рәиф абыйның кайнавын күрәсең. Инде җитмештән узса да, һаман егетләр кебек җитез ул, йөзендә һәрчак елмаю балкый. Аның җылы карашын күреп, күңелләр канатлана, моңа кадәр күңелне бимазалап торган вак-төяк тормыш мәшәкатьләре шунда ук онытыла.
Кеше шәхес буларак балачагында ук формалаша, диләр. Дөрестер, мөгаен. Рәиф Карам улы – авыл баласы. Ул 1946 елның 25 гыйнварында Ярмәкәй районы Исламбахты авылында, крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Табигать кочагында үскән авыл баласы шәһәрнекеләргә караганда тирә-юньгә күпкә игътибарлырак булып, алар күрмәгәнне дә күрү осталыгына ия. Яшьтәшләреннән күпкә нечкәрәк тоемлау, табигый сиземләү сәләтенә ия булган Рәиф кечкенәдән үк фотограф булырга хыяллана. Хәер, бу сәләт аларның геннарына ук салынган була. Аның Бөек Ватан сугышында һәлак булган ике абзасы яшьлекләрендә фото эше белән мавыга. Бу һөнәргә омтылу нәсел буенча Рәифкә дә күчә.
Мәктәптә укыганда Рәиф Бадыйков физика дәресенә мөкиббән китә, үзлегеннән кечкенә радиотапшыргычлар төзи. Балачакта кагылган техника “җене” аны бар тормыш юлы буенча озата бара.
1963 елдан ул Уфада яши. Башта “Голос строителя” дигән күптиражлы басмада тәҗрибә туплый. 1980 елда “Вечерняя Уфа” гәзитенә эшкә урнаша. Мондагы хезмәт тизлек һәм оперативлык сорый, чөнки көндез үткән чара турындагы фоторәсемнәр, гәзит битләренә салынып, кичкә инде басмаханәгә төшеп җитәргә тиеш була. Шуны да онытмыйк: бу чорда әле цифрлы фотоаппаратлар булмый, пленкадагы негатив чын фоторәсемгә әйләнсен өчен әллә күпме көч салырга туры килә. 1983 елдан Рәиф Карам улы “Республика Башкортостан” гәзитендә эшли. Аның исеме инде үзенчәлекле брендка әверелгән, гәзитнең бер генә саны да аның фоторәсемнәреннән башка чыкмый. Фотоаппаратының объективы танылган дәүләт хезмәткәрләрен дә, гади хезмәт кешеләрен дә, табигатебезнең гүзәллеген дә мәңгеләштергән. Алардан гына да республика тарихын, географиясен, күренекле кешеләрен өйрәнергә мөмкин. Хәер, Башкортстанны гына микән? Рәиф Бадыйков – Русиянең барлык төбәкләрен дә урап чыгып, чит илләрдә дә еш йөргән кеше. Аның фоторәсемнәре белән Франция, Кытай, Төркия сәнгать сөючеләре яхшы таныш.
2011 елда Рәиф абый Русиянең иң яхшы фоторәссамнары исемлегенә керә. Аның “Тормыш та, күз яшьләре дә, мәхәббәт тә...” дип аталган беренче шәхси күргәзмәсе 1993нче елда Уфада уза. Соңрак үткән “Күңел көзгесе” (1996), “Мизгелләр” (2001), “Ачышлар юлы” (2006), “Кадрга чуму” (2016) кебек күргәзмәләре дә тамашачы күңелен яулап ала. Соңгысына ул вакыттагы республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның килеп, Рәиф абыйның иҗатына югары бәя бирүе үзе үк күп нәрсә турында сөйли.
Фоторәссам портрет жанрында аеруча яратып эшли. Кешенең бөтен булмышын, холык-фигылен ачкан мизгелне күреп алып, аны фоторәсемдә мәңгеләштерүгә ирешү – сирәкләр өлешенә төшкән көмеш. Аның “Мостай Кәрим”, “Борис Домашников”, “Зәйнәп апа” кебек фоторәсемнәре, чын мәгънәсендә, сәнгать әсәре ул. Бер уйласаң, гаҗәп бит: фоторәссам үзенең әсәрен буяулар белән дә, кылкаләм белән дә төзәтә, баета алмый, шулай да чын талант объективыннан төшкән фоторәсем кайчагында картинадан да зуррак сәнгати кыйммәткә ия. Хәер, бу аңлашыла да. Чөнки һәр иҗат җимешендә, әдәби әсәрме ул, рәсемме, скульптурамы, әллә фоторәсемме, беренче чиратта, авторның күңеле ачыла. Ә Рәиф абыйның күңеле якты һәм киң. Шуңа да аның һәр әсәреннән җылылык, ниндидер илаһи нур бөркелеп тора...
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Фото: Likes.ru
Читайте нас: