Альфред Закир улы ӘХМӘТОВ… Башкортстанның Борай авылында яшәүче бу тыйнак кына кешене соңгы буын кешеләре якыннан белмәскә дә мөмкин. Бераз аксабрак, андый кешеләрдә була торган гадәт – ашыгыбрак, Ленин урамыннан атлаучы бу кеше күзгә бәрелеп бармый торгандыр. Әмма вакытында районда иң кирәкле, абруйлы кеше иде ул.
1975 елда Борайда телерадио станциясе төзи башладылар. Халык аны гади итеп “телевышка” дип атады. Әйтергә уңайлы, карап торырга матур, 180 метр биеклектәге корылмага эшкә Бөре шәһәреннән Альфред Әхмәтовны чакырдылар,чөнки югары белемле, тәҗрибәле белгечләр районда юк иде.
Дөрес, моңа кадәр районда берничә кешедә телевизор бар иде, әмма күрсәтүе бик начар булды, ә тирә-як районннар һәм авыллар өчен бу да хыял иде. Югары белемле элемтә инженеры Әхмәтовка эш тә, сораулар да күп булды. Нинди телевизор алырга, аны кайда урнаштырырга, ничек сакларга – бихисап сорауларга җавап бирде ул. Ай саен гәзит аша халыкка аңлату алып барды. Иң мөһиме Борай телеүзәгенә белгечләр әзерләде, ныклы коллектив туплады Альфред ага. 67 яшендә пенсиягә киткәндә, аны алыштырырлык осталар барлыкка килгән иде инде. Әмма ветеран станцияне ташламады. Аягы авыртса да, ул Борайдан 5 чакрым ераклыктагы станциягә җәяү эшкә барды, алай гына да түгел, 180 метр биеклеккә менә иде.
Борайлар телевышка якын булгач рәхәт чикте. Әмма телерадиостанция тирә-як авылларга да кирәк иде. Шуңа күрә мастерлар авылларга чыгып киттеләр, ерак Балтач районы авыллары, бигрәк тә түбән урында утырганнарына бәләкәй станцияләр кирәк булды, шулай итеп йөзләгән авылны «зәңгәр экран»лы итте Әхмәтов егетләре. Балтачка гына түгел, Башкортстанның төньяк- көнбатыш районнарына, Пермь өлкәсе, Татарстанның кайбер районнарына барып эшләргә туры килде борайлыларга.
Без бу өлкәдә беркатлы идек. Телевизорга бәйле әллә нинди әкәмәтләргә тарыдык. Кибетләрдә төсле телевизорлар күп иде, әмма халык аклы-каралы күрсәтә торган “Рекорд”, “Весна” телевизорларын яратып карый, ә ул телевизорлар сирәк кайта, бар кешегә дә җитмәде.
– Төсле телевизор кешегә зыянлы икән!
Бүген бу көлкеле тоела. Әмма ни генә булмасын, аклы-каралы күрсәтә торганнары еш ватыла иде. Кем аларны ремонтлый ала? Әлбәттә, көнкүреш комбинатында җитешә алмагач, Альфред ага егетләренә мөрәҗәгать итәләр. Ә мастерлар ярдәм генә итеп калмады, Борайның абруен да күтәрделәр.
Телерадиостанция абруе шулкадәр зур иде ки, берзаман аның сурәтен район гербы итәргә теләделәр, ә аңа кадәр ул район “Алга” гәзитенең беренче битендә дистә еллар район символы булып торды. Башаклар белән уралган телевышка рәсеме барысына да бик ошаган иде.
Альфред Закир улы – авыр тормыш юлы үткән кеше. 1940 елның маенда Төрекмәнстан республикасы Чарджоу өлкәсе Памирабад кышлагында дөньяга килә, биредә аның балачагы үтә, гомеренең шактый өлеше Башкортстанның Бөре каласында үтсә дә, озак еллар Төрекмәнстандагы булачак дуслары белән хат алышып яшәде.
Альфред ага элемтәче-инженер булса да, кызыксынучан кеше иде. Пенсиягә чыккач, үз куллары белән өй салсынмы, бакча үстерсенме, күп фатирлы йортта яшәгәндә дә сыер, башмак, кош-корт карасынмы – эшләрнең барсын да башкарды, аларның асылына төшенмичә туктамады. Ул белмәгән, башкармаган эш бармы икән? Әмма аның бер мавыгуына аерым тукталасы килә. Инде олыгая башлагач, ул нәсел шәҗәрәсен барларга кереште. Бу өлкәдә Борайда аның кебек уңышка ирешкән кеше бармы икән?! Ул үзенең 600 дән артык туганын тапты. Алай гына да түгел, ул аларны берничә тапкыр очраштырды. Күз алдына китерегез – бер өстәл артында моңарчы бер-берсе белән очрашмаган гына түгел, барлыгын да белмәгән туганнар: министрлык вәкиле белән тракторчы утыра, төшендә дә күрмәгән апа белән сеңел, абый белән энекәш, кыскасы, канкардәшләр кочаклаша.
Моның өчен күпме эзләнүләр алып барылганын үз башыннан кичергән кеше генә аңлый.
Алар Шәфия апа белән тату яшәп, ике бала тәрбияләп үстерделәр. Шәфия Әгзам кызы 1 санлы Борай балалар бакчасында озак еллар мөдир булып эшләде, балалар күп, бакчалар аз вакытлар иде бу.Эшне оста оештыручы булып танылды мөдир, әмма гомере генә озын булмады.
Альфред абый балалары, оныклары уңышына сөенеп, яңа планнар белән 80 яшен тутырды. Тынгысыз,максатчан, киң кырлы шәхес.Аның белән әңгәмәләшү дә яшәүгә омтылышны арттыра.